Чалым
Чалым, яисә Сендер[1] — XVI гасыр уртасында Казан ханлыгының рус баскынчылыгына каршы азатлык көрәше чорында әһәмиятле роль уйнаган ныгытма. Ул Идел елгасының уң ягында, Сундыр тавы өстендә, хәзерге Кече Сундыр авылы янында (Казаннан 160 чакрым ераклыкта, Мари Илендәге Козьмодемьянск шәһәреннән якынча 15 чакрым түбәндәрәк) урнашкан була. Биек, кыядай, табигый яктан саклану өчен уңайлы тау өстендә урнашуы Чалымны көчле хәрби мәркәзгә әйләндерде. Тау итәгеннән генә Идел ага, анда сәүдә өчен әһәмиятле пристань урнашкан. Кала Русиядән Казан ханлыгына китерелә торган тоз сәүдәсе өчен мөһим урын тоткан.[2]
Ныгытма Казанның яулап алынуыннан соң (1552 ел) башланган халык күтәрелеше барышында барлыкка килә. Биредә чирмеш йөзбашы Мәмешбирде җитәкчелегендә казанлылар, чирмешләр, чуашлар, шулай ук Болын ягыннан килгән гаскәрләр туплана. Мәмешбирде җимерелгән дәүләтчелекне яңартырга һәм хан хакимиятен торгызырга карар кыла. Ныгытма Идел буйлап Казан—Зөя—Васильсурск бәйләнеш-элемтәсен өзүдә зур роль уйный, рус отрядларына каршы берничә уңышлы һөҗүм оештырыла.
1553 елда Чалым, күтәрелеш үзәгенә әверелеп, вакытлыча Казан ханлыгының башкаласы функциясен башкара. Нугай бие Йосыф ярдәме белән Сөембикә ханбикәнең энесе Гали Әкрам хан тәхеткә күтәрелә, һәм ханлыкның югары хакимияте яңадан торгызыла. Монда зур гаскәрләр җыю, илчелек кабул итү һәм русларга каршы уртак кампанияләрне планлаштыру дәвам итә.
1555 елда сугыш беркадәр вакытка тукталып тора, ләкин инде киләсе елда Мәмешбирде рус хакимиятенә каршы янә баш күтәрә. 1556 елның язында П. В. Морозов җитәкләгән рус гаскәрләре Чалымга һөҗүм ясый. Ныгытма, Казан кебек үк, диварларын астан шартлату нәтиҗәсендә генә яулап алына. Каланың җимерелүе азатлык хәрәкәтенең тәмамлануына китерә: Гали Әкрәм хан үтерелә, Мәмешбирде әсир ителә һәм Мәскәүгә җибәрелә, шунда ук җәзалана. Чалымның яулап алынуы Идел буе төбәгендә рус хакимиятенең тулысынча урнашуын ныгыткан вакыйга булып тора.
1852 елда әлеге каланың хәрабәләрен тасвирлаганда, С. Михайлов болай яза:
| «Ныгытма тауның көнбатыш якасыннан сизелер-сизелмәс ур рәвешендә башлана. Ул инде җир белән тигезләнеп беткән диярлек. Аннары ур көньякка борыла, монда аны яхшы чамалап була.
Аннары чирек чакрым озынлыкта, ике аршын биеклектә туфрак өемен шәйлисең, аның янәшәсендә бер аршыннан артык тирәнлектәге чокыр әле дә билгеле. Алар тауның төньяк якасына кадәр сузыла, монда тауның итәге кисәк Иделгә төшеп китә. Өемнең һәм чокырның нәкъ уртасы киселгән, күрәсең, монда капка булгандыр. Иң сакланмаган төш — тауның көньяк өлеше, моннан сөрелгән үзәнлек башлана. Русларга бу яктан һөҗүм итәргә җайлы булгандыр, шуңа күрә көньякны аерата ныгытканнар. Ә тауның бүтән яклары, текә булганга, якын килмәслек. Дөрес, хәзер инде алар шактый ишелгән. Исән калган мәйданы әйләнештә бер чакрымнан да артык түгел...» |
Идел ягындагы текә яр саклану өчен бик уңайлы булган, риваятьләр буенча, «Иделдән руслар һөҗүм иткәндә, кала кешеләре алар өстенә зур имән кискәләре тәгәрәткән, ул кискәләр аларны Идел дулкыннары өстенә алып ыргыткан».
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Сендер
- ↑ Çalım. Tatar Ensiklopediä Süzlege, 2002, Qazan, TR FA Tatar Ensiklopediäse İnstitutı.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. — Казань: Государственное издательство, 1923