Хөсәен Вәлиәхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәен Вәлиәхмәтов latin yazuında])
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Туган телдә исем Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов
Туган 22 декабрь 1950(1950-12-22)
ТАССР Әлмәт
Үлгән 27 гыйнвар 2020(2020-01-27) (69 яшь)
Казан, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Гыйльми исем: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Вәлиәхмәтов Хөсәен Хәсән улы (22.12.1950 - 27.01.2020) - журналист, мөхәррир, педагог, язучы, психология фәннәре кандидаты. Татарстан журналистлар берлегенең члены.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлиәхмәтов Хөсәен Хәсән улы 1950 елның 22 декабрендә Аксубай районы Кыязлы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1956 елда Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күчеп кайта. Хөсәен шунда урта мәктәпне тәмамлый, анда укыганда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен язып район газетасы, республика балалар матбугаты «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Ялкын» журналы битләрендә бастыра. Урта мәктәпне тәмамлагач, В.И. Ленин Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1973 елда тәмамлый. "Татарстан яшьләре газетасында мөхәррир булып эшли. 1977 елда Татарстан журналистлар берлегенең члены. 1982 елдан Матбугат Министрлыгында эшли. 1986-1989 елларда "Социалистик Татарстан" газетасында эшли. 1989 елда "Бизнес Татарстан" дигән рус-инглиз телендә журнал чыгара. 1989-1991 елларда Ленинградта политология иститунда укый. Икенче югары белем ала. Әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнүе шунда укыган елларда башлана. 1989 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Камышлы күл сагышы» дигән детектив язмалар җыентыгы басылып чыга. Политология институтын кызыл диплом белән тәмамлаган Х.Вәлиәхмәтов Казанга «Ватаным Татарстан» газетасының бүлек мөдире булып кайта. 1992 елдан республикада яңа оештырылган Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына эшкә күчерелә. Анда эшләгәндә рус һәм инглиз телләрендә чит илләрдә дә таралырлык «Бизнес в Татарстане» дигән журнал оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. 1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли. Бер үк вакытта фән һәм әдәби иҗат эше белән дә актив шөгыльләнә. Авторның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигъри цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе, «Юлда чыныккан уллар» дигән документаль повесте («Мәгариф», 2003), «И гомер» дигән романы («Мирас», 2000-2002 еллардагы саннар) һәм башка әдәби әсәрләре бар. 2003 елда Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый. Шуннан бирле Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында психология фәнен татарча укыта.1989 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем ала. Х.Вәлиәхмәтов — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Меңьеллыгы медале (2005)

Россиянең Мактаулы журналисты (2005)

Фидакарь медаль (2011)

Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2014)

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·        Иркен минем туган илем: балалар иҗаты тупламасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. —316. —18000 д.

·        Тамчылар: балалар иҗаты тупламасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 27-286. —10000 д. Иркен минем туган илем: балалар иҗаты тупламасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 20 б. — 8000 д.

·        Камышлы күл сагышы: детектив очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 96 б. — 3000 д.

·        Сәфәр чыгучылар өчен татарча-русча-инглизчә сүзлек-сөйләмлек. — Чаллы: КамАЗ, 1992. — 65 б. — 15000 д.

·        Юлда чыныккан уллар: докум. повесть. — Казан: Мәгариф, 2003. — 160 б. — 1000 д.

·        На службу призваны судьбой. — Казань: Дело, 1997. — 60 с. — 1000 экз. (Татар һәм рус теләрендә.)

·        Учебно-событийная деятельность в духовно-нравственном развитии личнос- ти: монография. — Казань: Татполиграф, 2003. — 120 с. — 1000 экз.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колыма күл сагышлары. Татарстан нәшрияты. 1998
  • И, гомер романы. Мирас журналы. 2000-2002 елларда бастырылган
  • Ләхет йорты, Казан журналы
  • Юлда чыныккан уллар. Мәгариф нәшрияты. 2003
  • Әмир машиналары. Сүз нәшрияты. 2010
  • Кояшлы малайлары. Шигырьләр җыентыгы. 2012
  • Кар каплаган эзләр. 2018
  • Сүзлекләр авторы һәм психологик фәне буенча хезмәтләр авторы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кто есть кто в Республике Татарстан // Казань. — 2000. — С. 326. Казанский университет (1804-2004): библиографический словарь. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2004. — С. 214.

Кто есть кто в Республике Татарстан. — Казань, 2005. — С. 435.

Татарстан. Портрет современника. Фотоальбом к 1000-летию Казани. — 2005. — С. 83.