Хәтер көне (мәгънәләр)
Күренеш

- Хәтер көне — татар халкы тарихында 1552 елның иске стиль белән 2 октябрь көнендә Русия патшалыгы гаскәрләре Казан ханлыгы башкаласы Казанны алганда һәлак булганнарны традицион искә алу көне.
Дөньяда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бүгенге көндә иң билгеле хәтер көне — Беренче бөтендөнья сугышын туктату аңлашмасында рәсми килеш билгеләнгән 11 ноябрь көне:
Францияның Bleuet de France (франц.) — ветераннар, сугыш корбаннары, тол калган хатыннар һәм ятим балалар турында хәтер һәм аларга таба теләктәшлек символы.
Бөекбританияның
Хәтер мәк чәчәге (ингл.) — корбаннарны искә алу һәм аларның туганнарына теләктәшлек белдерү символы.
АКШта бу көн хәрби хезмәт ветераннарына багышлана, дәүләт гаскәрендә хезмәт иткәндә халәкъ булган ватандашларын май аеның соңгы дүшәмбе искә алалар.
Россиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан татарларының күпчелеге бүгенге көндә яшәгән Россия илендә төп хәтер көне буларак Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көнендә Хәтер һәм матәм көне (рус.) билгеләнә.
Кар десанты — 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итүче студентлар хәрәкәте.
— Георгий тасмасы (рус.) акциясе чикләрендә таратылган хәтер символы.
Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]




- Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе Татарстанда рәсми бәйрәм статусына ия булып, варислары дип саналган Казан татарлары тарафыннан ел саен үзенә багышланган Изге Болгар җыены үткәрелсә дә, 1236-1237 елларында
Идел буе Болгарының юк ителүне искә алуга багышланган иҗтимагый чаралар әлегә үткәрелми. Бу тарих битләре бөтенләй онытылмаган — Соңгы монгол явы чикләрендә
Монгол империясенең Бату ханы җитәкләгән көчләре тарафыннан башкаласы Биләрнең тармар ителүе, Болгар һәм башка калаларны алуы, бу бәрелешләрдә һәлак булганнары азмы-күпме Биләр һәм Болгар музей-тыюлыклары, Казандагы милли һәм башка җирле тарих музейларындагы экспозицияләрендә яктыртыла. - Казан һәм башка татарлар тарихында әһәмиятле урын алган
Алтын Урданың 1483 елда юкка чыгуы, Россия империясе чоры 1891-1892 һәм ССРБ чоры 1921-1922, 1932-1933 һәм 1946-1947 ачлыклары, язма чыганакларда сакланылган 541-… , 1346-53 һәм 1654-55 чума, XVII гасыр башыннан чәчәк авыруы, 1830-1831 һәм соңрак шулай ук ваба эпидемияләре, 1917—1918 еллардагы Идел-Урал штаты, 9-11.05.1938 Казан атып үтерүләре, башка совет репрессияләре вакыйгалары һәм корбаннырына багышланган хәтер көннәре дә билгеләнми әлегә.
| Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |