Хөснулла Баһаветдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөснулла Баһаветдин latin yazuında])
Хөснулла Баһаветдинов
Туган 1857(1857)
Югары Чагадай, Бөгелмә өязе, Самар губернасы
Үлгән 1937(1937)
Иске Ярмәк
Милләт татар
Һөнәре дин әһеле, ахун

Хөснулла Баһаветдин углы Баһаветдинов, Хөснулла ахун - хәзрәт, мөгаллим.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөснулла Баһаветдин Татарстан Республикасының Чирмешән районы Югары Чагадай авылында урта хәлле гаиләдә 8 бала булып, 1857 елда туа. Гаиләдә 9 малай һәм 4 кыз була. 8 яшенә кадәр авыл мәктәп мәдрәсәсендә 3 еллап белем ала. 11 яшендә, ягъни 1868 елда Чыршылы авылы мәдрәсәсенә хәлфә Габделфәттах хәзрәткә укырга керә. Анда 1 ел укыгач, әнисе Мәгъшия вафат була. Әтисе икенче хатынга өйләнә. Зур гаилә булганга, (35 кашык ашый идек диеп искә алына) өйдән әллә ни зур ярдәм булмаганга, җәй көннәрендә Габделфәттах хәзрәтнең йорт эшләрен эшләп үткәрә. Хәзрәт бай булганга, Хөснуллага ашау-эчү иркенрәк була.

Хөснулла хәзрәт әлеге мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә 1889 елга кадәр укыйлар. Алар анда укыганда Самар эшчесе, Чыршылы волостендә писарь булып эшләүче Мухранов фамилияле бер кеше белән танышалар. Ул аларга рус телен өйрәнергә ярдәм итә. Рус телендәге әдәби китаплар да табып бирә. Озак та үтми, бу ике шәкерт өстеннән башка шәкертләр көнләшеп мәдрәсә мөдиренә алар рус телен өйрәнә диеп шикаять язалар. Һәм Хөснулланы мәдрәсәдән русча укыганы өчен чыгаралар. Хөснулланың туганлары куылганы өчен туган авылына кайтмаска кушалар. Монда да писарь Мухранов ярдәмгә килеп Хөснулланы үзенең ярдәмчесе итеп 5 сум хезмәт хакы белән эшкә ала. Ул анда 1 ел эшләп деловой кәгазьләр язарга өйрәнә.

Чыршылы волостендә ваба авыруы белән карантин хакында возвание килгән була. Хөснулла рус теленнән татарчага дөрес тәрҗемә ясап биргәнгә күрә халык та рәхмәт йөзеннән мәдрәсәгә кире алынып укуын тәмамларга насыйп була. Ул әлегә өйләнмәгән була. 1890 елда Иске Ярмәк авылы картлары мәдрәсәгә барып Хөснулла хәзрәтне мөгаллим итеп алып кайталар. Хөснуллага ияреп аңарда укыган шәкертләр-Сараҗ, Шиһап, Гариф, Зәки кайталар. Аңа алты почмаклы өй хәзерләп бирәләр. Хөснулла хәзрәт килгәндә Ярмәк халкы арасында хәреф танучылар саны бик аз була. Шуңа күрә ул үзенә бирелгән өйне мәдрәсә буларак файдалана, ә үзе кешедә квартирада тора башлый. Укыту өчен үз хисабыннан 50 данә Һади Максудиның ”Мөгаллим Әүвәл” әлифба һ.б. китапларын алып кайта. Шул елны ук көз көне 80 кеше укырга да керәләр.

