Хөсәенкули Сарабский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәенкули Сарабский latin yazuında])
(Хөсәенгулу Сарабски битеннән юнәлтелде)


Хөсәенкули Сарабский
Туган 20 март 1879(1879-03-20)
Бакы, Россия империясе
Үлгән 16 февраль 1945(1945-02-16) (65 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем сәбәбе үңәч яман шеше[d]
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Һөнәре опера җырчысы, композитор, актёр, кинорежиссёр, педагог, режиссёр

 Хөсәенкули Сарабский Викиҗыентыкта

Хөсәенкули Сарабский (әзери. Hüseynqulu Sarabski; туганда исеме — Хөсәенкули Мәлик улы Рзаев (әзери. Hüseynqulu Məlik oğlu Rzayev); 1879 елның 20 марты, Бакы, Россия Империясе1945 елның 16 феврале, Бакы, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан опера җырчысы (тенор), композитор, драматург, театр актёры, режиссёр-куючы, музыкант (тар), Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1932)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарабский Бакыда ярлы гаиләдә туа. Яшь Хөсәенкули тимерчелек һәм таш белән эшләгән. Шул үк вакытта нефть миллионеры-меценат Зәйнәләбдин Таһиев тарафыннан түләнә торган ярлылар өчен түләүсез рус теле курсларына да йөргән[2].

Театр карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1891 елда 12 яшьлек Хөсәенкули беренче тапкыр театраль тамаша — Мирза Фатали Ахундовның «Ленкоран ханлыгы вәзире» пьесасы буенча һәвәскәр актёрлар куйган «Хан Сарабский» исемле театраль куелышын күрә. Шуннан соң ул үзенә сәхнә тәхәллүсе итеп «Сарабский»ны сайлый.

1902 елда Нәриман Нәримановның «Шәмдән-бәк» пьесасы куелышында Рәсүл роле Сарабскийның беренче сәхнә тәҗрибәсе була. Соңрак ул Азәрбайҗан һәм Ауропа авторларының әсәрләре буенча спектакльләрдә уйнаса да, аның иҗади таланты Генри Гейнның «Альманзор»ындагы роленнән соң аеруча бәяләнә. Композитор Гозәир Хаҗибәков аның «Хиҗаз-и араби» мугамының искиткеч башкарылуын билгеләп үтә, шуннан соң аны үзенең 1908 елда «Ләйлә вә Мәҗнүн» операсы премьерасында төп рольгә сайлый. Сарабскийның чыгыш уңышлы була, киләсе 30 елда ул бу операда Мәҗнүн ролен якынча 400 тапкыр уйный. Бу рольдә ул Бакыда атналык спектакльләрдә һәм Тифлиста, Елизаветопольдә, Эриванидә, Владикавказда, Тәбриздә, Рәштә һәм Тәһрандә гастрольләрдә чыгыш ясый. 1923—1926 елларда ул Шәмахыда театр труппасына һәм Агдамда драма театрына нигез сала.

Сәнгатьнең башка төрләренә керткән өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәрге чорда Сарабский өч пьеса яза: «Наданлык», «Кем эзли, шул таба» һәм «Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың». Ул җырлар, шулай ук балалар җырлары композиторы булып тора.

1936—1937 елларда Сарабский «Иске Бакы» китабын яза, анда тарихи һәм этнографик мәгълүмат белән беррәттән шәһәрнең бай музыка традицияләре турында да сөйли.

1940—1942 елларда Сарабский Азәрбайҗан дәүләт консерваториясендә опера һәм мугам укыта. Аның укучылары арасында Сара Гадимова һәм Шөвкәт Әләкбәрова кебек танылган җырчылар була[3].

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарабский 1945 елда тамак яман шешеннән үлә. Үлем алдыннан авырып ятканда ул опера җырчысы Әһиһәт Рзаева (аның белән сәхнәдә 15 ел чыгыш ясаган) белән очрашырга тели һәм аны «Ләйлә вә Мәҗнүн» ариясен җырлавын сорый. Аннан соң ул васыятенә бу ария тавышы астында күмелергә теләвен һәм нәкъ Рзаева аны башкарырга тиеш булуын өсти[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музыкальная энциклопедия. Гл. ред. Ю. В. Келдыш. Т 4. Окунев — Симович. 976 стб. с илл. М.: Советская энциклопедия, 1978
  2. The Memoirs of Actor Sarabski (1879—1945) by Farid Alakbarov. Azerbaijan International. Autumn 2002 (10.3).
  3. Гусейнкули Сарабский. Axtar.az
  4. Арабзанги азербайджанской сцены(үле сылтама)