Хөр милләт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөр милләт latin yazuında])
«Хөр милләт» газетасы
Формат

дүрт битле


Нәшер итүче

«Троицк мөселман шөгъбәсе»

Баш мөхәрир

Әхмәт Таҗетдин Рахманкулов

Нигезләнгән

1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

13.09.1917

Төп офис

Троицк

«Хөр милләт» газетасы 1917 елда Троицк шәһәрендә чыккан татар газетасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче саны 1917 елның 17 мартында басыла. Аның төп максаты «милли мәнфәгатькә хезмәт итү» була. Дингә кагылышлы карашы Мәхкәмәи шәргыйәне реформалау булса, сәясәттә «Милләт бер, бай һәм ярлыга аерылу юк, милләтнең теләге бер генә» дигән фикердә торган.

Газета Троицкның «Энергия» дигән басмаханәсендә атнага ике мәртәбә дүрт битле булып чыга. Соңгы 35 нче саны 1917 елның 13 сентябрендә нәшер ителә. Газетаның нашире «Троицк мөселман шәгъбәсе», ә мөхәрире Әхмәт Таҗетдин Рахманкулов була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Хөр милләт» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.