Челтәркатлауның үзәк артериясе томалану

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челтәркатлауның үзәк артериясе томалану latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Этиология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атеросклероз белән бәйле тромбоз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшәткәле пластинка янында барлыкка килүче атеросклероз фонындагы тромбоз, — ЧҮА томалануының иң еш сәбәбе (80% очрак). Атеросклероз шома мускуллы күзәнәкләр, тоташтыргыч тукыма һәм липидлар булган көпшәкле күзәнәкләрдән торган интиманың фокаль калынаюы белән сыйфатлана. Очрату ешлыгы яшь белән арта, ә гипертензия, ША һәм гипергомоцистеинемия аның үсешен тизләтә. Башка куркынычлык шарты булып кан плазмасында түбән тыгызлыктагы липопротеидларның югары дәрәҗәсе, симерү, тәмәке тарту һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвеше.

Йокы артериясеннән эмболия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмбол чыганагы булып еш очракта йокы артериясенең бифуркация өлкәсеннән һәм сирәгрәк — аорта дугасыннан атероматоз төерчә була.

Түбәндәге эмболлар төрләре очрый.

1. Холестеринлы эмбол (Hollenhorst төерчәсе), күп санлы кечкенә өзекле, ялтыраучы, алтынсыман яки кызгылт сары кристаллар булып күренә, еш очракта артериолалар бифуркациясе өлкәсендә урнаша. Алар сирәк ретиналь артериолаларның сизелерлек томалануына китерә һәм ешрак клиник симптоматикасыз.

2. Кальцификацияләнгән эмбол. Аның чыганагы аортаның күтәрелмә бүлегеннән яки йокы артерияләреннән атероматоз төерчәләр, шулай ук йөрәк клапаннарыннан капкачлар кальцификатлары була ала. Бу эмболлар гадәттә ялгыз, ялтырамый, ак төстә һәм еш кына КНД яки аның янындагы тамыр проекциясендә урнаша. КНД урнашканда эмболларны үткәреп була, чөнки алар диск белән кушылып күренә. Кальцификацияләнгән эмболлар башка ике төр белән чагыштырганда күпкә куркынычрак, чөнки ЧҮА яки аның берәр зур тармакларын озак вакытлы томалануына китерә ала.

3. Фибрин-тромбоцитар эмболлар төссез соры озынча кисәкчәләрдән гыйбарәт, гадәттә күп санлы була һәм кайбер очракта тамырны тулысынча каплый. Алар ретиналь транзитор ишемик һөҗүмнәргә (ТИҺ) китерә ала һәм вакытлы сукырлык - amaurosis fugax итеп ачыклана һәм кайчакта тамырның тулы томалануына китерә ала. Вакытлы сукырлык бер күзнең кыска вакытлы кисәк авыртусыз күрү начарлануы белән сыйфатлана, пациентлар еш очракта аны күрү кырын гадәттә өстән аска (сирәгрәк — киресенчә) каплаучы пәрдә хисе итеп тасвирлый. Тулысынча була алган күрүне югалту гадәттә берничә минут дәвам итә. Күрүнең кире кайтуы шулай ук була, әмма, кагыйдә буларак, акрынлап була. Һөҗүмнәр саны көн дәвамында берничәдән алып, берничә ай дәвамында берәүгә кадәр була ала. Ишемик һөҗүмнәр ипсилатераль церебраль ТИҺ белән бәйле була ала һәм зарарлану өлкәсенең каршы ягында неврологик симптоматикасы белән бергә була ала.

Сирәк сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Зур күзәнәкле артериит сирәк ЧҮА томалануына китерә, әмма алгы ишемик нейропатиянең еш сәбәбе булып тора.

2. Йөрәктән эмболия. Йөрәк һәм йокы артериясеннән эмболлар еш очракта күз артериясенә эләгә, чөнки ул эчке йокы артериясенең беренче тармагы. Чыганагы йөрәк клапаны булган эмболларның 4 төре була ала:

а) аорталь яки митраль клапаннан кальцификацияләнгән эмболлар ;

б) бактериаль эндокардитта клапаннар капкачында вегетацияләр;

в) йөрәкнең сул ягыннан миокард инфаркты (тышчадан яки мураль тромблар) һәм митраль стеноз белән йөрәкалды фибрилляциясе яки митраль клапан пролапсы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тромб;

г) сирәк очрый торган йөрәкалды миксомасында миксоматоз материал.

3. Дерматомиозит, СКТ, төенле полиартериит, Вегенер гранулематозы һәм Бехчет синдромы вакытында периартериит кайчакта ЧҮА тармакларының күпсанлы һәм ике яклы томалану сәбәбе була ала.

