Хәсән Толымбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Толымбаев latin yazuında])
Хәсән Толымбаев
Туган 16 май 1935(1935-05-16)
БАССР, РСФСР, СССР яки Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 17 май 2008(2008-05-17) (73 яшь)
Уфа районы, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре педагогия фәннәре нәмзәте

Толымбаев Хәсән Абдулла улы (16 май 1935 ел17 май 2008 ел ) — башкорт тел белгече, педагог, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Толымбаев Хәсән Абдулла улы 1935 елның 15 маенда БАССРның Зиянчура районы Байдәүләт авылында туган 1958 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Бишбүләк районының Биккол тулы булмаган урта мәктәбендә директор булып эшли.

19711977 һәм 19791988 елларда Милли мәктәпләр Гыйльми-тикшеренү институтының Башкортстан филиалында эшли, 1976 елдан алып һәм 1981 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр була, 19771979 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында укыта. 19882007 елларда (өзеклекләр белән) Башкортстан мәгарифне үстерү институтында эшли.

1990-1996 елларда мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч белем бирү методикасы кафедрасы мөдире, 1996-1997 елларда һәм 2000—2001 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетында, 1997-1998 елларда Башкорт дәүләт университетында укыта. Фәнни хезмәтләре мәктәпләрдә башкорт телен укыту методикасына багышланган. 150‑дщн артык фәнни‑методик хезмәт, шул исәптән рус телле мәктәпләрнең башлангыч класлар өчен башкорт теле буенча дәреслекләр һәм программалар авторы.

Дәреслекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Толымбаев, Хәсән А.

  • Язарга өйрәнү дәфтәре: укыту рус телендә алып барылган гомуми белем бирү оешмалары өчен (башкорт телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен) "Бүләк" дәреслегенә кушымта / Х. А. Толомбаев, М. С. Дәүләтшина. - 25-се басма. - Уфа : Китап, 2016. - 47 с. : ил.; 22 см.; ISBN 978-5-295-06381-7 : 10180 экз[1].
  • Филологические науки. Художественная литература—Языкознание—Тюркские языки—Северо-западная (кыпчакская) группа языков—Башкирский язык—Преподавание и методика изучения языка—Учебники и учебные пособия общего характера—Учебные пособия для начальной школы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]