Чавакано теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чавакано теле latin yazuında])

Чавакано яки Чабакано теле ул Филиппиннарда сөйләшелә торган Испан теленә нигезләнгән креол теле юрамалары төркеме. Бу юрамада көньяк Филипинның Минданао утрау төркемендә урнашкан Замбоанга шәһәрендә сөйләшәләр, анда сөйләшүчеләр иң күбе. Башка хәзер булган юрамалар Кавите шәһәрендә һәм Тернэйтта, бу Лусон утравының Кавите провинциясендә. Чавакано Азиядә Испан теленә нигезләнгән бердәнбер креол теле.
Чаваканоның төрле юрамалары сүзлек кебек билгеле аспектларда аерылып торалар, әмма алар төрле юрамалар сөйләшүчеләре тарафыннан үзара аңлаешлы, аеруча күрше юрамаларда сөйләшүчеләр тарафыннан. Күпчелек Чавакано лексикасы Испан теленнән алынган булса, аларның грамматика структурасы гомумән алганда Филиппин телләренеке. Башка Филипин телләре арасында ул Австронезия теле булмаган бердәнбер тел, әмма Малайя-Полинезия телләрендә кебек анда редупликация кулланыла.