4. Яшь чакта челтәркатлау артерияләре томалану сәбәбе тромбофилияләр була ала, шулардан гипергомоцистеинемия, антифосфолипидлы синдром һәм нәселле табигый антикоагулянтлар кимчелеге.

5. Ураксыман күзәнәкле гемоглобинопатияләр.

6. Ретиналь мигрень сирәк очракларда яшь пациентларда челтәркатлау артериясе томалану сәбәбе була ала. Әмма диагнозны башка таралган сәбәпләрне үткәргәч кенә куеп була.

7. Susαc синдромы өч симптом белән сыйфатлана: ЧҮА томалану, нейросенсорлы саңгыраулык һәм энцефалопатия.

Тикшерүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык пациентларга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Йөрәкалды фибрилляциясен ачыклау өчен пульсны тикшерү.

2. Кан басымын үлчәү.

3. Йокы артерияләрен тикшерү (шаулауны ачыклау өчен аускультация, дуплекслы тикшерү).

4. ЭКГ.

5. Кан

• Гомуми кан анализы һәм ЭУТ

• Биохимик анализ (глюкоза һәм липидлар күләме)

Аерым авырулар категориясенә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Эхокардиограмма.

2. Магнитлы-резонанслы ангиография.

3. Кан анализлары

• Тромбофилиягә скрининг

• Антитәнчекләр: антикардиолипин, төче антикоагулянты, антинуклеар, анти-ДНК һәм антинейтрофиль цитоплазматик антитәнчекләр.

• Гомоцистеин.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кисәк һәм чагылган күрү начарлану белән ачыклана.

2. Күрү үткенлеге шактый түбәнәя; макулопапилляр бәйләм өлеше цилиоретиналь артерия аша кан белән тәэмин ителгән очракларда гына үзәк күрү саклана ала.

3. Афферентлы бәбәк кимчелеге тирән яки тулы (амавротик бәбәк).

4. Күз төбе күренеше. Үзгәрешләр ЧҮА тармагы томалануы кебек, ләкин күбрәк дәрәҗәдә чагылган.

• Фовеола өлкәсендә, челтәркатлауның юка өлешендә, интакт хориоидеядан кызгылт сары рефлекс тирә-яктагы төссез челтәркатлаудан аерылып тора һәм «чия төше» симптомын барлыкка китерә.

• Цилиоретиналь артерия булганда, ул кан белән тәэмин иткән макула өлкәсе гадәти төстә була.

5. ФАГ. Челтәркатлау шешкәнгә күренешле флюоресценция кимү һәм артерияләр тулуы тоткарлану, әмма ачык цилиоретиналь артерия башлангыч фазада тулачак.

Фараз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челтәркатлау инфаркты өчен фараз уңайлы түгел. Берничә атнадан челтәркатлау агарганлыгы һәм «чия төше» әкренләп бетә, әмма артерияләр тар килеш кала. Челтәркатлауның эчке катламнары атрофиягә дучар була, әкренләп КН атрофиясе үсеш ала, бу үз чиратында чыдамлы күрү мөмкинлеге начарлану белән чагыла. Кайбер очракларда төсле катлау рубеозы үсеш ала, бу ПЛК үткәрүне таләп итәргә мөмкин. 2% очракта КНД тамырлануы барлыкка килә.

Челтәркатлау артерияләренең кискен томалануын дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челтәркатлау артерияләренең кискен томалануы барлыкка килгәч, дәвалауны шундук башларга кирәк, чөнки ретиналь кан агышы инфаркт үсеш алганчы кайтарылмаса, томалану кайтмас күрү начарлануына китерә. Холестеринлы яки тромбоцитар эмболга караганда кальцийланган эмбол китергән томалану буенча күрү мөмкинлекләре фаразы начаррак санала. Теория буенча беренче ике вариантта үз вакытында эмболны күчерү киләчәктә күрү югалтуын булдырмаска мөмкин. 48 сәгатьтән кимрәк дәвамлыктагы томалану белән пациентларга түбәндәге дәвалау чараларын башкарып була.

1.   10 секунд дәвамында өч көзгеле контактлы линза кулланып, тибеп торучы кан агышы барлыкка килгәнче яки алга таба 5 секундлы тәнәфес белән кан агышы туктаганчы (ЧҮА тармагы томаланганда) күз алмасына массаж.

2.   Алгы камерага парацентез.

3.   Кан агышы кайтмаганда, кабат парацентез урынына КЭБ озаккарак киметү өчен вена эченә ацетазоламид кертү.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел