Чад (күл)
Чад | |
Күлгә коючы елгалар | Шари[d], Логон[d], Комадугу-Йобе[d] һәм Ngadda River[d] |
---|---|
Су җыю бассейны | Чад бассейны[d] |
Бассейн мәйданы | 2 381 635 км² |
Дәүләт |
Чад Камерун Нигерия Нигер |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Мирас статусы | Рамсар җире[d], Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d], Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d] һәм Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d] |
Вертикаль тирәнлек | 10,5 метр |
Мәйдан | 1540 км² |
Күләм | 6,3 кубический километр[1] |
Периметр | 650 km |
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие | (v)[d], (x)[d], (vii)[d], (ii)[d], (iii)[d] һәм (ix)[d] |
Чад Викиҗыентыкта |
Чад (фр. Lac Tchad, ингл. Lake Chad, гарәпчә Бар-эс-Салам) — Үзәк Африкадагы тын реликт күле.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чад, Камерун, Нигер һәм Нигерия территорияләренең чигендә Сахара чүллегенең Чад упсалында урнашкан. Бик сирәк булган аномаль күл күләменең күтәрелүе вакытында су Бахр-әл-Газаль елгасы үзәне буйлап ага башлый.
Күл бассейнының мәйданы якынча 1 млн км², шуның якынча 700 мең км² мәйданы Шари елгасы бассейнына туры килә.
Чад күле аз сулы. Уртача тирәнлеге якынча 1,5—2 м.Кушылдыклары: Шари, Мбули (Мбулу), Комадугу-Йобе. Күлнең көнчыгыш өлешендә Будума, Карка һәм Кури утрау төркемнәре урнашкан. Чад күленә 179 төр балык тереклек итә. Чад күле — төбәктә мөһим су чыганагы булып тора. Күлдә балык тоту үсеш алган. Шари һәм Комадугу-Йобе елгаларының тамаклары арасында суднолар йөри.
1960 нчы еллардан алып күл мәйданы кими баруы күзәтелә. 1963 елда күлнең мәйданы — 25 мең км², 1973 елда — 15,4 мең км², 1982 елда — 2,3 мең км², 1994 елда — 1,7 мең км². 1980 елларда һәм 1990 нчы еллар башында ирригация өчен күлнең суын куллану 4 тапкыр арта.
2006 елга Чад күле 26 тапкыр азайган һәм кибүен һаманда дәвам итә.
Соңгы мең еллыкта Чад күленең җиденче тапкыр кибүе турында билгеле. Конго бассейны елгасы Убангиданкүлгә суүткәргеч проектлары төзелә.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Barth, «Reisen und Entdeckungen in Nord - und Centralafrika» (Гота, 1855-58);
- Beadle L. С., The inland waters of tropical Africa, L., 1974.
- Nachtigal, «Sahara und Sudan» (Б. и Пц., 1879-89).
- Дмитревский Ю. Д. Внутренние воды Африки и их использование.. — Ленинград: Гидрометеоиздат, 1967. — 380 с.
- Дмитревский Ю. Д., Олейников И. Н. Озера Африки. — Ленинград: Гидрометеоиздат, 1979. — 184 с. — 35 000 экз.
- Чад // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Чад // Большая советская энциклопедия: В 66 томах (65 к. и 1 доп.) / Гл. ред. О. Ю. Шмидт — 1-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1926-1947.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чад (күл) — ЗСЭ
- Campbell, Robert Wellman (2008). Lake Chad, West Africa: 1963, 1973, 1987, 1997, 2007.. USGS. әлеге чыганактан 2012-02-08 архивланды. 2010-01-14 тикшерелгән.
- Lake Chad. International Lake Environment Committee. әлеге чыганактан 2012-02-08 архивланды. 2010-01-14 тикшерелгән.
- Lake Chad as seen from Apollo-7 in 1968
- Stewart, Robert (28 July 2009). Dustiest places on Earth—dead and dying seas. Environmental Science in the 21st Century. A New Online Environmental Science Book for College Students. әлеге чыганактан 2016-04-30 архивланды. 2021-05-24 тикшерелгән.
- (2006) «Shorelines in the Sahara: geomorphological evidence for an enhanced monsoon from palaeolake Megachad». The Holocene 16 (6): 901–911. DOI:10.1191/0959683606hol981rr. 2021 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.