Яр Чаллы шәһәре гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы шәһәре гербы latin yazuında])
(Чаллы гербы битеннән юнәлтелде)
Яр Чаллы шәһәре гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

17 март 2005

Дәүләт геральдик регистрында номер

1819

Герб авторы

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Герб идеясе

Ф. Гайфетдинов, Ч. Юсупова

Яр Чаллы шәһәре гербы (рус. Герб города Набережные Челны) Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган.
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 1819 нчы сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 13 нче сан белән кертелгән.

Герб тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чите көмеш дулкынлы зәңгәрсу (зәңгәр) җирлектә, көймә борынында карашын көймә юнәлешенә төбәгән, яулыклы һәм җилфердәүче тасмалы кыз башы рәвешендә бизәк ясалган, күренеп торган җиде ишкәкле, җилкәнле алтын көймә; җилкән яшел һәм кызыл төсләр белән кисешкән, һәр ике өлеше дә юка алтын кайма белән уратып алынган; яшел җирлектә шул ук металлдан бөгелгән пояс рәвешендә өч бизәк төшерелгән»

Герб символикасын нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербның төп фигурасы булган көймә, гербка ачыклык кертеп, шәһәр атамасын билгели. Геральдикада гербны төзүдә мондый алым классик алым буларак санала.
Көймә — туктаусыз алга хәрәкәт итүнең, каршылыкларны җиңеп чыгуның, табигать көчләрен буйсындыруның, максатка ирешү чарасының символы.
Көймә борынындагы кыз башына охшаган бизәк йорт учагы символы булып тора.

Киерелгән җилкән юл уңаена искән җилне күрсәтә, барлык башлангычлардагы уңышлар турында сөйли. Җилкән сызыклары белән рухи яшәешнең традицион символы булган, стильләшкән лалә чәчәген хәтерләтә, Яр Чаллы шәһәрен Татарстанның кабатланмас җәүһәре итеп күрсәтә.

Хәрәкәт итүче ишкәкләр шәһәр халкының табигать биргән көч белән генә (җилкәндәге җил) канәгатьләнмичә, үз хезмәтләрен куеп, алга таба хәрәкәт итәргә омтылышын күрсәтә.

Көмеш дулкыннар Чулман елгасын һәм Түбән Кама сусаклагычы символы булып тора. Дулкыннарның көмеш-ак төсе шәһәр атамасының («Яр Чаллы») — «ярдагы ак таш» сүзеннән алынган дигән версия белән аваздаш.

Алтын төс — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.

Көмеш төс — чисталык, камиллек, рухият, үзара аңлашу символы.

Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — хакыйкать, намус, игелек символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яз, үсеш, яңарыш символы.

Кызыл төс — хезмәт, батырлык, яшәү дәрте, матурлык, бәйрәм символы.

Авторлар төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Факил Гайфетдинов (Яр Чаллы), Чулпан Йосыпова (Яр Чаллы), Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган[1]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 236—239. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]