Хәсән хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хәсән хан
Алтын Урданың 19-нче ханы
Вазыйфада
1368–1369
Аңа кадәр Габдуллаһ хан
Дәвамчысы Габдуллаһ хан
Үлгән 1369(1369)
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Хәсән хан яки Хәсән бине Бәккынды - Шейбани нәселеннән чыккан Алтын Урда ханы (1368-1369).

Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1368 елда Мамай Сарай шәһәреннән киткәч Хаҗи Чиркәс күтәрелешен бастырыр өчен Кырымга юнәлгән. Габдуллаһ хан башкалада ярдәмсез калганнан соң Сарай шәһәреннән чигенергә мәҗбүр булган. Башкаланы башта Олыҗай Тимер, аннары 1368 елда Мир Пулад бертуганның улы Хәсән басып алган.

Хәсән хан аз вакыт идарә иткән, 1369 елда Мамай морза аны куып чыгарган. Хәсән хан һөҗүм вакытында вафат булган.

Хәсән хан үлгәннән соң тәхеткә Габдуллаһ хан янә утыра.

Карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер тарихчылар Хәсән хан Идел буе Болгары хакиме Әсән белән тиңлиләр, ләкин А.В. Пачкалов үз эшләрендә Хәсән Шейбани һәм Әсән Болгари - ике төрле тарихи шәхес булганын исбатлаган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Габдуллаһ хан
Алтын Урда ханы

1368-1369
Аннары:
Габдуллаһ хан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.