Чегәннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чегәннәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чегәннәр
Үз аталышы

Синти, мануш (кешеләр), кале (кара), рома

гомуми сан

4 373 000

яшәү җире

Мисыр (1 700 000), АКШ (як. 1 000 000), Бразилия (800 000)

Теле

чегән теле

Дине

Христианлык, Ислам, Һинд диненең Шактизм традициясе, Романи мифологиясе

Commons-logo.svg Чегәннәр Викиҗыентыкта

Чегәннәр яки рома - Һинд-Арий чыгышлы, традицион рәвештә күчмә халык. Күпчелек чегәннәр романи телендә сөйләшәләр, бу тамырлары санскритта булган Һинд-Арий теле. Романи тел берничә диалектка бүленгән һәм бу телдә сөйләшүчеләр 2 млн.нан артык. Романи телнең лексикасы Һинди һәм Пәнҗаби белән уртак, фонетикасы Марвари теле белән охшаш, әмма грамматикасы бәңгәл теленә якынрак.

2009 елда Варвикшайерда Грандборо Кырларында төшерелгән Романи арбасы. (Грандборо Кырлары Юлы сәяхәт итүче кешеләр өчен популяр урын булып тора).

Казанда XX гасырда чегәннәр Идел буе районында, Отары бистәсендә яши иделәр.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп чегән кешеләре христиан,[1] башкалары мөселман; кайберәүләре борынгы Ватаннары Һиндстаннан борынгы Һинд дине ышануларын саклап калганнар, шул ук вакытта башкалар үз дини һәм сәяси оешмаларына ия.[2] Соңгы вакытта Венгрия ромалары арасында Далит Буддачылык хәрәкәте йогынтысында Тһеравада Буддачылыгы популяр булып киткән.

Сурәтләр галереясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чегән Википедиясе
Хиромантия
Андрей Петров (1945)
Poraimos

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The Columbia Encyclopedia (8th ed.). New York, NY: Columbia University Press. 2018. 
  2. G. L. Lewis (1991), "ČINGĀNE", The Encyclopaedia of Islam, 2 (2nd ed.), Brill, pp. 40a–41b, ISBN 978-90-04-07026-4