Хәрәзем вилаяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәрәзем вилаяте latin yazuında])
Хәрәзем вилаяте
үзб. Xorazm viloyati
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 1938
Дәүләт  Үзбәкстан
Башкала Үргәнеч
Административ-территориаль берәмлек Үзбәкстан
Сәгать поясы UTC+05:00
Геомәгълүматлар Data:Uzbekistan/Khorezm.map
Хөкүмәт башлыгы Эрманов, Фарход Уразбаевич[d]
Халык саны 1 715 600 (2015)
Административ бүленеше Багатский район[d], Гурленский район[d], Ханкинский район[d], Хазараспский район[d], Хивинский район[d], Кошкупырский район[d], Шаватский район[d], Ургенчский район[d], Янгиарыкский район[d] һәм Янгибазарский район[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 98 метр
Нәрсә белән чиктәш Каракалпакстан һәм Бохара вилаяте
Кулланылган тел Каракалпак теле
Мәйдан 6300 км²
Рәсми веб-сайт xorazm.uz
Харита сурәте
Номер тамгасы коды 90
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Хәрәзем вилаяте Викиҗыентыкта

Хәрәзем вилаяте (үзб. Xorazm viloyati), элекке исеме Хәрәзем өлкәсе ― Үзбәкстанның көнбатышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Үргәнеч шәһәре.

Хәрәзем вилаяте Үзбәкстан картасында куе кызыл төс белән аерылган

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хәрәзем» сүзе беренче тапкыр Зәрдөштлек тарафдарларының (утка табынучыларның) «Авеста» исемле изге китабында телгә алына. Шулай ук борынгы хәрәзем теленнән «Хәрәзем» сүзе «уйсу җир», «туендыручы җир» дип тәрҗемә ителә, дигән фаразлар бар.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрәзем вилаяте Үзбәкстанның көнбатышында урнашкан. Төньяк-көнбатышта — Каракалпакстан Республикасы, көньякта һәм көнбатышта — Төрекмәнстанның Ләбап вилаяте, көньяк-көнчыгыш, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышта Бохара вилаяте белән чиктәш.

Вилаять мәйданы 6300 кв. км (ил территориясенең 1,5 % ы) тәшкил итә һәм башка 14 субьект арасында бу күрсәткеч буенча 11нче урынны били.

Төбәкнең бөтен территориясе диярлек үзән һәм зур булмаган калкулыклардан тора. Географик торышы буенча вилаять 40°-42° төньяк киңлеге һәм 60°-62° көнчыгыш озынлыгы арасында урнашкан.

Вилаять дала зонасында, Хәрәзем оазисының көнбатыш өлешендә, уртача 100 м биеклектә урнашкан. Караком чүленә тоташкан көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш өлеше ком белән капланган. Файдалы казылмалардан известьташ, ком, балчык һәм башка төзелеш материаллары бар.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкы 1924 елда үзбәкләрдән торган (97 %), калган 3 % ы — төрекмәннәр, казакълар, каракалпаклар, фарсылар, руслар. [1]

2020 елга халык саны — 1 866 493 кеше, аларның 21,9 % ы шәһәрдә, 78,1 % ы — авылда яши. Халык саны буенча Хәрәзем вилаяте республиканың башка субъектлары арасында 11нче урында тора. Халыкның тыгызлыгы — 1 кв.км га 249 кеше. Иң зур шәһәре — Үргәнеч.

Күпчелек халык – үзбәкләр. 2017 елның 1 гыйнварына шулай ук биредә казакълар (10 591 кеше), кореялеләр (4 300), руслар (6 023), татарлар (3 668) һ. б. милләт вәкилләре яшәгән. [2]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат кискен континенталь, эссе һәм коры җәй, салкын кыш.

Кышкы чорда Хәрәзем вилаятендә һәм күрше Каракалпакстанда һава температурасы Үзбәкстанның калган көньяк һәм көнчыгыш өлешләре белән чагыштырганда уртача 5-8°C ка түбән.

