Чагыштырмалылык мәсләге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чагыштырмалылык мәсләге latin yazuında])
Бар инерциаль хисап системалары тигез хокуклы, абсолют тикторыш халәте булмый

Чагыштырмалылык мәсләге яки Эйнштейнның нисбәтлелек мәсләге - фундаменталь физик мәсләк, симметрия мәсләкләренең бересе: инерциаль хисап системаларында барлык физик күренешләр бертигез бара һәм хәрәкәтсез яки тигез хәрәкәтләнүче системаларда шул принцип саклана.

Шуннан: табигатьнең барлык кануннары бар инерциаль хисап системаларында бертигез.

Галилейның нисбәтлелек мәсләге - Эйнштейнның нисбәтлелек мәсләгенең аерым очрагы - ул тик классик механикада кулланыла, ә Эйнштейнның нисбәтлелек мәсләге оптикада, электродинамикада да кулланылып була.

Заманча физикада Эйнштейнның нисбәтлелек мәсләге лоренц-инвариантлыгы (лоренц-ковариантлыгы) дип атала.

1905 елда Альберт Эйнштейн Галилейның мәсләген киңәйткән:

Механикада гына түгел, ләкин электродинамикада да абсолют тикторыш булмый, бар инерциаль хисап системалары бертигез, анда механик һәм электродинамик кануннар бертигез була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7.
  • Albert Einstein: Zur Elektrodynamik bewegter Körper, Annalen der Physik 17(1905), 891—921. Received June 30, published September 26, 1905. Reprinted with comments in [Sta89], p. 276—306 English translation, with footnotes not present in the 1905 paper, available on the net
  • Lorentz, H. A. (1904) «Electromagnetic Phenomena in a System Moving with Any Velocity Less Than That of Light», Proc. Acad. Science Amsterdam, IV, 669-78.