Чаллы кантоны
Күренеш
| Ил | |
|---|---|
| Статус |
Кантон |
| Җөмһүрият | |
| Административ үзәк | |
| Нигезләү датасы | |
| Юкка чыгару датасы | |
| Халык саны (1926) |
213 492 кеше[1] |
| Мәйдан |
7132 км² |
Чаллы кантоны (рус. Челнинский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1921—1930 елларда гамәлдә торган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чаллы кантоны 1921 елда Минзәлә кантоныннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килгән.
1928 елда кантон составына Алабуга кантоны кертелгән, ә 1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә, Чаллы кантоны юкка чыгарыла; аның территориясендә Әлмәт, Алабуга, Сарман, Чаллы, Ширәмәт, Пәнҗәр районнары барлыкка киләләр.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1926 елда 11 вулыска бүленгән:
- Абдул вулысы
- Акташ вулысы
- Афанасово вулысы
- Әхмәт вулысы
- Зәй вулысы
- Кармалы вулысы
- Кузай вулысы
- Нөркәй вулысы
- Сарман вулысы
- Чаллы вулысы
- Шәңгәлче вулысы
Вулыслар 258 авыл советына бүленгәннәр.