Эчтәлеккә күчү

Цыси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цыси latin yazuında])
Сурәт
Ватандашлык  Чиң династиясе
Посмертное имя 孝欽顯皇后[1] һәм ᡥᡳᠶᠣᠣᡧᡠᠩᡤᠠ ᡤᡳᠩᡤᡠᠵᡳ ᡳᠯᡝᡨᡠ᠋ ᡥᡡᠸᠠᠩᡥᡝᠣ
Кана белән язылган исем せいたいこう[2]
Туу датасы 29 ноябрь 1835(1835-11-29)[3][4]
Туу урыны Пекин
Үлем датасы 15 ноябрь 1908(1908-11-15)[3][4] (72 яшь)
Үлем урыны Императорский город[d], Пекин
Күмелү урыны Восточные гробницы Цин[d]
Кабер сурәте
Ата Хуэйчжэн из рода Ехэнара[d]
Кардәш Чуньсянь[d], Гуйсян[d] һәм Fuxiang[d]
Ире яки хатыны Айсиньгьоро Ичжу[d]
Балалар Айсиньгьоро Цзайчунь[d][5]
Ыруг Айсиньгьоро[d]
Һөнәр төре сәясәтче, правящая королева, рәссам, монарх, фотограф
Башкарган вазыйфа list of consorts of rulers of China[d]
Реестр Восьми знамён маньчжурское синее с каймой знамя[d]
Архивлары саклана National Museum of Asian Art[d] һәм Смитсон институты[d]
Әсәрләр җыентыгы Миннеаполис сәнгать музее[d], Fralin Museum of Art[d], Гарвардский художественный музей[d], Arthur M. Sackler Museum[d], Император сарае музее[d] һәм Национальный музей в Варшаве[d]
Бүләкләр
орден Святой Екатерины орден Драгоценной короны
Сурәтләнә The Empress Dowager, Tze Hsi, of China[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Empress Dowager Cixi
 Цыси Викиҗыентыкта

Цыси́, Цы Си (кит. 慈禧, (1835 елның 29 ноябре — 1908 елның 15 ноябре, Пекин) — Чиң династиясенең тол калган Бөек императрицасы, ул 1861 елдан 1908 елга кадәр югары хакимиятне үз кулында тоткан. Император Ичжуның («Сяньфэн» девизы астында идарә иткән) җариясе, аннары аның икенче хатыны (тәхет варисы Цзайчунь туганнан соң) булган.

1861 елдан 1873 елга кадәр (кечкенә улы Цзайчунь янында) һәм 1875 елдан 1889 елга кадәр (кечкенә туганы һәм уллыкка алынган улы, император Цзайтянь янында) регент булган. 1898 елда, дәүләт түнтәрелешеннән соң, ул янә барлык влачны үз кулына туплаган[6].

Цыси (маньчжурча Ниласы) 1835 елның ноябрендә маньчжур мандарины гаиләсендә туа. Популяр легенда буенча, ул 29 ноябрьдә туган һәм туганда аңа Сяодэ Ланьхуа (кыт. традицион 小的蘭花, гадәти 小的兰花, пиньинь Xiǎode Lanhuà — «кечкенә орхидея») яки Юй Ланьхуа (кыт. традицион 玉蘭花, гадәти 玉兰花, пиньинь Yú Lanhuà — магнолия, сүзгә-сүз тәрҗемәсе белән нефрит орхидеясе) кушаматларын биргәннәр. Кызны Тун Цзя исемле яшь, нечкә буйлы хатын тудырда. Сигез яшь тулганда, 1843 елның 7 октябрендә, Цыси гаиләсе белән Пекиннан китә.

Император тәхеткә утырганнан соң, империя буенча кәнизәкләргә кандидатлар сайлау кампаниясе башлана. Маньчжур кабиләләреннән билгеле бер социаль статуска ия булган яшүсмер кызларның ата-аналары закон буенча кызларын балигъ булу яшенә җиткәч теркәргә тиеш. Малайлар һәм кызларны аерым тәрбияләү теләсә нинди романтик мөнәсәбәтләргә киртә булып хезмәт итә. Кем баласын патшадан рөхсәт сорамыйча кияүгә чыгара икән — ата-аналарга каты җәза куркынычы яный[7]. 1852 елның 14 июнендә, «Сяньфэн» девизы астында идарә иткән император сараенда кәнизәкләр конкурсын уңышлы узганнан соң, Цыси Кытай хакимнәре сараена, Пекиндагы «Тыелган шәһәргә» керә, бишенче, түбән кәнизәкләр, дәрәҗәсенә эләгә.

