Челтәркатлау веналары томалану

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челтәркатлау веналары томалану latin yazuında])

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артериолосклероз ЧҮВ тармагы тромбозы үсүенә булышучы төп фактор санала. Артериола һәм аның белән бергә барган челтәркатлау венасы уртак адвентициаль тышча белән булгач, артериола калынаюы венаның кысылуына китерә. Бу икенчел үзгәрешләр үсешенә китерә, шулардан эндотелиоцитлар югалту, тромб ясалу һәм томалану ихтималлыгы. Шулай итеп ЧҮА һәм ЧҮВ рәшәткәле пластинка артында уртак адвентициаль тышчага ия, шуңа күрә атеросклерозлы үзгәргән артерия веналарны кыса ала һәм ЧҮВ томалануы үсешен кузгата ала. Шулай итеп, ретиналь венаның томалану сәбәбе артерияләр һәм веналар зарарлану санала. Веноз томалану кан агышы кимү белән веналар һәм капиллярларда басым артуга китерә. Бу томаланган вена өлкәсендәге челтәркатлауның гипоксиясенә китерә, бу үз чиратында капиллярлар эндотелие зарарлануына һәм кан кисәкләренең тамыр тышчасыннан чыгуына китерә. Тукыма басымы арта, бу алга таба гемоциркуляция әкренәюенә һәм гипоксиягә китереп, шулай котылгысыз түгәрәкне тоташтыра

Алшартлы факторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таралган факторлар

1. Өлкән яшь — иң мөһим фактор. 50% артык томалану 65 яшьтән өлкәнрәк авыруларда барлыкка килә.

2. Гипертензия челтәркатлауның венасы томалану белән 50 яшьтән өлкәнрәк 64% авыруларда һәм яшьрәк пациентларда 25% була. Ешрак ул ЧҮВ тармагы томалану белән авыруларда, аеруча томалану урыны артериовеноз чаты өлкәсендә урнашса, була. Гипертензия белән тәңгәл булмаган идарә, томалану рецидивы яки икенче күздә аның үсешенә китерә ала.

3. Гиперлипидемия (холестерин > 6,5 ммоль/л) яшькә карамастан 35% авыруда бар.

4. Шикәр авыруы 50 яшьтән өлкәнрәк 10% авыруда бар, әмма ул яшьрәк пациентларда сирәк була. Бу башка йөрәк-кан тамыры куркынычлык шартлары ешлыгы арту нәтиҗәсе була ала, шулардан гипертензия, ул II типтагы диабетта 70% очракта очрый.

5. КЭБ күтәрелү ЧҮВ томалану барлыкка килү куркынычлыгын, аеруча томалану урыны КНД экскавация кырыенда урнашканда, арттыра.

Сирәк факторлар

Сирәк очракта томалану барлыкка килүгә түбәндәге халәтләр алшарт була, алар 50 яшькә кадәр авыруларда мөһим санала.

1. Миелопролифератив чирләр

• Полицитемия.

• Кан сүленең аксым төзелеше бозылу (мәсәлән, миелома чире, Вальденстрем макроглобулинемиясе).

2. Гиперкоагуляция белән барган булдырылган халәтләр

• Гипергомоцистеинемия.

• Төче антикоагулянты һәм антифосфолипидлы антитәнчекләр.

• Дисфибриногенемия.

3. Гиперкоагуляция белән барган тумыштагы халәтләр

• Активлаштырылган С протеинына резистентлык (V Лейден факторы мутациясе)

• С. протеины җитмәү

• S. протеины җитмәү

• Антитромбин җитмәү.

• Протромбин гены мутациясе.

• XII фактор җитмәү.

4. Томалаучы перифлебит белән бәйле ялкынсыну чирләре

Бехчет синдромы.

Саркоидоз.

Вегенер гранулематозы.

Гудпасчер синдромы.

5. Башка шартлар

• Ораль контрацептивлар кабул итү.

Хроник бөер җитешсезлеге.

• Икенчел гипертензия (мәсәлән, Кушинг синдромы) яки гиперлипидемигә (мәсәлән, гипотиреоз) китерүче сәбәпләр.

NB Веноз томалану үсеше куркынычлыгын киметүче шартларга югары физик йөкләнеш һәм алкоголь куллануын туктату керә.

Тикшерүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык пациентларга

1. Артериаль басым.

2. ЭКГ.

3. Кан анализлары

• Гомуми кан анализы һәм ЭУТ.

• Ач килеш глюкоза дәрәҗәсе, кан липидлары.

• Сүл аксымнары электрофорезы.

Аерым авырулар төркеменә (50 яшькә кадәр)

1. Күкрәк читлеге рентгены.

2. Кан анализлары

• Тромбофилигә тикшерү.

• Аутоантитәнчекләр: антикардиолипин, төче антикоагулянты, антитөшле һәм анти-ДНК антитәнчекләре.

• АПФ.

• Гомоцистеин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.