Чаңгы спорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Чаңгы спорты үз эченә төрле дистанцияләрдә узышуны, трамплиннан сикерүне, тау чаңгыcын эченә ала.

Чаңгыда йөгерү ярышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бирелгән араны чаңгыда вакытка узу ярышлары. Чаңгыда йөгерү ярышлары классик һәм ирекле стильләрдә уздырыла. Дөнья чаңгы спорты тарихына кагылганда, әлегә Олимпия уеннарында шәхси ярышта өч һәм аннан күбрәк җиңүче булган ир-атлардан тик алты спортчы бар – Норвегия спортчылары Бьорн Дэли (1992, 1994 һәм 1998 еллар җиңүчесе), Томас Альсгорд (1994, 2002 еллар), шведлар Сикстен Ернберг (1956, 1960 һәм 1964 еллар), Гунде Сван (1984, 1988 еллар), Томас Вассберг (1980, 1984, 1988 еллар) һәм Николай Зимятов (1980 һәм 1984 еллар җиңүчесе).

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер галимнәр чаңгы таш гасырда барлыкка килгән дип фаразлыйлар, чөнки кыяларда чаңгыда басып торган кеше рәсемнәре очрый. Тарихи, археологик тикшерүләр, урыс әкиятләре һәм скандинавия эпосы, шулай ук башка чыганаклар Себер, Урал, Алтайда яшәүче халыкларның чаңгыдан безнең эрага кадәр үк файдалануы турында сөйли. Атап әйткәндә, чаңгы палеолит чоры ахырында, ягъни 15-20 мең еллар элек уйлап табылган.

Скандинавиядә борынгы заманнарда ук чаңгы алиһәсе булган, ә чаңгы алласын башы өскә таба кайтарылган чаңгыларга бастырып ясаганнар.

Беренче чаңгыларны хайваннар сөягеннән ясаганнар. Аякка аларны каеш белән эләктереп куйганнар. Норвегиянең Холменколлен музеенда сакланучы викинг чаңгылары 3 м 90 см озынлыкта, 9 кг авырлыкта. Беренче чаңгы ярышлары Норвегиядә 1767 елда узган. Беренче призны да норвегияле Сондре Норхейм яулаган һәм ул хәзер дә без йөри торган чаңгыларны уйлап табучы дип санала.

Рус илендә чаңгы турындагы беренче язмалар XII гасырда митрополит Никифорның Киев кнәзе Владимир Мономахка язган хатында телгә алына. XIX йөзнең икенче яртысында Русиядә спорт хәрәкәте үсеш ала. 1895 елның 29 декабрендә Мәскәү чаңгычылар клубы оеша. Бу датаны илдә чаңгы спорты туган көне дип йөртү гадәткә кергән.

Чаңгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаңгылар агачтан, пластиктан яки болар икесе катнаштырып ясалган була. Белгечләр пластик чаңгыларга өстенлек бирә, чөнки алар яхшырак шуа, ә агач чаңгының астын гел сылап-майлап торырга кирәк.

Балаларга егылмаска, шуарга уңайлы булсын өчен җитештерүчеләр чаңгыларның башын түгәрәгрәк, чаңгының үзен киңрәк итеп ясыйлар. Тәүге тапкыр чаңгыга баскан кечкенә балага кыска чаңгы сайларга киңәш итәләр, ул – баланың буеннан озынрак булмасын. Таякларның озынлыгы култык астына кадәр җитсә ярый. Беренче вакытта туры юлдан чаңгыларда таяксыз гына йөреп карарга мөмкин. Шулай ук өйрәнчек чордагы чаңгылар йошмак, аларга баскач табан астына туры килгән өлеше карга тиеп торуы мөһим.

Әгәр дә бала чаңгыда йөрү осталыгын үзләштергән икән, чаңгының озынлыгы гомуми кагыйдәләр буенча сайлана – ул баланың буеннан 15-20 сантиметрга озынрак булырга тиеш. Бу очракта да таякларның биеклеге култык астына кадәр җитә.

Яшүсмергә чаңгыларны аның нинди стильдә шуарга теләвенә карап сайлыйлар.

Әйтик, классик йөрешкә озынрак чаңгылар туры килә, ә таяклар кыскарак булса, култык астына җитсә дә ярый. Сатуда универсаль чаңгылар да бар, аларның озынлыгы – “тимераяклы” йөреш һәм классик йөреш чаңгыларының уртачасы. Әмма андый чаңгыларның астына артка таба шуып китәргә ирек бирмәүче киртләр салына. Чаңгыга басарга җөрьәт иткән кешеләр өчен болар бик уңайлы, ләкин, аңлашыла, аларда тизлек җыю кыенга туры килә.

“Тимераяклы” йөреш өчен кыскарак чаңгылар кирәк, мәсәлән, кешенең буеннан 10 сантиметрга биегрәк. Кырыйга шуып китмәс өчен мондый чаңгыларның ян-ягында очлы терәкләре була. Шулай ук гадәттәгедән озынрак таяклар сайлана: якынча, борынга хәтле. Бу чаңгыларны таудан шуарга яратучылар сайлый.

Универсаль чаңгылар ике стильдә дә шуарга уңайлы дип санала.

Яңа гына чаңгыга баскан балаларга гадәти кышкы аяк киеменә туры килгән чаңгы беркеткечләрен алырга мөмкин, алар чаңгы белән бергә сатыла. Каты беркеткечләргә исә махсус чаңгы ботинкалары таләп ителә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]