Хәсән Морзабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Морзабаев latin yazuında])
Хәсән Морзабаев
Туган 8 декабрь 1951(1951-12-08) (72 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР яки Ибрай, Байдавлетовский сельсовет[d], Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре гистулыг, мөгаллим
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Хәсән Морзабаев (8 декабрь 1951 ел) — гистолог. Медицина фәннәре докторы (2002).«Россия Федерациясе югары белем бирү өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре», Россия Федерациянең атказанган мәгариф эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Хәмзә улы Морзабаев 1951 елның 8 декабрендә Зиянчура районының Ибрай авылында Хәмзә һәм Миңлебану Мырзабаевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ибрай сигезьеллык һәм Күгәрчен урта мәктәпләрен тәмамлый[1].

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Институтта уку чорында ук Хәсән Морзабаевта фән белән кызыксыну барлыкка килә һәм ул үзен бу юнәлештә бик сәләтле итеп таныта. Нәтиҗәләр дә озак көттерми, төпле эзләнүләр зур уңышка алып килә. Профессор Бикбулатов җитәкчелегендәге фәнни хезмәте Мәскәүдә ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медален яулый. Морзабаев ССРБ Югары белем бирү министрлыгы билгеләгән Ленин стипендиясен алып укый һәм 1978 елда институтны Кызыл дипломга тәмамлый. Сәләтле яшь белгеч 1981 елдан эшкә институтта калдырыла[1].

1999-2020 елларда — Гистология кафедрасы мөдире, 2003-2015 елларда Педиатрия факультеты деканы булып уңышлы эшли. Институтта гистология, цитология, эмбриология курслары укый.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елдан гистология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2003-15 елларда педиатрия факультеты деканы. Фәнни эшчәнлеге пуля яралары төзәлү барышында терәк‑хәрәкәт аппараты әгъзалары тукымасы регенерациясен морфологик нигезләрен, травмалар һәм кискен анемия вакытында сөлдә мускулларының күзәнәк эчендәге процесларын тикшерүгә, яңа туган балаларның гематологик күрсәткечләрен һәм лейкоцитларның цитохимик үзенчәлекләрен, балаларда периферик кан күрсәткечләренә экологик факторлар йогынтысын өйрәнүгә багышланган. Мырзабаев тарафыннан күкерторганик берләшмәләр кулланып гистологик препаратлар әзерләүнең тизләтелгән ысулы эшләнә.

110 нан артык фәнни хезмәт һәм 3 уйлап табу авторы[2].

Хәсән Хәмзә улы 1987 елда Мәскәүдә гистология, цитология, эмбриология темасына кандидатлык, 2002 елда Санкт-Петербургта «Морфологические основы посттравматической регенерации тканей органов опорно-двигательного аппарата(экспериментальное исследование)» темасына докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый.[3]

Россия һәм Халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә, съездларда, симпозиумнарда актив катнашып, төпле чыгышлар ясый. Халыкара, федераль һәм җөмһүрият күләмендәге журналларда, җыентыкларда 110 нан артык фәнни хезмәте басылып чыккан, ике күләмле монография һәм биш уйлап табу авторы. Профессор Мырзабаева җитәкчелегендә берничә кандидатлык диссертациясе якланган[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациянең атказанган мәгариф эшлеклесе
  • Россия Федерациясе югары белем бирү өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре
  • Салават Юлаев ордены
  • Башкортстан Президенты Указы белән Республиканың Мактау грамотасы
  • Гистология кафедрасының Мактаулы мөдире
  • «БДМУ га тугрылык өчен» медале

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Медицинала билдәле ғалим
  2. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок БЭ не указан текст
  3. Мурзабаев Хасан Хамзович, archived from the original on 2018-06-30, retrieved 2022-05-18 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мырзабаев Хәсән Хәмзә улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.