Чакмагыш районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чакмагыш районы latin yazuında])
Чакмагыш районы
баш. Саҡмағош районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Чакмагыш
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 30 780 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Бакалы районы, Дүртөйле районы, Илеш районы, Кушнарин районы, Благовар районы һәм Шаран райуны
Мәйдан 1692 км²
Почта индексы 4532ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт chekmagush.com
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Җирле телефон коды 34796
Карта
 Чакмагыш районы Викиҗыентыкта

һәм

Чакмагыш районы (рус. Чекмагушевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Чакмагыш авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1962 елны Кушнаренко районына кушыла, 1965тә яңадан торгызыла. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чакмагыш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1692 км² тәшкил итә.
Район җирләре буйлап Агыйдел елгасының сул як кушылдыгы Базы, Күәш, Сыерыш, Сәвәде, Калмаш, Чебекәй, Чакмагыш һәм башка зур булмаган елгалар бар. Чәрмәсән, Чакмагыш җирләренең чигеннән ага. Районның җире типик селтеләнгән һәм көлсуланган туфрак, кара, соры, урман туфраклары таралган. Район биләмәсенең 19,9 проценты урманнар. Анда имән, каен, усак, чыршы, нарат агачлары үсә.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәшир авыл шурасы
  • Имәнлекүл авыл шурасы
  • Калмашбаш авыл шурасы
  • Яңа Балтач авыл шурасы
  • Яңа Коты авыл шурасы
  • Рапат авыл шурасы
  • Рәҗәп авыл шурасы
  • Иске Калмаш авыл шурасы
  • Туйнаш авыл шурасы
  • Тузлыкуыш авыл шурасы
  • Үрнәк авыл шурасы
  • Чакмагыш авыл шурасы
  • Юмаш авыл шурасы
  • Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Бөек Ватан сугышына районнан барлыгы 10065 ир-ат һәм 18 хатын-кыз Кызыл армия сафларына чакырыла, шуларның 4289ына гына фронттан исән-сау әйләнеп кайтарга насыйп була, ә 5794 якташ яу яланнарында мәңгелеккә ятып кала.[3]

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Иң эре торак урыннары: Чакмагыш (2009 елда 11 мең кеше яши), Иске Калмаш (1,84 мең), Аблай (1,3 мең).

    Халык саны
    1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[1]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
    57 20043 31546 46639 74132 65933 03130 78028 40328 120

    Милли состав үзгәрешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Милләт 1939[13] 1970 1979 1989 2002[14] 2010[15]
    татарлар 61,7 % 61,6 % 58,5 % 75,8 % 59,1 % 62,8 %
    башкортлар 30,2 % 38,4 % 35,8 % 16,7 % 34,7 % 30,7 %
    чуашлар 3,3 % ? ? ? 3,1 % 3,1 %
    руслар 3,4 % ? ? ? 1,8 % 2,1 %

    2002 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре буенча башкортлар район халкының 34,7 % өлешен тәшкил иткәннәр, шул исәптә 6-19 яшьтәгеләр төркемендә — 32,35 % (татарлар — 60,8 %, 3,4 % — чуашлар, 2,3 % — руслар, 1,2 % — башка милләтләр)[16].

    Шул ук вакытта 2002 елгы җанисәпкә әзерләү чикләрендә район мәгарифенең бүлеге тарафыннан сораштыру үткәрелгән. Шул сораштыру нәтиҗәсендә башкортлар Чакмагыш районы укучыларның 15 процентны гына тәшкил иткәннәр (татарлар — 78 %, 4 % — чуашлар, 2 % — руслар, 1 % — башка милләтләр)[17].

    Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 90,7 %, чуаш теле — 3,0 %, башкорт теле — 3,0 %, рус теле — 2,4 %.[18]

    Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Язучылар

    Җитәкчеләр, хәрбиләр

    Сугыш геройлары


    Сәнгать әһелләре


    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Файдалы казылмалардан нефть — Чакмагыш, Тозлыкуш, Манчар, Тамьян, Нур ятмаларында. Район үзәгендә биш автозаправка станциясендә ягулык-майлау материаллары сатыла.
    Чакмагыш кирпеч заводы. Завод продукциясе район ихтияҗларын тулысынча канәгатьләндерә, хәттә чит районнарга да озатыла. Азакы елларда биредә цемент һәм комнан йөзләү өчен стена һәм идән плитәләре, тәрәзә тупсалары чыгарыла.

