Чау Сай Тэвода

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чау Сай Тэвода latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Чау Сай Тэвода
कालिञ्चोक भगवती
Чао Сай Тэвода гыйбадәтханәсенең тулаем күренеше
Чао Сай Тэвода гыйбадәтханәсенең тулаем күренеше
Чао Сай Тэвода гыйбадәтханәсенең тулаем күренеше
Ил Камбоджа
Төбәк / район Сиемреап[d]
Кайсы дини агымга карый Шива һәм Вишну Ходайларына табыну
Төзелеш еллары ???—12-енче гасыр уртасы

Чау Сай Тэвода (Кхмер телендә:ប្រាសាទចៅសាយទេវតា, турыдан туры мәгънәдә: Илаһның күпсанлы оныклары) ул Камбоджада Ангкорда гыйбадәтханә. Ул Ангкор Тһомнан бераз көнчыгыштарак, Тһоманноннан нәкъ көньякта Җиңү Юлы аша (ул беренчедән алдан төзелгән һәм икенчесеннән соңрак төзелгән). 12-енче гасыр уртасында төзелеп ул Ангкор Ват чоры Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Шивага һәм Вишнуга багышланган һәм гыйбадәтханә эчендә уникаль хатын-кыз дэваталар потлары бар. Будда потлары Компонгтан Преаһ Ханнан хөкем иткән Джаяварман VII-нең әтисе Дһараниндраварман II хөкеме вакытында төзелгән булган. Гыйбадәтханә ярым җимерек хәлдә булган, аның 4000-гә якын элементы яр буенда һәм Сием Реап елгасында яткан. Бу элементларның күбесе Кытай Халык Республикасы тарафыннан спонсорланган проектта 2000 һәм 2009 ел арасында Кытай такымы тарафыннан эшләнгән янә төзекләндерү вакытында кулланылган булган. Гыйбадәтханә 2009 елда янә ачылган булган.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чау Сай Тэвода Камбоджада Ангкорда гыйбадәтханә, ул борынгы башкала Ангкор Тһом-ның көнчыгыш капкасыннан нәкъ төньяк-көнчыгышта, Тһомманоннан нәкъ көньякта Җиңү Юлы аша урнашкан (ул беренчесеннән элек төзелгән һәм икенчесеннән соңрак төзелгән).Ул каршы ягында Тһомманон гыйбадәтханәсе булган юлда, ул көнчыгыш капкадан 500 м да һәм якындагы гыйбадәтханә хәрабә ташларыннан төзелгән күпергә кадәр 200 м да. Күпер астында елга юк, чөнки Сием Реап Елгасының хасияте булып еш агымын үзгәртү тора.

Киң манзарасы

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Чау Сай Тэвода 12-енче гасыр уртасында Патша Сурьяварман II хөкеме астында өлешчә төзелгән булган. Корылмаларның дәвам итеп тәэмин итүе Джаяварман VII хөкеме астында эшләнгән булган.[1] Гәрчә гыйбадәтханә Һинд дине патшалары тарафыннан 11-енче һәм 12-енче гасырларда Һинд дине патшалары тарафыннан Һинд дине Вишну һәм Шива кебек Илаһлар белән төзелсә дә, Будда сурәтләре чагылышлары Преаһ Хан Компонг Свайдан хөкем иткән Джаяварман VII әтисе Дһараниндраварман II вакытында куелган булган.[1] Гыйбадәтханә урында яткан 4000 элемент нигезендә янә төзекләндерелгән булган. Бу төзекләндерү Кытай Халык Республикасы проекты астында Кытай такымы тарафыннан эшләнгән булган проект астында янә төзекләндерелгән булган.

Хасиятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гопура.

Тэвода хачсыман план итеп төзелгән һәм Һиндстанда, аеруча Ориссада төзелгән Һинд дине гыйбадәтханәләренә охшаш сыман керү залына тоташтырылган. Гыйбадәтханәнең дүрт гопурасы яки дүрт кардиналь билгедә манаралары бар. Гопураларны һәм гыйбадәтханәнең үзәк пулатын тоташтыручы озын залның бик элегант чәчәк бизәкләре бар.[2] Гыйбадәтханә беркетелгән мандапа белән үзәк манарадан гыйбарәт, аңа кечерәк үлчәмле антарала аша барып җитәргә кирәк һәм төньяк һәм көньякта ике китапханә. Аның янында стена бар, аның дүрт гопурасы яки манарасы бар. Көнчыгышта Сием Реап Елгасына алып бара торган күтәрелгән тротуар бар. Күп потлар Вишнуны сурәтли һәм шактый яхшы халәттә. Шулай да гыйбадәтханәнең төп Илаһы булып Шива тора. Кайбер потлар Будданыкы, әмма тулысынча җимерек. Вакыт узу белән түшәм җимерелгән һәм алга таба җимерелүгә китергән. Йөзләре булмаган лотос позициясендә Буддаларның як-ягында тугърылар һәм алар мандапада антаралага алып баручы керү ишегеннән артында фронтон артында урнашкан. Тулы булмаган көнчыгыш Гопура I көнбатыш юнәлештә, аның икенче тулысынча төзекләндерелмәгән “латераль көнчыгыш киңәю”нең түбәсе бар. Төп пот булып югары платформада утырган һәм як-ягында Гаруда һәм Нагалар патшасы дип интерпертацияләнгән җимерек кисеп ясалган потлар булган аяклары кисешкән Будда. Моның түбә фронтоны булып Будданың Гопура I-е һәм Бодхи агачы өстендә кулчатыр.[3] Будданың тормышыннан эпизодларны сурәтләүче кисеп ясаулар көнчыгыш Гопура I-нең төньяк ишегендә күренә.[4] Биредә билгеле барельеф булып Сита тора (Рамаяна эпосының шәхесе), ул алтарь өстеннән утырган килеш һәм якларында ракшасилар (хатын-кыз шәйтаннар). Кечкенә маймыл формасында Хануман утырган килеш итеп һәм Ситага юнәлгән һәм аңа Раманың боҗрасын тәкъдим иткән килеш итеп кисеп ясалган.[5] Гыйбадәтханә янында латерит ташлар белән төзелгән стена, элек булган һәм хәзер юк булган.[6] Гыйбадәтханә 4000 элементы яр буенда һәм Сием Реап Елгасында таралган килеш җимерек хәлдә булган. 2000 һәм 2009 ел арасында бу элементларның кайберләре Кытай Халык Республикасы тарафыннан инициацияләнгән төзекләндерү проекты астында бергә беркетелгән булган. Гыйбадәтханә 2009 елда янә ачылган булган һәм тулысынча мөрәҗәгать итәрлек.[7]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Degroot, Klokke, 67 бит.
  2. Palmer, 2002, 187 бит.
  3. Degroot, Klokke, 68 бит.
  4. Degroot, Klokke, 69 бит.
  5. Udaya. Department of Culture and Monuments, Authority for the Protection and Management of the Region of Angkor / Siem Reap. 2005. https://books.google.com/books?id=IGtuAAAAMAAJ. 
  6. Palmer, 2002, 186 бит.
  7. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Siam не указан текст

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]