Хөрмәтулла Үтәшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөрмәтулла Үтәшев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хөрмәтулла Үтәшев
Х.Үтәшев.jpg
Туган телдә исем Хөрмәтулла Газдалый улы Үтәшев
Туган 23 ноябрь 1959(1959-11-23) (59 яшь)
Хәйбулла районы Таштугай авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Өфә дәүләт сәнгать институты
Һөнәре драма артисты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (2002)

Хөрмәтулла Үтәшев (Хөрмәтулла Газдалый улы Үтәшев, баш. Хөрмәтулла Ғаззали улы Үтәшев) – драма театры артисты, куючы режиссёр. БР (1995) һәм РФ (2008) халык артисты. С. Юлаев премиясе (2002) лауреаты. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 23 ноябренда БАССР Хәйбулла районы Солтангуҗа (Таштугай) авылында туган. Стәрлетамакта мәдәни-агарту укуханәсен, Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы) (1986), БАГСУ (2005) тәмамлаган. Сарытауда химия гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була.[1]

«Иҗади чакыру» хәйрия чарасында (2014) катнаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чыңгызхан сере» фильмының постеры

Күпчелек уйнаган рольләре - романтик рухтагы, каршылыклы холыклы каһарманнар. Шулай ук көлкеле рольләрне дә фарс һәм гротеск тирәнлегендә оста башкара. «Хатынымның исеме Морис» (Р. Шарт), «Алдан түлим» (Н. Птушкина), «Бенжамент институты» (Якоб фон Гунтен, Р. Вальзер), «Маугли» (Р. Киплинг) әсәрләрен тәрҗемә итә.[3]

Уйнаган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Гафури театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Утлы өермә» Ә. МирзаһитовАйтуган (дебют, 1986)
  • «Башкорт туе» — Юлдыбай
  • «Ай тотылган төндә» М. КәримАкъегет, Ырыскол би
  • «Салават. Өн аралаш 7 төш» М. КәримСалават
  • «Төнге кунак» Ф. БогдановМәлик
  • «Шәйморатов-генерал» Ф.БүләковШәйморатов
  • «Чыңгызханның соңгы төяге» Н. Абдыкадыров — Тимучин-Чыңгызхан
  • «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. МиңнуллинҖәмил
  • «Талак, талак!» Ф.БүләковЖора
  • «Бибинур, ах, Бибинур Ф.БүләковСтенька Разин
  • Нәркәс И. Юмагулов — Сынтимер би
  • «Искитмәле мөгезле шәп ир» Ф. Кроммелинк — Петрюс
  • «Медея» Еврипид — Эгей
  • «Елый белмәгән хатын» (Филумена Мартурано) Э. Де Филиппо — Доменико
  • «Кәккүк оясы» (Полёт над гнездом кукушки) К. Кизи — Мак-Мерфи
  • «Хатынымның исеме Морис» Р. Шарт — Труабаль
  • «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга» Т.Гарипова — Нөгеш
  • «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. АсанбаевАтатөрек
  • «Җаным, иртәгә яңа көн туар» Я. Пулинович — Вадим Робертович
  • Руди-Never-off А. Абушахманов — Хәмит Нуриев, укытучы, Щелков
  • «Мулла» Т. МиңнуллинСамат
  • «Әллә хатын, әллә җен» Т. Москвина — Борис Шилкин
  • «Шәүрәкәй» М. Бурангулов — Юлкотлы
  • «Эдип патша» Софокл — Эдип сукырайгач
  • «Кара йөзләр» М.ГафуриАхун хәзрәт[4]

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават драма театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1995 «Маугли» Р. Киплинг
М. Гафури театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2013 «Февраль.Буран» З. Буракаева

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан киностудиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2001 «Авыл өстендә җәйгор» (Радуга над деревней) — Мәүлет

«Каропрокат» һәм «Ургэл В» киностудиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын битлек» премиясе фестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpg

2008 - Уфа драма театрында Кен Кизи әсәре буенча Айрат Абушахманов куйган «Кәккүк оясы» (Пролетая над гнездом кукушки) спектаклендәге Мак-Мерфи роле өчен «Иң яхшы башкарылган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтулла Үтәшев белән әңгәмә(рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]