Челнинские известия (газета)
| «Челнинские известия» | |
| | |
| Tөр |
атналык |
|---|---|
| Формат |
А-3 |
|
| |
| Гамәлгә куючы |
Яр Чаллы шәһәр советы, |
| Нәшер итүче |
Татмедиа |
| Мөхәрир |
Зөлфия Нәби кызы Солтанова |
| Нигезләнгән |
1930 |
| Тел | |
| Төп офис |
423827 Татарстан, Чаллы ш., Яшь Kенинчылар бульвары, 9нчы йорт (Я.ш., 27/19). |
| Тиражы |
10 000 (2006) |
|
| |
| Веб-сайт: chelny-izvest.ru | |
«Челнинские известия» (тат. Чаллы хәбәрләре) ― 1930 елның 22 декабреннән Яр Чаллыда рус телендә чыгучы шәһәр газетасы. Нәшер итүче: халык депутатларының Яр Чаллы шәһәр советы, Яр Чаллы шәһәр администрациясе, 2005 елның февраленнән ― Татарстан Республикасының Татмедиа гаммәви багланышлар агентлыгы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1930―1963 елларда татар телендә чыгарылган (татар телендә латин имласы белән басылган), рус телендә дубляжы булган (4 полосалы басма эченә 2 полоса русча дубляж кушыла). 1963―1976 елларда рус телендә чыккан, татар телендә дубляжы булган. 1976 елдан дубляжсыз чыга. 1976 елда Тукай районы оешкач, «Знамя коммунизма» газетасы базасында «Светлый путь» («Якты юл») газеталары барлыкка килгән. Газетаның исеме үзгәреп торган:
- 1930―1939 ― «Трактор»
- 1939―1990 ― «Знамя коммунизма»
- 1990―1991 ― «Челнинская газета»
- 1992 елның сентябреннән ― хәзерге исеме
Мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Нур Баян (1930―1932 елларда), Л. И. Ширшина (1936―1941, 1943―1944), А. Ф. Даричев (1941―1943), А. Я. Артемьев (1959―1976), Т. В. Беляшкина (1976―1983), П. М. Столярова (1983―1988), А. Н. Артомонова (1988 елдан).
Журналистлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Редакциядә А. Куличихин, Н. Пучинин, Л. Маркович-Лунгина, Л. Бодрова, К. Маркелов, Р. Корнева, М. Сафин, Н. Богданова, О. Ерашова, Н. Абрахманов, С. Шәйхетдинова, Н. Сафина, Р. Мәрдәнов, фотохәбәрчеләр К. Ситдыйков, Н. Туганов эшләгән, урта буыннан Л. Гайфетдинова, Е. Костина, Л. Куренщикова, Е. Квитко, яшь буыннан Анжелика Акуева (урынбасар), Валентина Шистерова (сайт буенча урынбасар), Мария Луговая, Юлия Зәйнуллина, Ольга Степанова, Анастасия Әгъләмова, Евгения Катушенок (фотохәбәрче) эшли[1].
Тираж
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1937 ― 1000, 1940 ― 5000, 1970 ― 8614, 1976 ― 19356, 1983 ― 35000, 1988 ― 63000, 1990 ― 67000, 2006 ― 10000, 2020 ― 8 000. 2006 елның 1 гыйнварына 10200 саны чыккан.
Эчтәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыгу дәвамында газета Чаллы районы һәм Яр Чаллы шәһәренең иҗтимагый-сәяси, икътисади, социаль, мәдәни тормышын яктырта, күп журналистлар өчен өйрәнү мәктәбенә әверелә. Газета беренче булып Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы башлыгы, Башкарма комитеты җитәкчесе карарларын бастыра.
Рубрикалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
|
chelny-izvest.ru сайты ― иң популяр шәһәр мәгълүмати порталларының берсе. Керүчеләр саны буенча барлык шәһәр газеталары сайтларыннан өстенрәк: әлеге сайтка көненә уртача 20 меңгә якын уникаль керүче бар
Уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1938―1940 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә «Иң яхшы район газетасы» буларак билгеләп үтелгән.
- 1940 ел нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә Диплом һәм җиңел автомобиль белән бүләкләнгән (Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, бүләкләр тапшырылмый калган)
- 1978―1991 елларда «Елның иң яхшы газетасы» республика конкурсында 12 мәртәбә I ― III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
- 2004 ― «Вся Россия-2004» киң мәгълүмат чаралары фестиваленың лауреаты («Шәһәр газетасы» номинациясендә 2нче урын).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Б. А. Канеев. Челнинские известия / Энциклопедия города Набережные Челны. К.: Идел-Пресс, 2007, стр.386. ISBN 978-5-85247-177-2
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ляля Гайфутдинова. Газете «Челнинские известия» — 90 лет. Союз журналистов Республики Татарстан, 18.12.2020(рус.)
- «Челнинские известия» Вконтакте