Челтәркатлауның үзәк венасының ишемиясез томалану тибы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челтәркатлауның үзәк венасының ишемиясез томалану тибы latin yazuında])

ЧҮВ ишемиясез томалану тибы иң еш очрый һәм якынча 75% очракларны тәшкил итә.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кинәт бер күзнең күрүе томанлануы белән билгеләнә.

2. Күрү үткенлеге уртача яки шактый кимегән.

3. Афферентлы бәбәк кимчелеге юк яки бик чагылмаган (ЧҮВ ишемияле томалану тибы белән чагыштырганда).

4. Күз төбе күренеше (рәс. 16.29а).

• ЧҮВ барлык тармаклары боргалану һәм киңәюе, барлык квадрантларда нокталы геморрагияләр булу, шулай ук күбрәк дәрәҗәдә күз төбенең перифериясендә урнашучы «ялкын телләре» кебек кан савулар.

• Мамыксыман чыганаклар, еш КНД һәм макуляр өлкә шешүе булу.

5. ФАГ флюоресцеинның артерияләрдән веналарга үтүе тоткарлануын, кан савулар белән флюоресценция бикләнүен, капиллярларның яхшы перфузиясен һәм буяуның соңлаган сеңүен ачыклый (рәс. 16.29б, в).

6. Барышы. Томалануның кискен билгеләре 6-12 айдан соң бетә. Калдык күренешләргә КНД коллатеральләре үсеше (рәс. 16.30а), эпиретиналь фиброз һәм макулада тутлы эпителий дәрәҗәсендә үзгәрешләр керә.

ЧҮВ томалануының ишемияле формасына күчүен 15% очракта 4 ай вакытына кадәр һәм 34% — 3 елга кадәр ачыклыйлар.

ЧҮВ томалануы ишемияле стадиягә күчмәгән очракларда фараз уңай. 50% очракта үзәк күрүнең кайтуы яки тулысынча диярлек кайтуы күзәтелә. Түбән күрү үткенлегенең төп сәбәбе кабатланучы макуляр шешү (рәс. 16.30б) санала, ул ЧТЭ икенчел үзгәрешләре үсешенә китерә ала. Фараз билгеле дәрәҗәдә башлангыч күрү үткенлеге белән бәйле.

• 6/18 һәм югарырак — күрү, мөгаен, шул ук калачак.

• 6/24-6/60 — клиник барышы төрле була ала, киләчәктә күрү яхшыра, үзгәрешсез кала яки начарлана ала.

• 6/60 түбәнрәк — күрү мөмкинлекләре яхшыруы шикле.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЧҮВ томалануын кадимчә дәвалау нәтиҗәсез санала, ә макуляр шешү буенча лазерлы коагуляция — мәгънәсез. Түбәндәге тәҗрибәле дәвалау ысуллары киләчәктә тикшеренү таләп итә.

1. Канюляция һәм томаланган венага витрэктомия барышында плазминогенның тукыма активаторын (tРА) кертү.

2. Хроник макуляр шештә триамциналон ацетонидны интравитреаль кертү яхшы алнәтиҗәләр бирә һәм киң тарала башлады, әмма дәвалау йогынтысы кыска вакытлы була. Витрэктомия юлы белән КН тышчасын яруның үз тарафдарлары бар һәм ЧҮВ декомпрессия ысулы буларак карала. Ысулның нәтиҗәлеге рандомизацияләнгән тикшеренүләр нәтиҗәләре белән әле расланмаган һәм аны куллану турында сорау әле бәхәсле кала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.