Хәсән Хәмидулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Хәмидулла latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәсән Хәмидулла фин. Hasan Hamidulla
Хәсән Хәмидулла.jpg
Туган телдә исем Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла
Туган 25 ноябрь 1895(1895-11-25)
Актук, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 октябрь 1988(1988-10-06) (92 яшь)
Хельсинки, Финляндия
Милләт татар
Ватандашлыгы ФинляндияFlag of Finland.svg Финляндия
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе, язучы

Хәсән Хәмидулла (1895 елның 25 ноябре, Актук, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе - 1988 елның 6 октябре, Хельсинки, Финляндия[1]) - фин татары җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, татар телле язучы, журналист. Ул китапларын үз нәшриятында татар телендә бастырып бушлай тарата торган була.[2]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла 1900 елның 25 ноябрендә Нижгар губернасының Сергач өязе Яңапар (Актук) авылында туган. Авыл мәдрәсәсендә белем ала.

Хәсән Хәмидулла гаиләсе Бөек Финляндия кенәзлегенә Түбән Новгород губернасы Актук (Яңапар) авылыннан 1915 елда күченеп килә. Аның бабасы исә Финляндиядә 1860 еллардан бирле яши торган була. Гаилә 1923 елга кадәр Терийоки шәһәрендә, соңыннан Оулу һәм Кеми шәһәрләрендә яши. Букча кибете тота. 1925-1927 елларда Төркиядә хәрби хезмәттә булып кире Финляндиягә кайта. Хәмидулла дистә еллар дәвамында Кемида электротехник һәм радиотехник бизнес белән идарә итә, ул сугыш вакытында шулай ук фин һәм немец армияләрен электр җиһазлары, батарейлар һәм двигательләе белән тәэмин итә.

1950 елдан Хәмидулла Хельсинкида яши һәм Tehowatti исемле кечкенә кибет тота.[2] 1980 нче елларда аның электр энергиясе җитештерү буенча үз бизнесы була.[3]

Ул шулай ук фин Ислам җәмгыятенә йогынты ясаучылардан була.[4] Үз гомере эчендә ул Мәккәгә ике хаҗ кыла.[3] 1988 елның 6 ноябрендә вафат була.

Әдәби эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең туган теленнән тыш Хәмидулла фин, швед, гарәп, гус һәм төрек телләрендә сөйләшкән. 1925 елда ул әдәби эшчәнлеген Кемидәге «Mägrifät» татар телле газетасының унике томын нәшер итүдән башлый. Хәмидулла үз нәшриятында күп еллар дәвамында, тарих һәм мемуарлардан башлап, Ислам дини әдәбиятына кадәр, үзе язган күп санлы китаплар һәм брошюралар бастырган. Ул шулай ук пьесалар һәм шигъри җыентыклар кебек нәфис әдәбият язган. 1943-1977 елларда «Шимал очкыннары» журналын чыгара.

Актук авыл тарихын («Yañapar tārhihi», 1954), татар мәкальләре һәм халык җырлары җыентыкларын әзерли. 1943 елда Хәмидулла Кемида 1897 елда нәшер ителгән 20 000 данәдә гарәп телле Коръән басмасын чыгара. Ул Кызыл Армиянең Финляндия һәм Германиядәге мөселман солдатлары арасында таратыла. Коръәннең икенче басмасы 1969 елда басыла. Хәмидулланың иң беренче басмалары гарәп хәрефләре белән язылган, әмма соңрак ул гарәп һәм латин алфавитлары белән бер үк текстны кабул итә. Ул 1970 еллар ахырына кадәр актив рәвештә басма эшен дәвам итә, шулай ук фин телендәге «Nyyrikki» журналы өчен дә мәкаләләр язган. Үзенең мәкаләләрен, әдәби әсәрләрен фин теленә тәрҗемә итеп бастырган.

Х.Хәмидулла 1985 елны Финляндия язучылар оешмасына кабул ителә.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Hayrülnisa : 4-osainen näytelmä. Tekijä, Kemi 1944.
  • Yan̂a Iman Sarti : hem blîmlîkler = Uskonnon ehdot ; toim. Hasan Hamidulla. Tekijä, Kemi 1944.
  • Ilham yimisleri ; Milceci bilen Peri karcigi Siarlar mecmuasi ; Ilham yimislri = Lahjan hedelmät = Mölläri ja noita-akkaa = Runokokoelma I–II. Tekijä, Kemi 1945.
  • Künil seylesi = Sydämen heijastus. Tekijä, Kemi 1946.
  • Vatansîzlîk = Cosmopolite : päivänkronikka ; jatko runokokoelmasta ”Ilham-yimisleri”, 3. osa. Tekijä, Kemi 1946.
  • Ytkän jyldäghe habarlar. Tekijä, Oulu 1947.
  • Isim Könleri kalendari = Musulmanien nimipäiväkalenteri. Tekijä, Kemi 1948.
  • Pikay : runopukuinen kertomus pahamaineisesta akasta ; jatko runokokoelmasta ”Ilham-yimisleri”, 6. osa. Tekijä, Kemi 1948.
  • Yörek yalkinlari = Sydämen liekit ; jatko runokokoelmasta ”Ilham-yimisleri”, 5. osa. Tekijä, Kemi 1948.
  • Moñlï ṭañlar : ilhām yimišleriniñ 7nči qïsmï = Mon̂li tan̂lar ; (Surulliset aamut) ; Jatko runokokoelmasta ”Ilham-yimisleri” ; 7:s osa. Tekijä, Helsinki 1949.
  • Burungi babailar süzi : vanhoja sananparsia. Tekijä, Helsinki 1951.
  • Mohacir behiti : Pakolaisen onni : roman. Tekijä, Helsinki 1953.
  • Yañapar tarïhï : Aktukin kylän historia : 1667–1919. Tekijä, Helsinki 1954.
  • Ismü eazam. Tekijä, Helsinki 1955.
  • Kulik dertleri : Punakuovin murheet : jatko runokokoelmasta ”Ilham-yimisleri”. Tekijä, Helsinki 1956.
  • Yañaparin historia ; suomentanut ja kommentoinnut Fazile Nasretdin, teoksessa Mishäärit : Suomen vanha islamilainen yhteisö ; toim. Antero Leitzinger. Kirja-Leitzinger, Helsinki 1996.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Harry Halén, Suomen tataarit [The Finnish Tatars.] ln: Suomi-Maa, kansa,kulttuuri. Laura Kolbe & Markku L,öytönen, eds. Helsinki: Suomalaisen Kirjallisuuden Seura, 1999, pp. 327–344.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hasan Hamidullan kuolinilmoitus (maksullinen artikkeli) Helsingin Sanomat 8.10.1988, HS Aikakone. Viitattu 23.5.2018.
  2. 2,0 2,1 Hamidulla, Hasan (1895–1988). Kadriye Bedretdin. 17.8.2010 (päivitetty 29.1.2020)
  3. 3,0 3,1 Ilkka Malmberg: Hamidullan ”kultakaivos” löytyi Suomesta (maksullinen artikkeli) Helsingin Sanomat 2.6.1982, s. 16, HS Aikakone. Viitattu 23.5.2018.
  4. Suomen Islnm-seurakuntø 1925-1975. [The Finnish Islam Congregation 1925- 1975.1 [Preface by:] Abdullah Ali & Haider Karatau & Okan Dat¡er. Helsinki 1975.