Уртача еллык температура +12,0°C тәшкил итә, гыйнварның уртача температурасы -5,0°C, июльнең уртача температурасы - +30,0°C. Абсолют минимум -32°C тәшкил иткән, абсолют температура максимумы — +45°C.

Төбәк территориясендә елына уртача 78-79 мм яңгыр ява (аның төп өлеше яз һәм көзгә туры килә). Вегетация (үсү) сезоны 200-210 көн дәвам итә. Бу күрсәткеч Үзбәкстанның башка төбәкләре арасында иң түбәннәр арасында.[3]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның февраленнән 1938 елның гыйнварына кадәр – Хәрәзем округы. 1938 елның 15 гыйнварында вилаять статусына күчерелә.

Хәрәзем – мәшһүр фарсы математигы, астроном, географ, классик алгебрага нигез салучы Әл-Хәрәзми һәм сфера рәвешендә Җир картасын төзегән бөек төрки-фарсы галиме Әбү Рәйхан әл-Бируниның Ватаны.

2003 елда вилаять Җәләлетдин Мәңгебирде ордены белән бүләкләнгән.[4]

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туман исеме Туман мәркәзе
1 Багат туманы Багат
2 Гурлан туманы Гурлан
3 Ханка туманы Ханка
11 Хазарасп туманы Хазарасп
5 Хивә туманы Хивә
6 Кошкупыр туманы Кошкупыр
7 Шават туманы Шават
8 Үргәнеч туманы Каравыл
9 Янгиарык туманы Янгиарык
10 Янгибазар туманы Янгибазар
4 Топраккала туманы Питнәк

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вилаять – Үзбәкстанның аграр-индустриаль төбәкләренең берсе. Төбәк икътисадында авыл хуҗалыгы мөһим роль уйный.

Икътисадта фермер хуҗалыклары торган саен зур роль уйный, эреләндерү реформасыннан соң аларның саны 5000нән артып киткән. Фермерлар чимал мамыкның якынча 98 % ын һәм Хәрәземдә үстерелгән ашлыкның 65 % ын тапшыра.

Җирле сәнәгать, нигездә, авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү белән бәйле. Шулай ук келәм туку, төзелеш материаллары һәм азык-төлек продуктлары җитештерү предприятиеләре дә бар.

Туризм өлкәсе үсә, анда чит ил туристларына күрсәтелә торган хезмәтләр аерым урын алып тора. Аерым алганда, 2006 елда Хәрәземгә 30 000нән артык турист килгән, шуларның якынча 29 000 ы яки 86 % ы ерак чит илләрдән килгән кунаклар өлешенә туры килә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вилаять территориясендә тимер юлларның озынлыгы — 130 км, автомобиль юлларының озынлыгы — 2300 км (шул исәптән асфальт-бетон өслекле юллар – 2000 км тирәсе).

Үзәк Азия, Россия, БДБ һәм башка илләрнең кайбер шәһәрләре белән авиация элемтәсе бар.

Вилаятьнең административ үзәге белән тарихи шәһәр арасында Үргәнеч (аэропорт) — Хивә (Иске шәһәр) маршруты буенча шәһәрара троллейбус йөри.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Материалы по районированию Средней Азии. Книга 1. Территория и население Бухары и Хорезма. Часть 2. Хорезм. Т., 1926, с. 91-92.
  2. официальный сайт Комитета по межнациональным отношениям и дружественным связям с зарубежными странами при Кабинете министров Республики Узбекистан 2021 елның 4 октябрь көнендә архивланган.
  3. Ўзбекистон табиий географияси, 2006. с. 165
  4. Указ Президента Республики Узбекистан от 22 августа 2003 года № УП-3295 «О награждении Хорезмской области орденом Джалолиддина Мангуберди» // Ведомости Олий Мажлиса Республики Узбекистан. — 2003. — Август (вып. 1328, № 8). — С. 81. — ISSN 0206-6637

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]