Чайтанья Махапрабху

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чайтанья Махапрабху latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чайтанья Махапрабху
Chaitanya-Mahabrabhu-at-Jagannath.jpg
Әйтелеш
Туган 1486[1][2][…]
Навадвип[d], Krishnanagar Sadar subdivision[d], Надия[d], Президентство[d], Һиндстан
Үлгән 1534[1][2][…]
Пури, Центральный дивизион[d], Бенгальское президентство[d], Британия Һиндстаны
Үлем сәбәбе змеиный укус[d]
Һөнәре Санньяса
Җефет Vishnupriya[d]

Commons-logo.svg Чайтанья Махапрабху Викиҗыентыкта

Чайта́нья Махапрабху́ (Бенгаль телендә: চৈতন্য মহাপ্রভূ), (IAST:Caitanya Mahāprabhu); (Туу датасы:18.2.1486), Туу урыны:Маяпур, Бенгалия — 1534[4], Үлем урыны: Пури, Орисса) — Һинд диненең Гаудия-вайшнавизм традициясе нигезләүчесе, анда ул Радха һәм Кришнаның бер шәхестә махсус чагылышы буларак карала - Кришна акыл кәефендә Радха, ул аның үзенә мәхәббәт тугърылыгы көчен күрсәтү һәм барлык кешеләргә Преманы (Ходайга саф мәхәббәтне) бирү максаты белән килгән. Тарафдарлары фикеренчә Чайтаньяның алдан килүе Ведада һәм Пураналарда алдан әйтелгән. [5] Һинд диненең башка традицияләрендә Чайтанья изге Вайшнав монах аскеты һәм XVI гасыр Бенгалия дини реформаторы буларак хөрмәт ителә.[6]

Чайтанья Веданта Вайшнав юнәлеше дәвамчысы булган.[7] Ул яңа ачинтья-бхеда-абхеда Веданта мәктәбен нигезләгән, ул Гаудия-вайшнавизм дини тәгълиматы өчен база булган. Чайтанья тәгълиматы буенча, «шәхси җаннар (Җива) һәм Брахман арасында бер үк вакытта берлек һәм аерма бар». «Бхагавата Пурана» һәм «Бхагавад-гита» фәлсәфәсенә нигезләнеп, Чайтанья Бхакти-йоганы (Ходайга мәхәббәт һәм тугърылык йогасын дәгъва иткән һәм Радха-Кришнага табыну әһәмиятенең беренчелеге турында сөйләгән. Чайтанья рухи практиканың нигезе итеп биюләр белән "Харе Кришна" һәм башка гимннар һәм мантраларның җәмәгать җырлавын (санкиртана)ны иткән. Ходайның исемнәрен күп мәртәбә кабатлавын Чайтанья "теләсә нинди теологик күнегүләрдән" дә әһәмиятлерәк игълан иткән.

Чайтанья Ним агачы астында туган, шуңа күрә аны Нима́й дип атаганнар. Чайтаньяның башка исеме, Га́ура (яки Гауранга), Санскриттан тәрҗемә иткәндә «алтынсу» һәм ул аңа аның тән төсе алтынсу төстә булганга күрә бирелгән булган.

Чайтаньяның күп агиографияләре бар, аларда аның тормышлары һәм тәгълиматы тасвирланган. Аларның иң әһәмиятлеләре булып Кришнадаса Кавираджаның «Чайтанья-чаритамрита»сы, «Чайтанья-бхагавата» Вриндавана Дасаның "Чайтанья-бхагавата"сы һәм авторы Лочана Даса булган «Чайтанья-мангала» тора. Бу хезмәтләр башта Бенгаль телендә язылган булган, әмма хәзерге көндә дөньяның күп телләрендә бастырылган һәм тәрҗемә ителгән.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда Маяпурда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте мандирында Чайтанья Махапрабхуның муртисы.

Чайтанья килүе алдыннан Бенгалиядә Вайшнавизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XV гасыр ахырына Бенгалиядә күренекле Вайшнав әдәби традиция булса да, Вайшнавизм анда киң таралыш алмаган, һәм популярлыгы буенча Буддизмнан һәм Тантризмнан калышкан.[8] Бенгалиянең төп мәдәни һәм интеллектуаль үзәге булып Навадвипа шәһәре торган, ул мөселманнар хөкеме астында булган. Навадвипа бөтен Бенгалия һәм аның тышында традицион брахманик фән үзәге буларак мәшһүр булган.[9] Навадвипаның төп манзарасы булып «яңа логика» (навья-ньяя) торган, анда секуляр фән рухы хөкем сөргән. Биредә төп ихтыяҗ булып дөньяви белем алу булган, ә җан һәм Чиксез белән бәйле сорауларга чишелеш эзләү булмаган. Навадвипа Вайшнавлары моны диннең аяныч төшүе дип караган. Мәсьәлән, Кавикарнапураның «Чайтанья-чандродая-натака» пьесасында «ялган аскетлар», «яман тантрикалар», ит ашый һәм хәмер эчә торган кешеләр турында әйтелә. Вриндавана Даса «Чайтанья-бхагавата» поэмасында бөтен җирдә хөкем сөргән динсезлек һәм дини формализм турында сөйли.[10]

