Чабаталы морзалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чабаталы морзалар latin yazuında])

Чабаталы морзалар - христиан динен кабул итмәүләре аркасында үзләренең җәмгыяви өстенлекләрен югалткан, бөлгән һәм XVIII гасырда Казан адмиралтействосына яздырылган татар морзаларының ироник атамасы.

Мәсәлән, Пинзәдәге һәр авылның үз морзалары булган. Ләкин аларның крепостной крестьяннары булмаган. Чөнки ислам диненнән христиан диненә күчәргә теләмәгән өчен бу морзаларны крепостной крестьяннар тотудан мәхрүм иткәннәр, һәм инде алар, табигый ки, чабаталы морзаларга әйләнгәннәр. Мәсәлән, Мазарлы авылында крестьяннарның күбесе чиновникларга үзләренең морза икәнлеген дәлилли торган кәгазьләр күрсәтә алганнар. Әлеге "грамота"ларда җирләрнең бу кешеләргә "йомышлы татарлар" булганнары өчен бирелгәнлеге хакында әйтелә.[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Морзалар ягы.(үле сылтама)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]