Цыси үзенең нәсел исеме Ехнара белән билгеле булган. 1854 елда ул дүртенче класслы кәнизәк (бинь), ә 1856 елда өченче класс (фей) дәрәҗәсенә күтәрелгән. Табигатьтән акыллы булганлыктан, үзеннән бер яшькә кечерәк булган, ләкин императорга варис таба алмаган императрица Циань белән дуслашкан. Кайбер чыганаклар буенча, ул императрицаның гомерен шәраб бокалындагы агуны тану белән коткарган. Император варис кирәк дип карар кылгач, императрицага кәнизәк сайларга тәкъдим иткән, һәм Циань Цысины сайлаган. Шулай итеп, ул Кыйммәтле кәнизәкләр дәрәҗәсенә күтәрелгән (икенче, императрицадан соң).

1856 елда Цыси малай таба, аңа Цзайчунь дип исемлиләра. Күп кенә тарихчылар баланың чынлыкта Чуин исемле яшь хезмәтче кыздан туган, ул туганнан соң шунда ук үтерелә, дип саныйлар Аның тәхет варисының әнисе буларак статусы Цысинең сарайдагы йогынтысын арттыра. Әкренләп император аңа күбрәк вәкаләтләр бирә, һәм ул, асылда, Кытайның хакиме була[8].

1861 елның августында, үлеме алдыннан, каты авыру император сигез югары түрәне, шул исәптән Сушунны һәм беренче дәрәҗәдәге Цзайюань һәм Дуаньху кенәзләрен җыя. Алар алдында император биш яшьлек улы Цзайчунны тәхет варисы итеп билгели. Ләкин түрәләр (сановниклар) Цысинең хакимиятен чикләүгә ирешәләр: хәле бетә барган хаким ике указ чыгарырга ризалаша. Берсе аларны үзе үлгәннән соң Регентлык Советы әгъзалары итеп билгели, ә икенчесе Цысигә улының гамәлләрен тәхет варисы буларак контрольдә тотуны тыя. Сушунь Цысидән бөтенләй котылырга тырыша һәм императордан аны үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итәргә өнди. Ләкин указларның гамәлдә булуы өчен, аларда Бөек Император мөһере (пичәте) булырга тиеш. Пичәт Цыси кулында булган. Мөһер аның кулында булганлыктан, ул заговорчылар белән килешү төзү мөмкинлегенә ия була. Цысинең Сушунны ничек алдавы турында күп версияләр бар. Гун принц, әгәр сүз куешучылар (заговорчылар) җиңсә, сарайда влачын югалтудан куркып, Цыси ягында булган һәм аңа булышкан.

«Сяньфэн» девизы астында идарә иткән император Ичжу 1861 елда вафат була. Беренче указ буенча, Сяньфэн императорының улы Цзайчунь «Тунчжи» (бергә идарә итү) девизы астында тәхет варисы итеп игълан ителә. Икенче указ буенча, Цыси һәм Цыаньга «императрица хатын-кызы» титулы бирелә. Императрица хатын-кызы Цыань һәм Цыси хаклы рәвештә регентлар булалар. Сушунь Пекинда Көнбатыш базарында җәзалап үтерелә, анда аны ачык арбада китерәләр. Цзайюань һәм Дуаньхуага үз-үзенә кул салу җәзасе бирелә[6].

Ике хатын-кыз да тигез сәяси хакимияткә ия иде, ләкин Цыанның статусы югарырак була, һәм ул яшь император белән шөгыльләнгән. Яшь император аны әнисенә караганда күбрәк тыңлый торган булган. 1881 елның 8 апрелендә Цыан азык-төлек белән агуланудан үлә. Тәнкыйтьчеләр регентның үлемен Цыси белән бәйлиләр, чөнки аның үлеменнән берничә сәгать элек Цыанга парда пешерелгән дөге коймаклары җибәргәнлеге билгеле була. Үтерүнең сәбәбе булып янәсе Цыань көтмәгәндә Цыси бүлмәсенә кереп, яңа туган баланы тапкан очрак дип фаразлана (шул ук вакытта Цыси билгесез авыру аркасында берничә ай кешеләргә күренмәгән). Цыан үлгәннән соң, императрица Цыси бердәнбер регент була. Цыси регентлыгы варис Цзайчунь 17 яшенә кадәр дәвам итәргә тиеш була, Варис азгын тормыш рәвеше алып барган, сексуаль оргияләргә һәвәслек үстергән. Ул балигъ булгач, Цыси декрет чыгара, анда аның регентлыгы тәмамланган һәм ул хакимиятне варисына тапшыра, дип хәбәр ителә. Ләкин 1874 елның декабрендә «Тунчжи» девизы астында идарә иткән Цзайчунь мөрәҗәгать бастыра: «миңа бу айда чәчәк йоктыру бәхете елмайды». Ул вакытта таралган ышану нигезендә, чәчәк белән авырган кешене аллалар билгели. Венерик авырулар аркасында көчсезләнгән организмы озак вакыт авыруга каршы тора алмаган, һәм ике атнадан да кимрәк вакыттан соң варис үлгән[8].

Император Гуансюй

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цыси сайлау хокукы дүрт яшьлек Цзайтянь, принц Чун һәм Цысиның сеңлесе Ваньчжэньның улы булуында нык тора. Шулай Цыси үз нәселен император нәселе белән ныгыта. 1875 елның 25 февралендә Цзайтянь Гуансюй исеме астында император дип игълан ителә, аның девизы «Данлы варислык» була.

Император Гуангсюй

1886 елда императорга 19 яшь тула. Цыси Гуансюйны сәяси тәрбиядән азат дип игълан итә һәм үзенең җәйге сараена китә. Шулай да, ул сарай эшләрен игътибар белән күзәтүен дәвам итә, тугры хезмәтчеләрдән барысын да аңа хәбәр итүләрен таләп итә һәм императорның гамәлләрен күзәтеп тора. Аның ризалыгы булмаганда бернинди документ та раслана алмый.

1889 елның мартында Цыси шәхсән үзе император өчен хатын сайлаган. Ул яшь Лунь-Юй, регентның абыйсы генерал Гуй-Сянның кызы була. Бу аның нәселенең сарайдагы йогынтысын тагын да көчәйткән.

Император Цзайтяньнең прогрессив реформатор Кан Ювэй белән якынлашуы Цысине борчый, ләкин ул сарайның тулысынча үз кулында булуына ышанганлыктан, җитди нәтиҗәләр көтми. Цыси императорның «Йөз көнлек реформаларын» бик яклап бармый, ләкин аларга ачыктан-ачык каршы да тормый. Шуңа да карамастан, консерваторлар һәм реформаторлар арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләнә. 1898 елның 14 сентябрендә Юань Шикай Пекинга килә һәм император тарафыннан кабул ителә, ул аңа ышанып, реформаторларның Цысине җәйге сараенда кулга алу һәм аңа иң якын кешеләрне, шул исәптән Жунлуны җәзалап үтерү планнарын ачып бирә. Юань Шикай императорга тугрылык вәгъдә итә, ләкин заговор планын ача. Цыси шунда ук сарайга барып, Гуансюйдан тәхеттән баш тартуны таләп итә. Ул шулай ук император пичәтен дә ала. Кан Ювэй Япония консулы яклавы астында Шанхайга кача ала. 1898 елның 21 сентябрендә Гуансюй «Тыелган шәһәр» эчендәге Иньтай утравына җибәрелә, анда ул өй сагы астында кала. Цыси аны башка беркайчан да күздән ычкындырмый. Императорга хезмәт итүче евнухлар көн саен алышынып торалар, чөнки аларның берсе тоткынга карата кызгану хисе уятыр дип куркалар. Цыси императорның яраткан кәнизәге Чжэнь Фэйга утрауга баруны тыя. Цыси үзенә императордан үтенечләр, ялвару язуын таләп итә. Гуансюй сирәк, бары тик традицион бәйрәмнәр вакытында гына чыга[8].

