Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты
Халыкара исем
Kabardino-Balkarian State University named after H. M. Berbekov
Нигезләнгән 1957
Ректор Юрий Камбулат улы Альтудов
Адрес 360004, КБР, Нальчик, Чернышевский ур., 173
Сайт kbsu.ru
Баш уку корпусы

Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты (КБДУ, рус. Кабардино-Балкарский государственный университет имени Х. М. Бербекова, КБГУ) — Кабарда-Балкария башкаласы Нальчик шәһәрендә урнашкан классик университет. 1957 елда нигезләнгән. 1996 елда югары уку йортына вузның беренче ректоры Хатута Мут улы Бербеков исеме бирелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Путин КБДУ студентлары белән, 2001

1924 елда Нальчикта, соңыннан медицина факультетына бирелгән бинада Ленин уку шәһәрчеге (ЛУШ) ачыла[1][2]. 1925 елда ЛУШта медтехникум, шулай ук тракторчылар курслары, авыл хуҗалыгы мәктәбе, совет-фирка мәктәбе эшли[3][4].

1931 елда ЛУШ базасында педагогика эшче факультеты эшли башлый. ЛУШ Ленин фирка уку шәһәрчеге итеп үзгәртеп корыла, 1936 елда ябыла.

1932 елның 7 июлендә КПССның Кабарда-Балкар өлкә комитеты үтенече буенча Педагогия институты ачыла.

Пединститут базасында 1957 елда Кабарда-Балкар дәүләт университеты оештырыла. Университет составында 4 факультет була:

  • тарих-филология,
  • физика-математика,
  • инженер-төзүчеләр,
  • авыл хуҗалыгы

Барлыгы 21 кафедрада мәктәп укытучылары, шул исәптән пединститутта әзерләнми торган чит телләр укытучылары, шулай ук инженер-төзүчеләр һәм агрономнар белем ала.

Квалифицияле белгечләр әзерләүдә һәм фәнни тикшеренүләр үткәрүдә зур өлеше өчен Кабарда-Балкар дәүләт университеты 1982 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1996 елның 30 декабрендә КБР президенты указы белән югары уку йортына вузның беренче ректоры будып эшләгән Хатута Мут улы Бербеков исеме бирелгән.

КБДУ Кабарда-Балкар республикасының әйдәп баручы фәнни, белем бирү, мәгълүмати, социомәдәни үзәкләренең берсе булып тора, ел да ике меңләп белгеч әзерләп чыгара, җиһазланышы буенча Россиянең башка классик университетлары арасында алдынгы урында тора.

Исем үзгәрү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин уку шәһәрчеге (1924—1931)
  • Педагогика эшче факультеты (1931—1932)
  • Кабарда-Балкар дәүләт педагогика институты (КБДПИ) (1932—1957)
  • Кабарда-Балкар дәүләт университеты (1957—1982)
  • Халыклар Дуслыгы орденлы Кабарда-Балкар дәүләт университеты (1982—1996)
  • Х. М. Бербеков исемендәге Халыклар Дуслыгы орденлы Кабарда-Балкар дәүләт университеты (1996—х. в.)

Күпбаскычлы укыту системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Путин КБДУ укытучылары белән, 2001

КБДУда күпбаскычлы укыту системасын кертү өчен юридик нигез булып, РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 10 сентябрендәге «Кабарда-Балкария Республикасында һөнәри белем бирү системасын камилләштерү турында» 1153нче номерлы карары тора[5][6], әлеге карар нигезендә университет составына 6 көллият һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү институты (оештыру-хокукый нигездә бердәм юридик зат буларак) кертелә.

КБДУның үзендә бу системаны 30 төрдәге белгечлек буенча әзерләүче 12 факультет, 2 институт, ординатура, интернатура, укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институты, тармакара квалификация күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү төбәк үзәге, шулай ук махсус урта һәм югары уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү факультеты дәвам итә.

Университетның урта һөнәри уку йортлары белән интеграциясе системасы белем бирү процессының күп баскычлы булуын һәм өзлексезлеген тәэмин итә, белем бирүнең сыйфатын һәм белгечләр әзерләү дәрәҗәсен яхшыртуга, университет галимнәренең фәнни-тикшеренү учреждениеләре галимнәре белән элемтәләрен көчәйтүгә һәм тирәнәйтүгә, белем бирү процессы белән идарә итүгә, университетның төбәкнең башка мәгариф учреждениеләренә йогынтысын тәэмин итүгә ярдәм итә.

Университетта:

  • урта һөнәри белем бирү идарәсе
  • ректор каршындагы урта һөнәри белем бирү буенча фәнни-методик үзәк [7]
  • гуманитар һәм социаль-икътисадый дисциплиналар буенча цикл комиссиясе, 6 кафедра булдырылган.

Кайбер көллиятләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары югары белемне кыскартылган срокларда алырга мөмкин. Көллиятләрдә һәм лицейда 500дән артык укытучы эшли.

Халыкара эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабарда-Балкар дәүләт университеты 1966 елдан чит илләр өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Чит ил студентлары белән эшләү дәверендә чит илләр өчен 1500 гә якын белгеч әзерләнгән.