Мәдрәсәдә уку-укыту ысулы - җәдит (яңача) була. Дин дәресләреннән тыш монда тарих, җәграфия (география), хисап (математика) һәм табигать фәннәре дә кертелгән була. Мәдрәсәдәге укулар идәндә түгел, өстәл-урындыкларда булып, язу өчен кара такта һәм акбур, һәм тарих, география карталары кулланып өйрәтелгән (бу истәлеләр элеккеге шәкерт Галимов Харис абзыйдан алынды). Кара такта куллана, балаларны тәре ясарга өйрәтә, диннән биздерә диеп шикаять язалар. Авыл һаман зурая бара, читтән укырга килүчеләрнең дә саннары арта бара. 4 ай укыткач, Богырыслан өязеннән килгән исправник мәдрәсәдә укыту яхшы, әмма укыту өчен имам булырга да кирәк диеп шарт куйгач, Хөснулланы яңа 3 мәсҗидкә имам итеп сайлап та куялар. Ике кыш укыгач, авыл халкын җыеп имтихан үткәрүгә халык шәкертләрнең тиз арада укырга-язарга өйрәнүләренә бик нык гаҗәпкә калалар. Шул елларда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтне Уфага казый итеп эшкә алалар. Хөснулла хәзрәтне имтиханга чакыралар. Анда мөфти Солтанов, казыйлар Гыйниятулла Капкаев, Риза Фәхретдин, Хәсәнгата Габәши була.

Хөснулла хәзрәттән Имтихан да алмыйча имам-хатыйб, мөдәррис, һәм ахун дәрәҗәсен бирәләр. Ярмәк мәдрәсәсендә укучы шәкертләр, имамнар, мөәзиннәр, хәлфәләр булып чыга башлаганнар. 1910-1911 елларда мәдрәсәдә рус классы ачылып, 1912-1913 елларда мәдрәсә земская школага әйләнә. Иске Ярмәккә килгәнче бергә укыган иптәше Ризаэтдин хәзрәт үзенең ике туган сеңелесе булган Нурҗиһан абыстайны димләп гаиләле итеп җибәрә. Хөснуллага 32, Нурҗиһанга 19 яшь була. 1893 елда Хөснулла хәзрәт мәдрәсәне зурайтып эшләтә, таштан ашханә салдырып шәкертләргә аш пешерү өчен 5-6 казан да куйдыра. Бу мәдрәсәдә белем алган күп кенә шәкертләр авылның күп кенә эшләрендә дә катнаша башлыйлар. Мәдрәсә эшләү дәверендә 100-ләп имам, һәм мөәзиннәр, 150-200ләп мөгаллим-хәлфәләр хәзерли.

1903 елда Хөснулла хәзрәт хатын-кызлар да белемнән мәхрүм булмасыннар диеп алар өчен дә мәктәп салдыра. Бөек Октябрь революциясе турында да ул халыкка курыкмагыз ул гади халыклар өчен эшләнә, илдә хәерчеләр бетәчәк диеп тынычландыра. Хөснулла хәзрәт “Шура” журналын алдырып яратып укый торган була. 1912 елда аңа Ахун дәрәҗәсе бирелә. Мәдрәсә ябылганнан соң аның шәкертләре 50-ләп укучысы Байтуган районына таралып бухгалтер, счетовод-кассир, РИК членнары булып сайланалар. Райком секретаре булып эшләгән Ганиев Зөфәр Хөснулла Ахун шәкерте була. Куйбышевның ярдәмчесе, язучы Халикъ Садрый, Казанда профессор политэкономия укытучысы Җәләев Шәһит тә аның укучысы булган була. 1917 елда мәдрәсә ябылгач, ул 1922 елда Богырысланга укытырга китә. Авылдагы үз йортын гариза биреп өен медпункт ясагыз дип әйтеп калдыра. 1918 елда Уфа шәһәрендәге “милләт мәҗлесе”нә Богырыслан уезды вәкиле буларак катнаша. Бу турыда “Урта Идел” җәридәсендә мәкалә дә басылып чыга.

1927 елда ул кире Ярмәккә кайтып Ахметзянов Ярыйның таш өендә 1937 елга кадәр яшәп 80 яшендә вафат була, һәм авыл каберстанында күмелә. Хөснулла хәзрәт Иске Ярмәк авылы өчен, авыл халкын белемле-мәгърифәтле итү өчен үзеннән бик зур өлеш кертеп калдыра. Үзенең гадилеге, самимилеге, балаларны нык яратуы белән, һәрвакыт изгелек эшләргә омтылучы зат буларак Ярмәк халкында ихтирам казана. 1937 елда 80 яшендә вафат булып, Нурҗиһан абыстай 1935 елда 65 яшендә вафат булып икесе дә Иске Ярмәк авылы каберстанында янәшә җирләнәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]