Хәсән Назар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Назар latin yazuında])
Хәсән Назар
Хәсән Назар

Хәсән Назар
Тугач бирелгән исеме: Хәсән Мөдәрис улы Назаров
Туу датасы: 15 гыйнвар 1942(1942-01-15) (82 яшь)
Туу урыны: Зиянчура районы, Таулыкай авылы
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1971-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия
Жанр: поэма, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Бөркетләр төяге» (1971)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе

Хәсән Назар (псевдоним, тулы исеме Хәсән Мөдәрис улы Назаров, баш. Хәсән Мөҙәрис улы Назаров) – язучы, тәрҗемәче. Башкортстанның халык шагыйре (2017), С. Юлаев (2000), Р. Гарипов (2007), З. Биишева (2008) премияләре лауреаты. БР язучылар берлеге әгъзасы (1993).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 15 гыйнварында БАССР Зиянчура районы Таулыкай авылында туган. Куҗанак җидееллык мәктәбен, Бөре кооператив училищесын, Мәскәүдә әдәбият институтын (1975) тәмамлый. Яңыбайда сельпода эшли башлый. Өч ел хәрби хезмәттә була. Бөрҗән районында «Таң» газетасында (1966) эшли. 1967 елдан Уфада: «Ленинчы» , «Йәшлек» (1990-1995; 1994, баш мөхәррир урынбасары), «Совет Башкортстаны» (1971-2007) газеталарында, «Агыйдел» журналында (1968-2001; 1995, бүлек мөдире), радиокомитетта (1974-1977) хезмәт куя.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗат юлы Бөрҗән районында район газетасында эшләгәндә (1966) башланып китә. Беренче китабы - «Бөркетләр төяге» (1971). «Шоңкар чөям» (1992), «Заман заңы» (Заман чакыруы) (1995), «Асманга ашу» (Галәмгә ашу) (2000) китаплары басылган. А.С. Пушкин, А. Блок, Р. Гамзатов, А. Магазов әсәрләрен тәрҗемә итә. Уфада драма театрында (1965) «Әкәмәт сөю» (Лопе де Вега әсәреннән тәрҗемә) пьесасы куела.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар