Хәсәнгата Габәши
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 11 гыйнвар 1863 |
| Туу урыны | Кече Солабаш, Алат вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
| Үлем датасы | 7 август 1936 (73 яшь) |
| Үлем урыны | Кече Солабаш, Дөбъяз районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
| Балалар | Солтан Габәши |
| Сак астында тоту урыны | Белбалтлаг[d][1] һәм ГУЛАГ[1] |
| Һөнәр төре | казый, язучы, педагог, тарихчы |
| Эш урыны | Гаффария мәдрәсәсе[1], Мөселман балалар ятимханәсе[1], Кече Солабаш[1], Үзәк диния нәзарәте[1], «Галия» мәдрәсәсе[1], Госмания мәдрәсәсе[1], Кече Солабаш[1], Үзәк диния нәзарәте[1], Кече Солабаш[1], Арча педагогика көллияте[1] һәм Беломор-Балтыйк каналы[d][1] |
| Әлма-матер | Гаффария мәдрәсәсе[1] |
| Катнашучы | Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае[1] һәм Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае[1] |
Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши (11 гыйнвар 1863, Кече Солабаш, Алат вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 7 август 1936 (73 яшь), Кече Солабаш, Дөбъяз районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — күренекле татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул Казан өязенең (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Солабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Укырга-язарга өйрәнү, Коръән нигезләре һәм Көнчыгыш телләре буенча беренче дәресләрне заманасына күрә зур белемле саналган бабасы белән атасыннан ала [2].
Уку һәм хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1874-1886 елларда Казанның Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның мөселман балалары ятимханәсендә укыта һәм анда, шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә.
1890 елдан — Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатибы, 1894 елдан — ахун. 1895-99 елларда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Шул ук вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта.
Октябрь инкыйлабыннан соң Арча кантоны педагогик курсларында укыта.
Кулга алынуы һәм үлеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә сөрелә. 1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла. 1936 елның 7 августында вафат була. Ул Кече Солабаш авылы зиратына җирләнгән.
Татар тарих белеменә керткән өлеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Һун, скиф, гиперборияле, сармат, авар, аланнарны төркиләр дип күрә
- Угыр-венгр, башкорт, болгар-хәзәр һәм маҗар-мишәрләрне угыр-болгар төркеменә берләштерә
- Болгарлар – төркиләр белән сәкълаблар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән халык дип әйтә
- Татар этнонимын ул Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары белән бәйләп аңлата. Татарларга «Россия төркиләре» дип билгеләмә бирә.
- ТАССР Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен туплауда зур роль уйный.
Мәкаләләре һәм фәнни хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ефим Маловка рәддия (1886)
- Тәрбияле бала (1889)
- Саулык (1889)
- Басыйрәт (1889)
- Төрк ыруглары (1897)
- Мөхтасар тарих кауме төрк (1899)
- Мөфассал тарих кауме төрк (1909)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Аның бабасы Гобәйдулла бине Кәлимулла Габәш XIX йөз башында үк эпистоляр «Фатыйманәмә» поэмасы белән шөһрәт казана, атасы Мөхәммәт бине Гобәйдулла дини әдәбиятны яхшы белүче һәм татарча кулъязма китап күчереп язучы буларак таныла
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тукай сайты(үле сылтама)
- Татар энциклопедиясе(үле сылтама)