Эчтәлеккә күчү

Хөтбә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөтбә latin yazuında])
Хөтбә
 Хөтбә Викиҗыентыкта

Хөтбә (гарәп. خطبة‎‎) – Исламда Җомга намазы вакытында һәм бәйрәмнәрдә (Корбан гаете, Ураза гаете һ.б.), шулай ук аерым очракларда (корылык, уңышсызлык, ачлык, яисә мөселман армиясенең җиңүе һ.б.) имам тарафыннан укыла торган вәгазь. Гадәттә, хөтбә Аллаһ тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне искә алудан башлана[1][2].

Җомга намазы алдыннан хөтбә барышы

Беренче хөтбәләр Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан аның кардәшләре арасында укыла. Аларда ул потларга табынудан баш тартырга һәм бердәнбер илаһка — Аллаһка ышанырга чакыра. Мәдинәгә күченгәннән соң, вәгазьләрнең төсмере алышына. Аларда шәхси һәм иҗтимагый сорауларны чишү мәсьәләләре өстенлек ала башлый. Пәйгамбәр тарафыннан, аеруча җомга намазы алдыннан һәм бәйрәм намазларыннан соң әйтелә торган хөтбәләр төрле хәдисләр җыентыкларына кертелгәннәр[3]. Танылган вәгазьләренең берсе — Мөхәммәт пәйгамбәрнең хушлашу хаҗы вакытында әйтелгән вәгазь.

Урта гасырда хәлифәнең яки җирле җитәкченең сәламәтлеге өчен дога кылу да хөтбә булган[1].

2014нче елда Габдел-Газиз патша университеты (Согуд гарәбстаны) янындагы «Милли диалог үзәге» хезмәткәрләре үткәргән социологик тикшеренүдә хәбәр ителгәнчә, сораштырылганнарның яртысыннан артыгы хөтбәләрнең эчтәлеген истә калдырмый, а өчтән ике өлештән артыгы җомга хөтбәләре аларның тормышына тәэсир ясый, дип исәпли. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере хөтбә сөйләүчеләр аларны шәхси һәм иҗтимагый тормышта уңай гамәлләргә этәрә дип исәпли[4].

Хөтбә гадәттә Аллаһны һәм аның илчесен мактаудан башлана. Җомга хөтбәсе ике өлештән тора, аларның арасында мулла мөнбәрдә утыра. Тәҗрибәле имам-хатыйб вәгазен рифмалы проза рәвешенә кертә ала.

Җомга намазларында хөтбә әйтелү мәҗбүри,[5] ә бәйрәм намазларыннан соң сөннәт гамәл булып санала.

Хөтбәнең беренче өлеше — тәрбияви, ә икенче, кыскарак өлеше — барлык мөселманнар өчен дога рәвешендә.

  1. 1 2 БСЭ, 1978
  2. Новиков, 1985
  3. MUSTAFA BAKTIR, 1998
  4. Более половины прихожан мечетей не помнят содержания хутб. Ислам News (2014-03-20). 2014-03-20 тикшерелгән.
  5. MUSTAFA BAKTIR. HUTBE // TDV İslâm Ansiklopedisi(төр.). — TDV İslâm Araştırmaları Merkezi, 1998.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]