Хәсән (Мари Иле)
| Хәсән | |
|---|---|
| Рәсми тел | чирмеш теле һәм рус теле |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Рус Лашмарые авылы җирлеге[d] |
| Сәгать поясы | UTC+03:00 |
| Халык саны | 78 (2010)[1] |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 173 метр |
| Почта индексы | 425595 һәм 425585 |
Хәсән яки Татар Туксыбае, Токсубай[2] (чирм. Хасан, рус. Хасаново) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Административ бүленеш ягыннан Рус Лашмарые авылы җирлеге составына керә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Койлы елгасының сул ярында, 88К-004 автомобиль юлы янында, районның административ үзәге Бәрәңгедән төньяк-көнчыгышка таба якынча 15 километр (туры юлдан) ераклыкта урнашкан. Диңгез өсте биеклеге — 151 метр[4].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы −14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.
Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.[5]
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәсән авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә.[6]
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл атамасы авылга береенче күченеп килгән Хәсән исемле татар кешесенә барып тоташа.[2]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халыкта булган риваятьләргә караганда, монда кайчандыр марилар яшәгән. Татарлар бирегә XVIII гасыр ахырында килеп урнашалар. XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында биредә ике авыл телгә алына: Токсубай Колянур һәм Яңа Токсубай. Бу ике авыл башта Бәрәңге волостенда торалар, ә аннары Буй волостена кертеләләр. Алга таба бу ике авыл кушылып, бер Токсубай авылы барлыкка килә.[2]
Халык игенчелек белән шөгыльләнгән, терлек үрчеткән, сәүдә иткән. Алар мөселман динен тотканнар, ислам традицияләрен саклаганнар, авылда кечкенә генә агач мәчете булган.
Күмәкләштерү башлангач, Хәсәнов халкы «17-нче партсъезд исемендәге» колхозга берләшә. Башлангыч мәктәп 1930 елларда элеккеге мәчет бинасында ачыла. Балаларга белем бирү татар телендә алып барылган.[2]
1982 елда 42 йорт, 207 кеше (100 ир-ат, 107 хатын-кыз), барысы да татарлар, яшәгән. Барлык йортлар да электрлаштырылган һәм радиофикацияләнгән, 39 хуҗалыкта баллоннарда газ кулланылган. 1 телефон ноктасы була. Халык кое суыннан файдаланган. ФАП, Бәрәңге райпосыннан азык-төлек кибете, почта була. 6 елдан соң 1988 елга йортлар саны 38-гә, халык саны 121 кешегә кадәр кимегән. Авылда 1,5 км озынлыкта суүткәргеч челтәре төзелә.[2]
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Халык саны |
|---|
| 2010[7] |
| 78 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 96 кешедән 97 % тәшкил иткән.[8] 2010 елда 78 кеше яшәгән.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәсән авылында хәзерге вакытта Бәрәңге районы мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләүче Әнсар Вафин улы Сафинов, шулай ук Марий Эл Республикасында танылган җырчы һәм композитор, популяр «Поляр йолдыз» эстрада ансамблен оештыручы Вилсур Хәмиев, билгеле хирург Илдус Гафият улы Заһитов туып үскән.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Социаль өлкә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2003 ел башына Хәсәндә йортлар саны шул ук дәрәҗәдә калган — 38, әмма халык саны 16 кешегә кимегән. Биредә 105 кеше яшәгән, ирләр — 46, хатын-кызлар — 59, нигездә татарлар һәм 3 мари милләтле кешесе була. Халык ярдәмче хуҗалык алып бара, йорт яны участоклары уртача 0,42 га. Йортлары төзек. Чыбыклы радио 1952 елдан бирле эшли, телефон 1981 елда үткәрелгән. 2003 елда 5 телефон ноктасы эшләгән.[2]
Авылда җитештерү объектлары калмаган. Эре мөгезле терлек фермасын 1990 еллар ахырында Рус Ляжмарына күчерәләр. Мәктәп яшендәге балалар Елеево урта мәктәбендә укый. Авыл халкына медицина хезмәте Елеево ФАП тарафыннан күрсәтелә.[2]
Шәхси хуҗалыкта атлар юк, 20 хуҗалыкта сыер, 18 хуҗалыкта сарык, 1 хуҗалыкта кәҗә бар, барлык хуҗалыкларда диярлек кош-корт асрыйлар. Җитештерелгән продукция ашау өчен кулланыла, артыгы сатыла.[2]
Авылда ял йорты бар, Бәрәңге райпосы кибете эшли. Биредә нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яши.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]19 гасыр ахырыннан бер мәчет булуы билгеле. 1930 елларда элеккеге мәчет ябылып, бинасында башлангыч мәктәп ачыла. Яңа мәчет төзү планлаштырыла.[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Сайт «Родная Вятка».
- ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Lyazhberdino. GeoNames.
- ↑ Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2023-08-15 тикшерелгән.
- ↑ Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1876. — Вып. X : Вятская губерния / Обработан Старшим редактором Е. Огородниковым. — CXXV, [2], 1 л. к., табл:993 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
