Чарльз Дарвин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чарльз Дарвин latin yazuında])
Чарльз Дарвин
Туган телдә исем Чарльз Ро́берт Да́рвин
Туган 12 февраль 1809(1809-02-12)
Шрусбери шәһәре, Англия
Үлгән 19 апрель 1882(1882-04-19) (73 яшь)
Лондон, Англия
Күмү урыны Вестминстер аббатлыгы[d][1]
Яшәгән урын Маунт Хаус[d]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Бөек Британия байрагы
Әлма-матер Гайсә Мәсих көллияте[d], Медицинская школа Эдинбургского университета[d], школа Шрусбери[d][2], Кембриҗ университеты[3] һәм Эдинбург үнивирситите[d]
Һөнәре Биология, Геология белгече, галим
Җефет Эмма Вэджвуд
Балалар Джордж Говард Дарвин
Ата-ана
Кардәшләр Erasmus Alvey Darwin[d][4], Caroline Darwinxd[d][4], Marianne Darwin[d][4], Emily Darwin[d][4] һәм Susan Darwin[d][4]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать бакалавры[d] (1832), сәнгать магистры[d] (1837) һәм доктор права[d]

 Чарльз Дарвин Викиҗыентыкта

Чарльз Ро́берт Да́рвин (ингл. Charles Robert Darwin; 12 февраль 1809 ел19 апрель 1882 ел) — инглиз натуралисты, сәяхәтче, галим, дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак еллары һәм үсмерлек чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә.

Чарльзның әтисе Роберт Дарвин.

Эдинбургта яшәү чоры (1825 – 1827)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эдинбург университетында медицина өйрәнә. Уку дәверендә ул медицина фәнен кызыксыз дип таба һәм аны өйрәнүне ташлап, Джон Эдмонстоуннан таксмердия өйрәнә башлый. Монда ул биология өлкәсендә үзенең беренче ачышларын ясый.

Кембриджта яшәү чоры (1828 – 1831)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улының медицинаны өйрәнүен ташлаганын белеп алган атасы аңа Кембридждагы христиан колледжына керергә һәм Англикан чиркәве рухание дәрәҗәсен алырга тәкъдим итә. Дарвинның үз сүзләре буенча, Эдинбургта уздырылган көннәрдә анда чиркәү тәгълиматында шикләнүләр туа. Ләкин ул шулай да имтиханнарга әзерләнә һәм 1828 елның башында Кембриджка керә.

Чарльз бик тырышып укымый һәм вакытын ауда, атта йөрүдә һ.б. шөгыльләрдә үткәрә. Аның туганы Уильям Фокс аны энтомология һәм бөҗәкләр җыю белән шөгыльләнүче кешеләр белән таныштыра. Нәтиҗәдә Дарвинда коңгызлар җыюга карата дәрт уяна.

Ул Джон Стивенс Генслоу исемле ботаника профессоры белән таныша һәм аның якын дусты, эшен дәвам итүчесе булып китә. Шушы танышуы бәрабәренә ул башка күренекле натуралист-галимнәр белән дә танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия була.

Джон Стивенс Генслоу Дарвинны Көньяк Америка ярларын өйрәнергә чыгучы «Бигль» корабына түләүсез булган натуралист вазифасына тәкъдим итә.

«Бигль» корабында сәяхәт (1831-1836)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://www.francetvinfo.fr/monde/royaume-uni/stephen-hawking-sera-enterre-au-cote-de-newton-et-darwin-a-l-abbaye-de-westminster_2666542.html
  2. 2,0 2,1 2,2 Oxford Dictionary of National Biography / C. MatthewOxford: OUP, 2004.
  3. Cambridge Alumni DatabaseUniversity of Cambridge.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Kindred Britain