Ихэтуань фетнәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Императрица фетнә вакыйгаларына карата икеле карашта була. Ихэтуань фетнәсе яки Боксёр фетнәсе иске Кытай патриархаль тормыш рәвешен җимерүгә каршы күтәрелә һәм ачыктан-ачык көнбатышка каршы юнәлешкә ия була; шулай ук алар Кытайны яулап алган Маньчжур династиясенә каршы чыгалар[9]. Формаль рәвештә, Цыси вакыйгаларның ничек баруына карап, әле бер якны яки әле икенчесен яклый. Хаким өчен иң мөһиме сарайда Маньчжур династиясенең мәнфәгатьләрен яклау иде. Күтәрелү башында, 1900 елның 28 маенда, Цыси фетнәне хуплау турында указ чыгара. Һәлак булган чит ил кешеләре өчен бүләкләр бирү тәкъдим ителә. 20 июньнән 14 августка кадәр Пекиндагы Легация кварталында камалыш дәвам итә, анда 900 чит ил кешесе һәм якынча 3000 кытай христианы урнашкан була. 1900 елның 21 июнендә Цыси ачыктан-ачык чит ил дәүләтләренә сугыш игълан итә. «Сугыш декларациясе» чыгарыла.

Императрицаның икейөзлелеге Циси. Карикатура

Ихэтуань фетнәсе маньчжур элитасы өчен чит ил гаскәрләреннән дә ким куркыныч тудырмый. Цыси чит ил гаскәрләрен җиңгәннән соң, кытайлар маньчжурларны юк итүгә күчәчәкләреннән курка, чөнки хөкүмәт гаскәрләре белән фетнәче кытайлар арасында туганлык мөнәсәбәтләре актив рәвештә барган була. Цыси ике як та, үзара дошманлашып, бер-берсен көчсезләндерерләр дигән өмет белән көтеп торырга була. Нәтиҗәдә, фетнәне бастыру өчен Цысигә ярдәмгә 8 чит ил гаскәрләре килә[10].

13 август төнендә коалиция көчләре Пекинга якынлаша. Цыси, бер көн алдан башкаладан китүдән үләргә өстен күрәм дип әйтсә дә, ашыгыч рәвештә әйберләрен җыя башлый. Император Гуансюй чит ил кулларына эләксә, императрица өчен куркыныч тудырырга мөмкин иде. Аны Цыси үзе белән алырга карар кыла. Цыси көнбатышка, Тайюань шәһәренә юллана, анда, кирәк булса, Сианьга барып җитә ала. Сиань табигый шартлар аркасында басып алучылар өчен авыр юл булган. Цыси гади киемнәр киеп, ябык паланкиналарда юлга чыгарга боерык биргән. Ул тырнакларын кисә һәм чәчләрен бәйли. 1900 елның 10 сентябрендә императрица кортежы Тайюаньга барып җитә, аннары Сианьга юл тота. Пекиндагы ут туктату турындагы сөйләшүләрдә Ли Хунчжан императрица йөзеннән чыгыш ясый. Цыси хәзер ачыктан-ачык Боксёр фетнәсен рәхимсез бастырырга чакыра. 1901 елның 7 сентябрьдә Сигез ил Альянсы белән йомгаклау беркетмәсе имзалана. Императрица кайтыу юлына чыга. Вэйфан шәһәрендә үзенең 66 еллыгын билгеләп үтә.

Цыси үзенең мотивлары һәм идарә итү стиле турында күп бәхәсләр тудыра, һәм күптән түгелгә кадәр ул киң таралган рәвештә рәхимсез диктатор, тәхетне узурпацияләүче, агулаучы һәм тиран буларак сурәтләнә. Бу караш коммунистик кытай тарихчылары арасында да, Гоминьдан яклы Тайвань тарихчылары арасында да популяр, алар аны Цин династиясенең җимерелүендә гаепле дип саныйлар.

Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры Наталья Ивановна Басовская сүзләренчә, Цыси «үз хакимиятенә куркыныч тудырырга мөмкин булган һәркемгә рәхимсез булган»[11], һәм шулай ук «хакимияткә чиксез омтылыш һәм хәтта гади кеше өчен дә гадәти булмаган рәхимсезлек» символы булган[9]. Замандашлары фикеренчә, үлем түшәгендә императрица үзенең озак идарә итү чорында илгә бернинди файда китермәгәнмен, дип әйткән[9].

Кайбер заманча галимнәр императрица Цыси идарә итүенә башкача карыйлар, аны империянең барлык проблемалары өчен гаепле дип санамыйлар, алар аның контроленнән тыш иде һәм аны үз чорының башка хакимнәренә караганда рәхимсезрәк итеп күрсәтмиләр.

Элеккеге һәм варислары белән чагыштырганда, Цысинең идарә итү чоры йомшак күренә. Аның дүрт дистә еллык абсолют хакимияте чорында сәяси корбаннары саны берничә дистәдән артмый, аларның күбесе императрицаны үтерү планын корган. Табигате буенча ул намуслы һәм бөтенләй рәхимсез булмаган кеше иде[12].

Императрица Цысиның замандашы, Кытайда 10 ай яшәгән һәм аның портретын ясаганда императрица белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегенә ия булган рәссам Катарина Карл «Императрица Цыси белән» дигән китап язган. Кереш сүздә китапны императрица белән аралашу тәҗрибәсе турында язырга мәҗбүр итүче сәбәп итеп, аның Америкага килгәч, газеталарда укыганын һәм ишеткәнен, әмма ул беркайчан әйтмәгән фикерләрне аңа таяганнарын күрсәткәне әйтелгән. Катарина үзенең китабында императрица Цысине үзенең хәле өчен шактый игелекле һәм игътибарлы хатын-кыз буларак тасвирлый. Императрица Катаринаның тасвирламасы буенча, зирәк акыл гына түгел, шулай ук «гадәттән тыш җәлеп итүчән шәхес» образын тудырган искиткеч тышкы кыяфәте, югары сөйкемлелеге һәм грациозлыгы да булган. Автор императрицаның этләргә һәм чәчәкләргә мәхәббәте, көймәдә йөрүләре, шулай ук аның традицион Кытай операсына, кальянга һәм Европа сигаретларына һәвәслеге турында язган. Шулай ук Катарина императрицаның гадәттән тыш тугрылыгы турында да телгә ала.

Балачактан ук Цыси бик кызыксынучан һәм яңа әйберләр өйрәнергә омтылган, бигрәк тә алар аңа файда китерсә. Мәсәлән, XIX гасырның беренче яртысында император йортында чит кытай теле һәм язуына карата бик нык нәфрәтләнгән башка югары дәрәҗәдәге маньчжур хатын-кызларыннан аермалы буларак, Цыси кытай телен яхшы укырга һәм язарга өйрәнгән, чөнки халыкның күпчелеге һәм урта һәм түбән дәрәҗәдәге түрәләр көндәлек тормышта кулланган теле маньчжур түгел, ә кытай теле булган. Цыси Цин элитасының теле буларак маньчжур теле көннәренең санаулы булуын һәм кытайлаштыруга каршы торуның файдасыз булуын сизгән. Кытай телендә иркен сөйләшүе тиз арада Цысигә авыру императорга көн саен Кытай дәүләтен идарә итүдә ярдәм итү өчен күп мөмкинлекләр биргән, тәрҗемә яки аңлашылмаучанлык мәшәкатьләре булмаган. Төрле очракларда император Сяньфэн Цысигә сарай истәлекләрен укырга һәм үз васыяте буенча истәлекләргә күрсәтмәләр калдырырга кушкан. Нәтиҗәдә, Цыси тиз арада дәүләт эшләрен һәм идарә итү сәнгатен яхшы үзләштергән.

Тышкы һәм эчке сәясәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярты гасырлык идарә итүенең нәтиҗәләре, чиксез, канкойгыч хакимият өчен көрәш белән тулы, берничә бастырылган фетнә, берничә җиңелгән сугыш, хөкүмәт хакимиятенең көчсезләнүе һәм илнең технологик һәм икътисади артта калуы була. Бу нәкъ менә Цысинең сәяси оппонентлары гамәлләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән фикер. Императрицаның мирасы үзенең төрлелеге һәм казанышларының бөеклеге белән аерылып тора.

