Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев
Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев | |
---|---|
Туган | 1871 Аубаткан, Тара өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе |
Үлгән | 18 август 1937 Симәй, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР[1] |
Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтев (Хөҗҗәтелхәким бине Давыт бине Мәхмүт бине Ниязмөхәммәт бине Мәхмүт әл-Мәхмүди әт-Тарави, 1871, Аубаткан, Тара өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе — 18 август 1937, Симәй, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР[1]) — мөселман дин эшлеклесе, журналист, «Ислах көтепханәсе» журналының баш мөхәррире, ҮМДНнең Голәмәләр шурасы әгъзасы (1926). Мөселман хокукына, мөселман җәмгыятен модернизацияләүгә караган хезмәтләр авторы.
1906 елда Габдулла Тукай матбугатта аның белән берничә тапкыр бәхәсләшүе булган. [2][3][4]
1906 елда Петербургта Габдеррәшит Ибраһим тарафыннан нәшер ителгән "Өлфәт" газетасына берничә мәкәлә язганы бар. [5]
1910-1912 елларда Акмулла шәһәренең икенче мәхәлләдә имам вә мөдәрис хезмәтен башкарган, китаплар белән сәүдә иткән. Шәһәрнең бер бае арасында низах чыгып, тегесе полициягә донос язу аркасында имамлыктан китәргә мәҗбүр булган. [6]
1914-1917 елларда Уфаның Галия мәдрәсәсендә укыткан. 1917 елда Казанда чыга торган "Мөшәвәрәт" мөселман календарендә Омскиның имамы Ниязмөхәммәт Сөләйманов турында истәлекләре чыга. [7]
1917 елда кыска вакыт өчендә вакытлы мөфти булганы булуы билгеле. Бу вазыйфага билгеләнүнен тәнкыйтьләп Фатих Әмирхан мәкәлә язган. [8]
1918 елдан Үзәк диния нәзәрәтендә казый булып сайлана.
Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1901 елда Казанда Интикъад әл акъваль балтихокук фи тәҗвиз әл никах балталикъ 2019 елның 22 июнь көнендә архивланган. исемле китабы басылган.
- 1906 елда Петербургта "Мисбах әл залим..." исемле китабы басылган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 https://ru.openlist.wiki/Махмудов_Худжательхаким_Даудович_(1871)
- ↑ «Заманымызның әдиб вә мөхәррирләренә гаид» мәкаләсенә гаид
- ↑ Җавабә җаваб
- ↑ «Өлфәт»кә җавап
- ↑ Сибириядә “Тара” шәһәрендә яңа бер тәшбис. Сибирияле Х. Махмудов Өлфәт, 1906, №51
- ↑ Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдевнең “Кояш” гәзитендә басылган хаты. “Кояш” газетасы 1913 ел, 14 гыйнвар, №24
- ↑ Мәрхүм Нияз Мөхәммәд әфәнде Сөләйманоф
- ↑ Вакытлы мөфти. «Кояш» газетасы, 1917 ел, 23 март (1096 нчы сан) «Фатих» имзасы белән басылган. Духовное наследие: поиски и открытия / под ред. И.Г. Гумерова. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – Вып. 2.