Чапаевск
Чапаевск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1908[1][2] |
---|---|
Рәсми исем | Чапаевск |
Дәүләт | Россия[3] |
Нәрсәнең башкаласы | Городской округ Чапаевск[d][3] |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ Чапаевск[d][3] |
Халык саны | 70 228 (2021)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 50 метр |
Мәйдан | 187,5 км² |
Почта индексы | 446100–446116 |
Рәсми веб-сайт | chapaevsk.samregion.ru |
Җирле телефон коды | 84639 |
Чапаевск Викиҗыентыкта |
Чапаевск (рус. Чапаевск) — Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр. Дары заводы белән һәм кискен экологик вазгыять белән билгеле.
Халык саны — 72 689 кеше (2010).[5]
Исеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәрнең тарихы 1909 елны Самар өязендәге Титовка һәм Губашево авыллары арасында дары заводы төзүдән башлана. Заводны иген игәргә яраксыз дигән кырларда төзиләр. Ул 1911 елның 15 сентябрендә ачыла. Бу – Россиядә шартлаткыч матдә (тротил) эшләп чыгаручы беренче хәрби завод була. Завод тирәсендәге эшчеләр поселокларын төзелеш җитәкчесе Владимир Иващенко хөрмәтенә Владимирский һәм Иващенково дип атап йөртә башлыйлар. Шушы ук елда биредә шәхси химия заводы “Ушаков и товарищество” төзелә башлый.
1927 елда Иващенково поселогы шәһәр статусы ала һәм аңа Лев Троцкий хөрмәтенә Троцк дигән исем бирәләр. Ике елдан исемен үзгәртәләр – ул Чапаевск булып китә (Василий Чапаев хөрмәтенә). Совет чорында җирле ширкәтләрдә артиллерия снарядлары, патроннар, миналар, торпедалар, шартлаткыч матдәләр, хәрби-сугышчан агулы матдәләр – иприт, люизит, фосген эшләп чыгарыла.
Элек заводта эшләгән кешеләрнең сөйләүләре буенча, агулы матдәләр эшләгәндә, химик снарядларга иприт һәм люизитны чәйнектән агызып салганнар, ә кондицион булмаган (некондицион) матдәләрне, бөтен тирә-юньне пычратып, канауларга агызганнар. Иприт ясаучы цехлардагы һава атмосферага чистартылмыйча гына чыгарылган. Ә рәттән генә торак йортлар тезелеп киткән. Сәламәтлекләре мәсьәләсендә завод администрациясенә претензия белгертмәячәкләре турында эшчеләрдән подписка ала торган булганнар. Шундый шартларда эшләп һәм яшәп, завод ветераннары әйтүенчә, күп кеше инвалидка әйләнгән һәм үлгән. 1990 еллар башында Чапаевскида 98 мең кеше яшәсә, 2012 елга бу сан 73 меңгә калган. Агуланган шәһәрне күп кеше ташлап киткән.
2008 елның апрелендә Чапаевск администрациясе башлыгы Н.Малахов шәһәрне икенче бер урынга күчерү турындагы тәкъдим белән чыга.[6]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чапаевск Чапаевка елгасы (Идел кушылдыгы) өстендә, Самардан 43 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Чапаевск станциясе (Сызран — Самар сызыгы).
Әллә ничә дистә еллар буе завод калдыклары агызылган Чапаевка елгасы, экологлар фикеренчә, Самар өлкәсенең иң пычрак сулыгы. Идел бассейны институты белгечләре әйтүенчә, балыкчыларга мутант – күзсез, койрыксыз, бик җете төстәге балыклар эләгә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926[7] | 1931[7] | 1939[7] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~17 000 | ~23 000 | ~58 100 | 83 263 | 86 099 | 84 607 | 97 984 | 73 912 | 72 689 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милләт | 2002[13] | 2010[14] |
---|---|---|
руслар | 91,6% | 86,1% |
татарлар | 1,6% | 1,7% |
әзериләр | 0,9% | 1,3% |
мордва | 1,5% | 1,0% |
украиннар | 1,4% | 1,0% |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шартлаучан матдәләрне җитештерү («Полимер» ҖБ), химик ашламалар, силикат кирпеч, механика, капсюль заводлары.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Чапае́вск // Большой словарь географических названий / мөхәррир В. М. Котляков — Екатеринбург: Русское географическое общество, 2003. — 832 бит — ISBN 5-94799-148-9
- ↑ Чапае́вск // Города России: энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 1998. — 559 бит — ISBN 5-300-01747-7
- ↑ 3,0 3,1 3,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 5,0 5,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-12
- ↑ ...Шуларның берсе – №9 (11956),20 июль, 2013(үле сылтама)
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокautogenerated1
не указан текст - ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-11-18
- ↑ Национальный+состав+населения+Самарской области 2010, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-11-18