Адвайта Ачарья догалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул вакытта Навадвипа Вайшнавларының рухи җитәкчесе булып Адвайта Ачарья булган, ул мәшһүр Вайшнав әйдәүчесе Мадхавендра Пуриның тарафдары булган.[11] Үзенең «Вайшнава-тошани» хезмәтендә Санатана Госвами аны «дөньяда Кришна-Бхакти-Раса агачын утырткан» дип атый.[12] Ул вакыт Бенгалиянең башка мәшһүр дин әһеле булып Шриваса Тхакур һәм Вайшнавизмга Исламнан күчкән Харидаса Тхакур булган. Кришнадаса Кавираджаның «Чайтанья-чаритамрита»сында әйләнәдә динсезлек һәм материализм белән борчылган Харидаса Тхакур, Адвайта Ачарья һәм Шриваса Тхакур Кришнага дөньяны коткарырсын дип дога кылганнар. Кали Юга авырлыгыннан газапланган кешелеклелеккә мәрхәмәттә Адвайта Ачарья Кришнага иңәргә дип гел дога кылып торган һәм аңа Гангтан су һәм туласи изге агачының яфракларын тәкъдим итеп Шалаграма-шила формасында су тәкъдим иткән. Аның догаларына җавап булып дөньяга Чайтанья Махапрабхуның иңүе булган.[13]

Чайтаньяның әти-әнисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чайтаньяның әти-әнисе, Джаганнатха Мишра һәм Шачидеви, кечкенә Маяпур авылында торганнар, ул Навадвипа шәһәренең өлеше булган. Алар Вайшнав брахман гаиләләреннән булганнар. Джаганнатха Мишра Силхет районыннан булган. Ул Навадвипага белем алу максаты белән барган, әмма Навадвипаның мәшһүр брахман-галиме Ниламбара Чакраварти кызына өйләнгәннән соң мәңгегә Ганг ярында һәм Маяпурда яшәргә калган. Джаганнатха Мишра фәкыйрь брахман булган һәм гаиләсен иганә акча җыеп тәэмин иткән.

Джаганнатха Мишра һәм аның хатыны Шачидевиның сигез кызы туган, аларның барысы да яшь вакытында үлгән, шуннан соң әти-әниләре үзләрен исән калган ике угылларына - Вишарупа һәм Вишвамбхарага тәрбия бирүгә багышлаган. Вишвамбхара унынчы иң өлкән бала булган. Нәкъ ул соңрак Нимай Пандит буларак мәшһүр булган һәм соңыннан Санньясаны кабул итүдән соң  — Чайтанья Махапрабху буларак мәгълүм булган.

Гаудия-вайшнавизмда Джаганнатха Мишра үзенең элеккеге чагылышында Кришнаның әтисе Васудева һәм Кришнаның үги әтисе — Нанда булган дип санала.[14] Ә Чайтаньяның әнисе, Шачидеви, Кришнаның әнисе Деваки һәм үги әнисе Яшода булган.[14]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #11851833X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 Swartz A. Open Library — 2007.
  3. 3,0 3,1 Faceted Application of Subject Terminology
  4. Башка бирелгән мәгълүмат буенча — 1533
  5. Sri Caitanya Mahaprabhu predicted
  6. Britannica Concise — Caitanya movement. әлеге чыганактан 2008-01-27 архивланды. 2007-12-08 тикшерелде.
  7. Исаева, 2009, p. 26
  8. См.: Kennedy, Melville T. The Chaitanya Movement: A Study of the Vaishnavism of Bengal. Calcutta, 1925. P. 3.
  9. De, Sushil Kumar. Early History… P. 29.
  10. Dc, SushilKumar. Early History… P.29.
  11. Мадхавендра Пури нинди традициягә караган турында бәхәсләр бара. (См.: Ibid. Р. 17-18, а также: Hardy, priedhelm. Madhavendra Pun: a link between Bengal Vaisnavism and South Indian Bhakti // Journal of the Royal Asiatic Society. 1974. No.l. P.23-41).
  12. lokesu-ankurito yena krsna-bhakti-rasanghripah De, SushilKumar. Early History… P.23.
  13. CC Adi (Vol. 1) 3.108-110. P.225-226, а также: CC Ant (Vol. 1) 3.223-226. P.323-325.
  14. 14,0 14,1 Калып:Harvnb