Иң мөһиме, ул Кытайны Урта гасырлардан алып чыга һәм аны заманча чор иленә әйләндерә. Аның җитәкчелегендә ил заманча дәүләтнең барлык атрибутларына диярлек ия була башлый: тимер юллар, электр энергиясе, телеграф, телефон, Европа медицинасы, заманча армия һәм флот, тышкы сәүдә һәм дипломатиянең заманча ысуллары. Мәгариф системасы реформалаштырыла, Кытай матбугатына ирек бирелә. Авыртулы тән җәзасын бетергән, кызларның аякларын бәйләүне тыя һәм хатын-кызларга белем алу һәм эшкә урнашу хокукын биргән Цыси була. Үлеме алдыннан аның соңгы эше — гомуми сайлау хокукын кертү була. Прогрессив казанышлар, сәяси намуслылык һәм шәхси батырлык ягыннан, императрица Цыси дөньяда бик аз кеше генә тиңдәш булган үрнәк күрсәтә[13] .

Цыси тарафыннан читләштерелгән император Цзайтянь («Гуансюй» девизы астында идарә иткән) аның алдыннан бер көн алдан үлгән (бәлки, аның боерыгы буенча агулангандыр); аның урынына ике яшьлек Пу И килгән. Кытай монархиясе императрицадан озак яшәмәгән; 1911 елда Синьхай революциясеннән соң Цин династиясе бәреп төшерелгән[14].

Популяр мәдәнияттә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Пекинда 55 көн» (1963) фильмында Цыси ролен Флора Робсон уйный.
  • Ли Ханьсянның «Императрица хатын-кыз» (Гонконг, 1975) һәм «Соңгы давыл» (Гонконг, 1976) фильмнарында, шулай ук Бертолуччиның "Соңгы император " (1987) фильмында Цыси ролен Лиза Лу Янь уйный.
  • Кинода Цыси ролен башкарган тагын бер танылган актриса — Лю Сяоцин (Liu Xiaoqing) Ул үз персонажын Ханьсянның zh (火烧圆明园) (1983), «Пәрдә артындагы» (1983) һәм «Императрица хатын-кыз» (1989 фильмнарында, шулай ук Тянь Чжуанчжуанның «Соңгы евнух» (1991) фильмында башкарган.
  • Француз-япон анимацион сериалының «Twins of Destiny» (1991) төп кире персонажы
  • Американың "Корра риваяте « (Легенда о Корре») (2012—2014) анимация телесериалында ул Җир патшалыгы патшабикәсенең прототибы булып хезмәт итә.
  • «Мужская школа, в атаку!» (Sakigake!! Otokojuku) анимесының 6 нчы эпизодында рәхимсез уеннары турында әйтелә.
  1. Китайская биографическая база данных
  2. Japan Search — 2020.
  3. 1 2 FemBio database
  4. 1 2 Brockhaus EnzyklopädieF.A. Brockhaus, 1796.
  5. Spence J. The Search for Modern China — 1 — USA: W. W. Norton & Company, 1991. — ISBN 978-0-393-30780-1
  6. 1 2 Цыси. 2026-03-14 тикшерелгән.
  7. Чан, Цзюн. . — ISBN 978-5-227-06386.
  8. 1 2 3 Дворцовый переворот Цыси.
  9. 1 2 3 Радио ЭХО Москвы :: Все так, 22.01.2011 18:10 Императрица Цы Си: Конец Старого Китая (часть 2): Наталья Басовская, Лев Гулько. әлеге чыганактан 2011-05-08 архивланган. 2012-03-31 тикшерелгән.
  10. Политические аспекты властования вдовствующей императрицы Цыси
  11. Радио ЭХО Москвы :: Все так, 15.01.2011 18:10 Императрица Цы Си: Конец Старого Китая: Наталья Басовская, Алексей Венедиктов. әлеге чыганактан 2011-03-24 архивланган. 2012-03-31 тикшерелгән.
  12. Чан, Цзюн. . — ISBN 978-5-227-06386.
  13. Чан, Цзюн. . — ISBN 978-5-227-06386.
  14. Рожков К. В., 2015