Хәрби радиоэлектроника университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәрби радиоэлектроника университеты latin yazuında])
Хәрби радиоэлектроника университеты
Нигезләнү датасы 10 октябрь 1957
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Череповец
Бүләкләр
орден Жукова
Рәсми веб-сайт chvviure.mil.ru/About/Istoriya
Карта

Хәрби радиоэлектроника университеты— 1957 елның 10 октябрендә оештырылган радиоэлектроника өлкәсендәге хәрби-инженер кадрлар хәзерләүче югары хәрби уку йорты.

Ел саен бәйрәм ителә торган көн — 10 октябрь.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 10 октябрендә ССРБ Министрлар Советы карары нигезендә Лепельск хәрби коры жир училищесы базасында урта хәрби-уку йорты — Череповецк хәрби элемтә училищесы ачыла.[1].


1970 елда ССРБ Хөкүмәте карары нигезендә Череповец хәрби училищесы дүрт ел уку срогы белән элемтә югары хәрби командирлар училищесы дип үзгәртелә. Шулай ук Череповецк югары хәрби командирлар элемтә училищесы хәрби разведка өчен кадрлар әзерләү белән дә шөгыльләнә.[2].

1974 елда Череповецк югары хәрби командирлар элемтә училищесы Радиоэлектроника югары хәрби инженер училищесы дип үзгәртелә һәм югары хәрби һәм махсус белемле инженер-офицерлар әзерли башлый. Училищеда уку срогы биш елга кадәр озайтыла. Училище ул вакытта ике төп факультеттан (биеклек һәм инженер) һәм ун җиде махсус һәм гомуми белем бирү кафедрасыннан торган.[1]

Совет чорыннан соң тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 29 августындагы карары нигезендә Череповецк югары хәрби инженер училищесы радиоэлектроника Хәрби инженер институты дип үзгәртелә. 2009 елдан хәрби-инженер институты А. Ф. Можайский исемендәге Хәрби-космик академиясе составына аның филиалы булып керә.[1]

2014 елның 5 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә хәрби-инженер институты А. Ф. Можайский исемендәге Хәрби-космик академия составыннан чыгарыла. Институт аерым югары уку йорты булып санала һәм ул Череповец югары хәрби инженер радиоэлектроника училищесы исемен ала. 2017 елның 13 сентябрендә «дәүләт иминлеген тәэмин итүдәге, аның оборона күәтен ныгытудагы һәм квалификацияле хәрби кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен» Россия Президенты Указы белән радиоэлектроника югары хәрби инженер училищесы Жуков ордены белән бүләкләнде[3][1].

Россия оборона министры армия генералы С. К. Шойгу боерыгы белән 2020 елның 8 маенда радиоэлектроника югары хәрби инженер училищесы исеме радиоэлектроника Хәрби университетына үзгәртелде.[4] Хәрби-уку бинасын ун дүрт мең биш йөз офицер тәмамлады. Утыз ике тәмамлаучы генерал исеменә лаек булды, бер офицер Россия Каһарманы исемен алды.[1]

Исемен алыштыру тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп сығанаҡ:[1] 1957 - Череповец элемтәдә хәрби училищесы; 1970-Череповецк югары хәрби команда элемтә училищесы; 1974 - Череповец югары хәрби инженер радиоэлектроника училищесы; 1998-Череповец хәрби инженерлар радиоэлектроника институты; 2014-Череповец югары радиоэлектроника хәрби инженер училищесы; 2020 - радиоэлектроника хәрби университеты.

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп чыганак:[1]

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Радтоэлемтә факультеты
  • Радиотехника факультеты
  • Информацион-телекоммуникация системалары факультеты
  • Чит ил белшестәрен әҙерләү факультеты
  • Информацион-лингвистика факультеты.

Институт начальниклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп чыганак:[1]

  • генерал-майор Корнейчук Константин Константинович (1957—1964)
  • генерал-майор Туркин Василий Тимофеевич (1964—1974)
  • генерал-майор Королёв Арнольд Алексеевич (1974—1983)
  • генерал-майор Луцышин Иван Дмитриевич (1983—1990)
  • генерал-майор Подлигалин Николай Иванович (1991—1995)
  • генерал-майор Буточников Владимир Алексеевич (1995—2003)
  • генерал-майор Предиус Анатолий Григорьевич (2003—2011)
  • генерал-майор Долгов Андрей Николаевич (2012—2018)
  • генерал-майор Булыгин Сергей Борисович (2018 елдан)

Институт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Жуков ордены (13.09.2017 № 124 — «дәүләт иминлеген тәэмин итү, аның оборона күәтен ныгытудагы һәм квалификацияле хәрби кадрлар әзерләүдәге казанышлары өченн»)[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Военный университет радиоэлектроники. оф.сайт. әлеге чыганактан 2020-11-27 архивланды. 2020-11-27 тикшерелгән.
  2. Энциклопедия секретных служб России / Автор-составитель А. И. Колпакиди. — М.: АСТ, Астрель, Транзиткнига, 2004. — С. 101. — 604 с. — ISBN 5-17-020707-7.
  3. 3,0 3,1 Череповецкое военное училище радиоэлектроники получило орден Жукова. Российская газета. 2020-11-27 тикшерелгән.
  4. Череповецкий институт стал университетом. cherinfo.ru. әлеге чыганактан 2020-12-03 архивланды. 2020-11-27 тикшерелгән.