Чангкуанг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чангкуанг latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Чанди Чанг Гыйбадәтханәсе
Чангкуанг гыйбадәтханәсе
Чангкуанг гыйбадәтханәсе
Чангкуанг гыйбадәтханәсе
Ил Индонезия
Урнашу урыны Гарут Регентлыгы
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Нигезләнгән фараз ителгәнчә 8-енче гасыр

Чангкуанг (индон. Candi Cangkuang) — ул Индонезиядә, Көнбатыш Явада, Гарут Регентлыгында, Кечаматан Лелеста, Кампунг Поло авылында урнашкан 8-енче гасыр Шиваист "чанди" (Һинд дине) гыйбадәтханәсе.[1][2] Гыйбадәтханә Көнбатыш Явада табылган Һинд дине - Буддачылык гыйбадәтханәсе, башка гыйбадәтханәләргә Батуджая һәм Боджонгменье гыйбадәтханәсе керә.

Гыйбадәтханәдән өч метр көньякка таба Эмбаһ Далем Ариф Мөхәммәднең Ислам кабере, ышану буенча бу Сундан халкы тарафыннан 17-енче гасырда Сундан халкы Исламизациясе вакытында Чангкуанг авылы җәмәгать кешеләре өлкәннәре дип ышаныла.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лелес шәһәре Гарутка Бандунгтан көньяк-көнчыгыш 40 километрда урнашкан. Гыйбадәтханә якынча 16,5 километр утрауны биләп тора, ул Кампунг Пуло ("утрау авылы"), аның тирәли кечкенә күл (Сундан телендә: ситу), ул Ситу Чангкуанг. Гыйбадәтханә янында традицион Сундан авылы бар. Гыйбадәтханә, кабер, традицион авыл һәм утрау һәм күл тирәли урыннар мәдәни һәм археологик изге урын булып тора. Башт бөтен утрау күл белән уратылып алынган булган, шулай да хәзер гыйбадәтханә бары тик төньяк өлешләрне уратып алалар, күлнең көньяк өлешләрендә дөге басулары урнашкан, бу мәдәни һәм археологик изге урыны. Гыйбадәтханәнең исеме чангкуанг, ул Пандан агачының (pandanus furcatus) Сундан исеменнән алынган, ул Кампунг Пуло гыйбадәтханәсе тирәсендә үсә.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ариф Мөхәммәднең Ислам кабере фонында Чангкуанг гыйбадәтханәсе.

Гыйбадәтханә андезит ташлардан ясалган, гыйбадәтханәнең базасы 4.5 x 4.5 метр һәм биеклеге 8.5 метр. Гыйбадәтханә көнчыгышка таба карый, көнчыгыш якта порталга һәм кечкенә төп бүлмәгә (garbhagriha) илтә торган баскыч бар. Төп бүлмәдә Шива Ходаеның кечкенә 62 см таш поты урнашкан. Пот җимерелгән, куллары ватылган һәм бите шактый эрозияләнгән. Потның пьедесталында Нанди (үгезе)нең башы. Гыйбадәтханә шактый гади. Түбә өч аска илтүче баскычлар итеп корылган, псевдо-лингам түбәләр итеп белән. Архитектур стиле иртә Үзәк Ява Һинд дине гыйбадәтханәләренә охшаш. Таш җимерелүеннән һәм гыйбадәтханәнең гади стиленнан, белгечләр гыйбадәтханә 8-енче гасырга карый дип фараз итә, бу Диенг Платосы гыйбадәтханәләре кебек ук борынгылыкта һәм көньяк Үзәк Явада Прамбанан кебек гыйбадәтханәләрдән бераз гына борынгырак.

Файл:Cangkuangtemple.jpg
Чангкуанг гыйбадәтханәсе

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Candi Cangkuang. Perpustakaan Nasional Republik Indonesia. әлеге чыганактан 2013-03-05 архивланды. 25 February 2013 тикшерелгән.
  2. Muljana, Slamet (2005) (in id). Runtuhnya kerajaan Hindu-Jawa dan timbulnya negara-negara Islam di Nusantara. PT LKiS Pelangi Aksara. pp. 74. ISBN 9798451163. https://books.google.com/books?id=j9ZOKjMxVdIC&lpg=PA78&dq=suma%20oriental&pg=PA74#v=onepage&q=suma%20oriental&f=false. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-979-8451-16-4]]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Bambang Budi Utomo. 2004. Arsitektur Bangunan Suci Masa Hindu-Budha di Jawa Barat. Kementrian Kebudayaan dan pariwisata, Jakarta. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 979-8041-35-6]]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]