Чаяннар
| Чаяннар | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Scorpiones Карл Людвиг Кох, 1837[1][2] |
| Таксономик ранг | тәртип[1][2] |
| Югарырак таксон | Arachnopulmonata[d] |
| Таксонның халык атамасы | Scorpions[3], skorpioner, скорпіон һәм ščipalci |
| Нәрсәнең чыганагы | скорпион как еда[d] |
| Башлану вакыты | 435000 тысячелетие до н. э. |
| Кайда өйрәнелә | скорпиология[d] |
| WordLift сылтамасы | data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/scorpion[4] |

Чаяннар (лат. Scorpiones) - Үрмәкүчсыманнар классындагы буынтыгаяклылар отряды. Җылы климатлы илләрдә генә очрый торган җир өстендә яшәүче хайваннар. Барлыгы 2400 дән артык чаян төре билгеле , шуларның 25е үлемгә китерүче чагу сәләтенә ия. Чаяннар арасында иң зуры - император чаяны (озынлыгы 20 см) [5], ә чагыштырмача кечкенәләренең озынлыгы 13 мм (Microbuthus pusillus).
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]ЧАЯН [чаºйан], диал. цайан сүзе гомум кыпчак телендәге (Төньяк Кавказ төрки телләрендә теркәлмәгән) чайан сүзеннән үсеш ала, ул «чаян, рак; кәлтә; кыргаяк; шөпшә» сүзләрен аңлата торган булган. Аннан борынгырак вариант - уйгыр телендәге "чадан", борынгы төрки čadan, čaδan, čïdan, čïjan «чаян; гакрәп йолдызлыгы».
Шулай ук таҗик, үзбәк телләрендә "чиён", төрек телендә "çaуan", төркмәнчә. çiуan, чайаан «кыргаяк» һәм монгол телендә «бөҗәк» сүзен аңлатучы цайа < чайа сүзләре бар. "Чайбан" варианты да очрый.[6]
Рус телендәге "скорпион" сүзе бор. грек. σκορπιός (чаян) атамасыннан килеп чыга. Иске рус телендә скорпия елан дигәнне аңлата. Арахнология, үрмәкүчсыманнарны өйрәнүче фән, чаяннарны да өйрәнә.
Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чаян гәүдәсе кечкенә башкүкрәктән (лат. cephalothorax), яки просомадан һәм озын корсактан (abdomen), яки опистосомадан тора. Постабдоменның соңгы сегментына тагын бер грушасыман сегмент (тельсон) тоташкан, ул өскә бөгелеп торучы энә белән тәмамлана һәм аның өстендә ике агулы биз тишеме ачыла.
Чаянның бөтен тәне хитин кабыгы белән капланган, бу катламны тиренең гиподермасы эшләп чыгара.
Очлыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Башкүкрәккә алты пар очлык тоташа. Беренче ике пар очлык казналык, калган дүртесе - хәрәкәт хезмәтен үти. Беренче пар очлыклар хелицералар дип атала, алар авыз өстендә урнаша. Урнашуы буенча бөҗәкләрнең беренче антенналарына тәңгәл килә, ә функциясе - чәйнәгечләрнеке сыман.
Хелицералар 3 буынлы кыскычлардан гыйбарәт, алар ризыкны ваклау өчен кулланыла. Икенче пар очлыклар - педипальпалар алты буынчыктан торалар. Алар корбанны тотарга ярдәм итәләр.
Ашкайнату системасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Эчәклек өч бүлектән тора: алгы, урта һәм арткы. Авыз тишеме тәннең аскы ягында урнаша һәм мускуллы йоткылыкка һәм үңәчкә илтә. Аңа селәгәй бизләренең чыгу юллары ачыла. Үңәч урта эчәккә күчә, анда бавырның биш пар чыгару каналы ачыла. Урта эчәк ахыргы сегментның аскы ягында аналь тишем белән ачылучы арткы эчәккә күчә.
Үсеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чаяннар - тереләй тудыручы хайваннар, алар әверелешсез туры үсеш кичерәләр.
Таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Чаяннар беренче чиратта эссе пояста һәм уртача поясның җылы өлкәләрендә - көньяк Европада (Греция, Португалия, Корсика, Сицилия, Сардиния, Кипр, Көнбатыш һәм Көньяк Балкан илләре, Болгария, Испания, Италия ), Кырым, Рәсәйдә - Төньяк Кавказ, Кавказ арты, Төньяк Азия, Иделнең көньягы, Көньяк Азия.
