Чакматаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чакматаш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чакматаш
Буй-буй төсле чакматаш
Соңгы палеолит чорындагы чакматаш очлык

Чакматаш — минерал. Кварцтан, халцедоннан, сирәк кенә опалдан тора. Шулай ук составында тау токымнарындагы кристаллик һәм аморф кремнезем (SiO2) була.

Төсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төсе соргылт-сорыдан башланып карага кадәр үзгәрә. Еш кына чакматашны тимер һәм марганец окиселлары бер-берсенә салмак кына күчүче төрле төсләргә кертә.

Ясалышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чакматаш утырмаларның диагенезы, тау токымнарының катагенезы һәм ашалулары нәтиҗәсендә хасил була. Табигатьтә конкрецияләр, төерләр, пластлар рәвешендә еш очрый. Күпчелек очракта известьташлар һәм язу акбуры арасында очрый.

Физик-химик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моос буенча чакматашның катылыгы — 7. Чакматаш пыяланы тырный. Тыгызлыгы — 2,6 г/см3.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бик каты һәм нык булуы сәбәпле, борынгы заманнардан башлап, төрле кораллар ясауда файдаланылган. Борынгы кеше тарафыннан корал һәм көнкүреш әйберләре (ук башлары, пычаклар һәм башкалар) ясау өчен кулланылган. Чакматаш кыйпылчыкларын бер–берсенә бәреп, ут чыгарганнар[1].

Урта гасырларда чакматаш ут алу өчен җайланмаларда кулланылган. Соңрак утлы корал йозаклары ясаганда кулланыла.

Хәзерге вакытта чагыштырмача арзан, әмма кайчагында, рәсеменең оригинальлеге очрагында, кыйммәт торучы, инкрустация һәм зур вставкалар өчен кул эшләнмәләре ташы буларак кулланыла. Шулай ук коллекция өчен материал була ала. Сәнгать эшләнмәләренең (мәсәлән, өсте ялтыратылган кисемнәрдә) состав өлеше буларак кулланыла.

Сүзнең этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми төрки «чақ-у» — «очкын чыгару» сүзеннән алынган. Борынгы гомуми төрки телдә Чақ — тиз генә сугу, яшен яшьнәү, чагу [2].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Какими способами древние люди добывали огонь?(рус.)
  2. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.: ТКН, 2001, 227нче биттә. ISBN 5-298-01004-0