    Район үзәгендә Уфадагы «Гидравлика» берләшмәсенең филиалы бар («Чакмагыш механика заводы»). Райондагы төзелешләрне алып барыр өчен «Римад», Башнефтезаводстрой, «Туймазынефтестрой» кебек куәтле төзелеш трестларының идарәлекләре ПМКлары җәлеп ителә.
    Файдалы казылмалардан Митрә-Әюп, Болгар яктылыгында — төзелеш ташы, Көсекәйдә — яндыру өчен акшар, Бикмәт, Васильевка, Игенче, Рәҗәп, Тамьян, Филипп ятмаларында акшарлау өчен агрономик руда бар.
    Чакмагыш — авыл хуҗалыгы-сәнәгать районы. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы-136,9 мең гектар, шул исәптән сөренте җирләр-106,5 мең гектар, печәнлекләр −0,7 мең гектар, көтүлекләр 29, 6 мең гектар тәшкил итә.
    Район җирләрендә бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерелә. Үстерелгән иген Чакмагыш ашлык кабул итү предприятиесенә, андагы амбарларга озатыла. Ак он чыгару өчен тегермәннәр эшли.
    ААҖ Чакмагыш сөт заводы, ААҖ ЧакмагышСөт. ДУП нәселле кош фабрикасы «Чәрмәсән» Башкортанада иң эереләрдән санала. Елына 5,5 млн данә йомырка, 6,5 мең центнер кош ите җитештерә. Иң эре хуҗалык — СПК «Базы». Ул Юмаш исемле чуаш авылында урнашкан, биредә 310 кеше эшли.[19]

    Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Юлларның тулаем озынлыгы — 510 км.
    Иң якын тимер юл станциясе — Бүздәк, ул 74 км ераклыкта урнашкан.

    Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы. 16 урта, 5 төп, 26 азкомплектлы мәктәп, укучылар саны 4011.
    2 урта һөнәри уку йорты: Башкорт төзелеш колледжы Чакмагыш филиалы, Уфа педагогика көллиятенең Чакмагыш филиалы. 1 башлангыч һөнәри уку йорты — Чакмагыш һөнәри лицее (86№).

    Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1931 елдан бирле татарча Игенче[20] газетасы чыга. Шимбә көннәрне русча кушымта белән чыга. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башк. «Саткылар» газетасы чыгарыла[21].

    1963 елның 6 мартыннан 1965 елның 31 мартына кадәр Чакмагыш районы Кушнаренко районы белән берләшкәч, Кушнаренкода «Агыйдел» исеме белән район гәҗите чыга.

    1965 елның апреленнән районнарны яңадан аергач, Чакмагышта «Игенче», Кушнаренкода «Авангард» /«Яңа көн» исеме белән район гәҗитләре мөстәкыйль нәшер ителә башлый[22].

    2016 елдан айга бер мәртәбә башкорт телендә «Сарманай» төбәк газетасы чыга.

    Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
    2. Чакмагыш районының 80 еллыгына багышлаулар, archived from the original on 2011-12-11, retrieved 2011-06-30 
    3. Халкыбызның бөек батырлыгы
    4. СССР җанисәбе (1939)
    5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
    6. СССР җанисәбе (1959)
    7. СССР җанисәбе (1970)
    8. ССҖБ җанисәбе (1979)
    9. СССР җанисәбе (1989)
    10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
    11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
    12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
    13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2129
    14. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-04-10 
    15. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-04-10 
    16. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-04-10 
    17. http://www.valerytishkov.ru/cntnt/nauchnaya_/etnografiy5/etnografiy/perepis_na1.html#_ftnref5
    18. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]
    19. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-01-22, retrieved 2011-06-30 
    20. http://igenche.ucoz.com/%20
    21. Игенче гәҗите сайты
    22. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-18, retrieved 2014-08-23