Арктика утраулары, Гренландия һәм Антарктида, Яңа Зеландия һәм берничә кечкенә утраулардан кала, аларны планетаның барлык өлешләрендә очраганы бар. Европада алар Германиядә очрый, һәм Euscorpius flavicaudis кебек төрләр хәтта Британия утрауларында да табыла.
Чаян агуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Чаян агуының актив ингредиентлары - нейротоксик полипептидлар, һәр төрдә алар үзенчәлекле [7] . Кайберләре (инсектотоксиннар) бөҗәкләргә генә юнәлә, икенчеләре имезүчеләргә юнәлтелгән.
Агулану күренеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чаянның чагуы коточкыч авырту тудыра, ул елан тешләгәнгә караганда катырак авырттыра, ләкин төрләрнең күпчеле тарафыннан ул зарар китерми. Кайбер төрләр кешеләр өчен куркыныч тудыра һәм аеручы балаларның үлеменә китерергә мөмкин.
Агулану симптомнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- көчле авырту
- гиперпатия
- шешү
- тукымалар гиперемиясе
- сероз сыеклык тулган куыклар хасил булу (сирәк)
Гомуми симптомнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- баш авырту
- баш әйләнү
- сүлпәнлек
- аңны югалту
- терморегуляция бозылу
- көзән җыеру (аеруча балаларда)
- мускуллар калтырау
- сулыш алуның катлаулануы
- тахикардия
- кан басымының үзгәрүе
- күз яшьләре агу, борыннан агу
- бронхиаль гиперсекреция
Панкреатит һәм миокардит та киң таралган. Балалар өчен үпкә шеше куркыныч.
Беренче ярдәм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ял итүне тәэмин итү, анальгетиклар куллану, салкын компресс кую. Куркыныч тропик төрләр белән контакт булган очракта, махсус серум кулланыгыз, табибка мөрәҗәгать итегез.
Чаяннарны өйрәнү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 3 нче Скорпиология симпозиумы (Америка Арахнология җәмгыятенең 28 нче еллык җыелышы, Норман, Оклахома, 24 июнь 2004): Процесслар 2024 елның 16 август көнендә архивланган
- Беренче Скорпиология симпозиумы (Лос-Анджелес, июнь 1985): материаллар
- Скорприонология
Гомуми төрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иң еш очрый торган төр (Европада) - Scorpio europaeus. Ул комлы-сары төстә, озынлыгы 4 см га кадәр; тропик илләрдә гомуми төрләрнең озынлыгы 10 см га җитә (Androctonus һәм Buthus).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
- ↑ 2,0 2,1 Prendini L. Order Scorpiones C.L. Koch, 1850 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- ↑ BugGuide — 2003.
- ↑ https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/scorpion-definition/
- ↑ Jan Ove Rein. Pandinus imperator (C. L. Koch, 1841). The Scorpion Files. Norges Teknisk-Naturvitenskapelige Universitet. әлеге чыганактан 2020-10-26 архивланды. 2012-08-21 тикшерелгән.
- ↑ https://vk.com/doc282699030_658143451?hash=1AfANbXo27M2ghqyAbH3ifn3wsxlzq1fCxTDoyUDNZz&dl=S7pfZ7350TII4HekmiuzZPS3ps95egzYtd5NKELqJX8&api=1&no_preview=1
- ↑ Ядовитые животные. Отряд Скорпионы (Scorpiones). әлеге чыганактан 2011-06-22 архивланды. 2008-02-11 тикшерелгән.
<ref> с именем «earthlife», определённый в <references>, не используется в предшествующем тексте.Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Жизнь животных. Энциклопедия в шести томах. Том 3. (том посвящён сухопутным членистоногим). Общая редакция члена-корреспондента АН СССР профессора Л. А. Зенкевича. — М.: Просвещение, 1969. — 576 с.
- Soleglad, M. E. & V. Fet. 2003. High-level systematics and phylogeny of the extant scorpions (Scorpiones: Orthosterni). Euscorpius, 11: 1—175.
- Soleglad, M. E. & V. Fet. 2008. Contributions to scorpion systematics. III. Subfamilies Smeringurinae and Syntropinae (Scorpiones: Vaejovidae). // Euscorpius, 71: 1—115. [1] 2010 елның 24 июль көнендә архивланган (30 Mb)
- [[s:ЭСБЕ/|]] // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Скорпиологиядә вакыт-вакыт басмалар. Басмалар исемлеге 2019 елның 8 декабрь көнендә архивланган // Евскорпий