Хөсәен Уразиков
Хөсәен Уразиков | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Хөсәен Ибраһим улы Уразиков |
Туган | 19 гыйнвар 1894 Сәфәр[d], Яңа Үзән өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 24 август 1977 (83 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Театр урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | артист, педагог |
Хөсәен Уразиков, Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (1894–1977) — драма артисты, режиссёр, драматург Татарстан АССР халык (1945), РСФСР (1950) атказанган артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасы Дергачев өязе (хәзерге Сарытау өлкәсе Дергачев районы) Сәфәр авылында туган[2]. Самар хәрби округы каршындагы татар музыка-драма студиясен беренчеләрдән булып тәмамлаган (1920). Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укый (Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, Гөлсем Камская, Асия Измайлова белән бергә).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хива, Бохара, Ташкент, Верный (Алма-Ата), Пишпек (Бишкәк), Ырынбур, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында эшли.
- 1930 елдан Казанда Татар академия театрында. 1944-1948 елларда режиссерлык вазифасын да башкара.
- 1936-1965 Казан театр укуханәсендә укыта[3].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Артист иҗат иткән төрле характердагы образларга тормышчанлык, халыкчанлык хас. Аларның бөтенесе диярлек шигърилеге, гадилеге, акыллы һәм бераз хәйләкәр булулары белән аерылып торалар.
Атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесасы Мөхәммәт Гали белән бергә язылып, 1945 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.
Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: Киршонның «Икмәк» (Хлеб), «Чудесный сплав» әсәрләрен тәрҗемә иткән.
Куйган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1936 «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт
- 1940 «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт (Кәшифә Тумашева белән бергә)
- 1941 «Идегәй» Нәкый Исәнбәт
- 1944 «Миңлекамал» Мирсәй Әмир
- 1948 «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
- 1948 «Диңгездәгеләр исәнлегенә» К. Лавренев
- 1956 «Зифа» Нәкый Исәнбәт
- 1962 «Банкрот» Галиәсгар Камал[4]
- 1966 «Хуҗа Насретдин»
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхмәди — «Кара тап» Габдулла Капкаев, Хөсәен Уразиков — Әстерхан театры, 1929
- Әптерәш — «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт
- Иманкол — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт
- Исламбай — «Бишбүләк» Таҗи Гыйззәт
- Биктимер — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт
- Вурм, Президент — «Мәкер вә мәхәббәт» Фридрих Шиллер
- Тихон — «Яшенле яңгыр» Александр Островский
- Лыняев — «Бүреләр һәм сарыклар» Александр Островский
- Коршунов — «Ярлылык гаеп түгел» Александр Островский
- Җиһанша, Ишан — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Мисбах хаҗи — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Юныс хаҗи — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал
- Васин — «Рус кешеләре» Константин Симонов
- Глостер — «Король Лир» Уильям Шекспир
- Цыганов — «Варварлар» Максим Горький
- Коломийцев — «Соңгылар» Максим Горький
- Бикәмәт — «Зифа» Нәкый Исәнбәт
- Закир — «Бертуган Таһировлар» Фатих Хөсни
- Шәйх-Әбу — «Фатыйма Сабри» С. Җамал һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1945 Татарстан АССРның халык артисты
- 1950 РСФСРның атказанган артисты
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://wikimapia.org/39645859/ru/%D0%A2%D0%B5%D0%B0%D1%82%D1%80%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F-%D1%83%D0%BB-13
- ↑ Сарытау өлкәсе яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы сайты(үле сылтама)
- ↑ Театр белешмәлегендә, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-23
- ↑ Сценическая интерпретация комедий Г. Камала(үле сылтама)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- М. Арсланов. Хөсәен Уразиков. Тормышы һәм иҗаты. Казан: ТКН, 1986.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 19 гыйнвар көнне туганнар
- 1894 елда туганнар
- Яңа Үзән өязендә туганнар
- 24 август көнне вафатлар
- 1977 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- ТАССР халык артистлары
- РСФСР атказанган артистлары
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Шәхесләр:Әстерхан татар театры
- Шәхесләр:Мәскәү татар театры
- Камал театры актерлары
- Татар артистлары
- Режиссёрлар
- Татар драматурглары
- Тәрҗемәчеләр
- Укытучылар