Челтәркатлауның вазопролифератив шеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челтәркатлауның вазопролифератив шеше latin yazuında])

Челтәркатлауның вазопролифератив шеше — беренчел яки арадаш увеит, күз җәрәхәте һәм тутлы ретинит кебек халәтләргә карата икенчел була алган сирәк глиоваскуляр ясалу. Икенчел ясалулар күпсанлы һәм кайчакта этиология факторына карата ике яклы була ала.

1. Гадәттә гомернең 5-6 дистәсендә макула өлкәсендә экссудация нәтиҗәсендә күрү томанлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Ешрак аскы чигә перифериясендә урнашкан, телеангиэктазияләнгән тамырлардан торган кызгылт-сары ретиналь яки субретиналь ясалу (рәс. 15.43).

Сирәк халәт, күз төбенең күп өлкәсен зарарлап, таралган була.

3. Өзлегүләргә экссудация һәм шешү, челтәркатлауның экссудатив кубарылуы һәм преретиналь мембрана өчен макулопатия нәтиҗәсендә күрү югалту керә. Дәвалаусыз бу шеш авыр гемофтальмга, челтәркатлауның экссудатив кубарылуына, рубеозга һәм неоваскуляр глаукомага китерә.

4. Дәвалау. Криотерапия яки брахитерапия шеш регрессиясенә һәм экссудат суырылуына китерә, әмма күрү фаразы макулопатия үсешенә бәйле.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.