Халыкара эшчәнлек КБДУ эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. КБДУның халыкара эшчәнлеген үстерүнең өстенлекле юнәлеше — мәгарифне интернационализацияләү һәм халыкара хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләү, шулай ук КБДУны дөнья мәгълүмат киңлегендә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләүгә сәләтле заманча мәгариф, фәнни һәм мәдәни үзәк буларак таныту.

Университетның халыкара эшчәнлек өлкәсендә иң мөһим бурычы — үзара файдалы халыкара хезмәттәшлекне оештыру өчен чит ил партнерларын эзләү.

Хәзерге вакытта КБДУ белән фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләгән төрле илләрнең дәүләт һәм башка структуралары белән сөйләшүләр алып барыла. КБДУ Иордания, Төркия, Сүрия кебек традицион партнер-илләр белән элемтәләрен саклап калган, шулай ук Һиндстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан кебек илләрдән килгән студентлар контингентын киңәйткән.

Бүлекчәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КБДУның китапханә фондында бүгенге көндә 1,5 млн.нан артык саклау берәмлеге, шул исәптән 2000 уникаль басма бар. 1998 елдан башлап, «АИБС» электрон автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы кертелә, электрон китапханә формалаша.

КБДУның шәхси исәпләү машиналары паркы 980 берәмлек тәшкил итә. Белем бирү процессы 50 компьютер һәм өч мультимедиа классында башкарыла. Компьютер техникасының бөтен паркы университет локаль челтәренә берләштерелгән, глобаль Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге бар, аңа университет телемедицина үзәге дә кушылган.

Университетта 17 белгечлек буенча докторлык диссертацияләре яклау өчен 8 һәм кандидатлык диссертацияләре яклау өчен 1 диссертация советы эшли.

КБДУда фәнни тикшеренүләр 33 төп фәнни юнәлеш кысаларында 132 төп тема буенча 92 кафедрада, 2 фәнни-тикшеренү институтында һәм Бөтенроссия физик тәрбия һәм спорт фәнни-тикшеренү институты филиалында, 20 фәнни-тикшеренү лабораториясендә һәм «Марс» ОКТБда башкарыла.

Көллиятләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Медицина көллияте
  • Мәгълүмати технологияләр һәм икътисад көллияте
  • Педагогика көллияте
  • Дизайн көллияте

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Медицина факультеты

Институтлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыкара белем бирү югары мәктәбе
  • Архитектура, төзелеш һәм дизайн институты
  • Социаль-гуманитар институт
  • Педагогика, психология һәм физик тәрбия-спорт белеме институты
  • Информатика, электроника һәм робототехника институты
  • Хокук, икътисад һәм финанслар институты
  • Физика һәм математика институты
  • Химия һәм биология институты
  • Квалификация күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү институты
  • Стоматология һәм теш-бит хирургиясе

Фәнни журналлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «АBСЕ»[8]
  • «Известия КБГУ»[9]
  • «Кавказология»[10]
  • «Язык: история и современность»[11]
  • «Актуальные проблемы права и экономики»

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатута Мут улы Бербеков (1957 — 1965)
  • Камбулат Нәүрүз улы Керефов (1965 — 1973)
  • Владимир Калим улы Тлостанов (1973 — 1994)
  • Барасби Сөләйман улы Карамурзов (1994 — 2015)
  • Юрий Камбулат улы Альтудов (2015 — х. в.)

Билгеле студентлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Төркем:Кабарда-Балкар дәүләт университетын тәмамлаучылар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Страницы истории Кабардино-Балкарского Государственного университета им. Х.М. Бербекова. xn--80ac0azac.xn--p1ai. әлеге чыганактан 2017-03-24 архивланды. 2017-03-23 тикшерелде.
  2. Завет от поколения к поколению | Официальный сайт Кабардино-Балкарской правды. kbpravda.ru. әлеге чыганактан 2017-03-24 архивланды. 2017-03-23 тикшерелде.
  3. Государственные архивы Кабардино-Балкарской республики. Путеводитель. 2005. guides.rusarchives.ru. әлеге чыганактан 2017-03-24 архивланды. 2017-03-23 тикшерелде.
  4. Город Нальчик. www.climbingclub.ru. 2017-03-23 тикшерелде.
  5. О совершенствовании системы профессионального образования в Кабардино-Балкарской Республике. www.edu.ru. әлеге чыганактан 2016-09-17 архивланды. 2016-08-21 тикшерелде.
  6. О совершенствовании системы профессионального образования в кабардино-балкарской. russia.bestpravo.com. әлеге чыганактан 2016-09-22 архивланды. 2016-08-21 тикшерелде.
  7. СПО КБГУ. spo.kbsu.ru. әлеге чыганактан 2018-04-26 архивланды. 2018-04-25 тикшерелде.
  8. Актуальные вопросы современного естествознания | Кабардино-Балкарский государственный университет имени Х.М. Бербекова. kbsu.ru. 2018-04-24 тикшерелде.
  9. Главная страница. izvestia.kbsu.ru. 2018-04-24 тикшерелде.
  10. Электронный журнал «Кавказология» | Кабардино-Балкарский государственный университет имени Х.М. Бербекова. kbsu.ru. 2018-04-24 тикшерелде.
  11. Язык: история и современность. em.kbsu.ru. 2018-04-24 тикшерелде.