Хөсәен Әхмәтов
Хөсәен Әхмәтов Хөсәйен Әхмәтов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов |
Туган | 6 гыйнвар 1914 Баймак районы Чыңгыз авылы |
Үлгән | 8 гыйнвар 1993 (79 яшь) Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Рәүфә Фатыйх кызы |
Балалар | улы Морат, кызлары Зөлфирә, Гөлнара |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Хөсәен Әхмәтов (Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов, баш. Хөсәйен Фәйзулла улы Әхмәтов) – композитор, РСФСР халык артисты (1990), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1968). БАССР композиторлар берлеге рәисе (1948-1953).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1914 елның 6 гыйнваренда Ырынбур губернасы Орски өязе (хәзерге БР Баймак районы) Чыңгыз авылында туган. Баймакта тау-сәнәгать мәктәп-техникумын тәмамлый. Казанда музыка техникумында эскрипкә сыйныфында укый. Салих Сәйдәшев композиторлыкка укырга киңәш итә.[1] Мәскәү консерваториясенең милли бүлеген (1932-1936, җыр сыйныфы; 1936-1941; 1944, композиторлар сыйныфы) тәмамлый. Уфада радиокомитетта музыка мөхәррире (1941-1944), филармониянең сәнгать җитәкчесе (1946-1974), БАССР композиторлар берлеге идарәсе рәисе (1948-1953), БАССР хор җәмгыяте рәисе (1976-1987) булып эшли.
Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Мәскәүнең Кызыл Пресня районы укчы батальонына снайпер итеп билгеләнә. 3 айдан үпкә авыруы көчәеп, Уфага кайтырга мәҗбүр була.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Озын көйләр белгече. «Төнге Урал» исемле беренче милли классик романсын (Кадыйр Даян сүзләренә) яза. 100 халык көенең, 400 җыр һәм романсның ноталары авторы. 12 вокал шәлкем, 18 баллада, 4 поэма яза.
Төп хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Елъязма» симфониясе (1947);
- «Советская Башкирия» (1950) документаль фильмына музыка (Рәүф Мортазин белән бергә)
- «Ал да нур чәч халкыңа» романсы (Шәехзадә Бабич сүзләренә)
- «Тау бөркете» балеты (Уфа, 1954, Нариман Сабитов белән бергә)
- «Рус халкына мәдхия» кантатасы (1954, Хәниф Кәрим сүзләренә Мәскәүдә «БАССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге» (1955) өчен махсус язылган)
- оркестр өчен сюиталар (1952, 1963)
- кыллы квартет (1963)
- кыллы оркестр, гобой, арфа һәм бәрмә кораллар өчен сюита (1967)
- «Замандашлар» операсы (Уфа, 1971, Баязит Бикбай либреттосы)
- «Биш шигырь…» вокал шәлкеме (1981, М. Акмулла сүзләренә)
- «Нәркәс» операсы (Илшат Юмагулов трагедиясе нигезендә) (вафатыннан соң, 1994 елда улы Морат Әхмәтов сәхнәгә куя)[2]
- «Пушкиниана» (А.С. Пушкин сүзләренә) шәлкеме
- «Рус лирикасы» һәм «Фарсы иле мотивлары» (Сергей Есенин сүзләренә) шәлкеме
- М.Ю. Лермонтов сүзләренә вокал шәлкем
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хатыны Рәүфә фатыйх кызы, табиб
- Улы Морат Әхмәтов, композитор
- Кызы Зөлфирә, табиб, профессор
- Кызы Гөлнара, музыка белгече
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уфа филармониясе композитор исемен йөртә (2009 елдан)
- Баймак районында композитор Хөсәен Әхмәтовның 100 еллыгын билгеләделәр[3]
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уфаның Совет мәйданында корылган курантларга көй итеп Х. Әхмәтовның «Уфа-гүзәл башкала» вальсы алына.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1957)
- Салават Юлаев премиясе (1968) – җырлар шәлкеме өчен
- РСФСР халык артисты (1990)
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1974)
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1949), (1954)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (иҗади портретлар). Уфа, 1987.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уфа филармониясе сайты 2014 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
- Кино-театр.ру сайты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Күгәрчен районы мәдәни бүлеге, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-25
- ↑ БР мәдәни тормышы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-25
- ↑ Башинформ
- 6 гыйнвар көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Баймак районында туганнар
- 8 гыйнвар көнне вафатлар
- 1993 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Infobox person using numbered parameter
- РСФСР халык артистлары
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Югары уку йортларын тәмамлаучылар
- Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар
- Иҗади берлекләр рәисләре
- БАССР композиторлар берлеге рәисләре
- ССРБ композиторлары