Хәсәншәехлылар Бөек Ватан сугышында

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсәншәехлылар Бөек Ватан сугышында latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

[1] Хәсәншәех авылыннан 282 кеше Бөек Ватан сугышына алынып, шуларның 171е ил өчен барган изге сугышта шәһид китә. Хәсәншәехлылар югалтучыларның 60% ын тәшкил итә.

Хәсәншәехта, ни кызганыч, сугыш арты елларында төгәл исәп алынмаган. Бу сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтми, кайбер гаиләләр өчен бигрәк тә зур афәткә әйләнә.

Гаиләләр сугыш чорында

Камалиев Низами, уллары Гаяз, Кашшаф, Нургаян – бер гаиләдән дүрт кеше сугышка китә, дүртесе дә һәлак була.

Хәбибуллин Әхмәтҗанның дүрт улы: Фәрт, Шәкүр, Мәлик, Котдус сугышка алына, Котдус кына исән кайта

Сәмиев Хәбибулланың дүрт улы: Шәфыйк, Хәсби, Гарифулла, Фәйзи сугышка китәләр, бары Шәфыйк кына исән кайта. Бу күңелсез санауны тагы да дәвам итеп булыр иде.

Хәсәншәех авылыннан ирләр белән беррәттән, хатын-кызлар да сугышка алына. Алар: Галиуллина Фатыйма, Мәгьсүмова Рабига, Төхфәтуллина Хәмдениса, Хафизова Гөлсем, Шакирова Мөкәррәмә. Сугышка кадәр укытучы булып эшләгән Рабига апа җан исәнлеге белән кайтса да, сугышта алган яраларыннан терелә алмыйча үлеп китә. Калган фронтовик кызлар да инде гүр ияләре булды.

Хәсәншәехта сугышка киткән 286 кеше арасында командир булып сугышканнары да байтак. Офицер Мәгьсүмов Әхәт, кече командирлар Абдуллин Гайнулла, Әхмәтов Готыф, Булатов Салих, Вәлиев Мәхмүт, Галиев Мөбарәк, Җамалиев Рәүф, Солтанов Рәүфнең сугыштагы батырлыклары чиксез.

Садыйков Кәрим - 1916 елда Хәсәншәех авылында туа, 1936 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, укытучы булып эшли башлый. 1939 елда армиягә алына, Ленинград шәһәрендә командирлар курсын тәмамлый. 1942 елда тупчы командир буларак, сугышка керә. Капитан Садыйков командирлык иткән батарея Дон, Төньяк Донецк, Днепр, Днестр елгаларын кичкәндә зур батырлыклар күрсәтәләр. Аның Воронеж, Украина шәһәрләрен азат иткәндә, дошманның Кишинев группасын тар-мар иткәндәге каһарманлыгы китапларга язылган. Кәрим абый зур батырлыклар күрсәткән командирга гына бирелә торган Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ул сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз орденына, Сталинның рәхмәт хатларына һәм медальләргә лаек була.

Сугыштан кайткач, Кәрим абый 1948-1951 елларда Балтач районы Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. Анан соң гомерен тулысы белән укытучылык эшенә багышлый. Ул бунтарь йөрәкле , үткен һәм туры сүзле кеше була. Ул Кенә урта мәктәбендә физкультура һәм хәрби хезмәт дәресләрен укытып, лаеклы ялга чыга. 1982 елда Югары Кенә авылында вафат була, шунда җирләнә.

Гыйльмуллин Корбангали (Мингали) - 1914 елда Хәсәншәех авылында туган, сугышка кадәр Казанда сәүдә техникумын тәмамлый. 1940 елда армиягә алына. 1941-1942 елларда Омск шәһәрендә урнашкан интендант (армияне тәэмин итү) хәрби училищесын тәмамлап, лейтинант дәрәҗәсен ала һәм Сталининград фронтында сугышка керә. 1943 елда Байкал арты хәрби округына күчерелә һәм 1945 елда Япониягә каршы сугышта катнаша.

1960 елга кадәр армиядә хезмәт итеп, майор дәрәҗәсенә күтәрелә. 1960 елда армияне кыскартуга эләгә һәм пенсиягә чыкканчы сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятияләрендә җитәкче урыннарында эшли. Сугышчан хезмәтләре өчен «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 2003 елда Балтач авылында вафат була.

Сабитов Салих хатыны һәм алты баласы белән 1937 елда Хәсәншәехтан Көнчыгыш Себергә күчеп китә. Олы уллары, 1921 елда туган Бакый, 1941 елда Чита өлкәсе Нерчинско-Завод хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Сугышта капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. 1944 елның 19 нчы мартында һәлак була, Брест өлкәсе Сырников районы Трущево авылында җирләнә.

Хәйриев Нәфыйк -1915 елда Хәсәншәехта туган, Бөек Ватан сугышында офицер булып катнашкан, ә сугышка кадәр тракторист булып эшли, 1940 елда армиягә чакырыла. Танкист-офицерлар мәктәбен тәмамлап кече лейтинант дәрәҗәсен ала. Сугыштагы батырлыклары өчен Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медаль белән бүләкләнә.1946 елда туган авылына кайта, кибетче, бригадир булып эшли. Сугыштан сәламәтлеге нык какшап кайту сәбәпле, 1954 елда вафат була.

  1. Б.Зыятдинов. Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!, Идел-Пресс, 2006, 431 бит