Челубей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челубей latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Челубей
Туган билгесез
Үлгән 8 сентябрь 1380
Куликово поле[d], Бөек Мәскәү кенәзлеге
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Васнецов В. М. Пересвет белән Челубей сугышы. 1914

Челубей (кайбер чыганакларда Чалабай, Челибей, Темир-Мирза яки Таврул) — XV гасырда язылган «Сказания о Мамаевом побоище» дигән әдәби әсәр персонажы.

Тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сказание о Мамаевом побоище» хикәятендә сурәтләнүенчә, Челубей физик көч белән генә түгел, хәрби осталык белән дә аерылып тора. Сюжет буенча, 1380 елның 8 сентябрендә Куликово сугышы башланыр астына Мамай төмәне гаскәрләреннән төрки баһадир Челубей һәм руслар ягыннан нык Александр Пересвет алышырга чыга һәм ике алышчы да, бер вакытта бер-берсенә Сөңге кадап, бу сугышта, имештер дә, икәүләшеп дә һәлак була.

Ләкин бу эпизод та, Челубей да, Пересветның нык булуы да, мөгаен, уйлап чыгарылгандыр[1]. Мәсәлән, бу яу турында бәян ителгән «Задонщина» хикәятендә Пересвет, яуның иң кызу мәлендә, аланда сугыш киемнәрен ялтыратып, атта йөри, ә шул ук вакытта үлеп ятучылар була[2].

«Челубей (Чалабай)» — яңгырашы буенча да, төзелеше буенча да фикер йөрткәндә, ул төрки чыгышлы. Бәлки ул чыннан челәби булгандыр, ягъни шул титулга ия бер җитәкче. 1393 елда Икенче Болгар патшалыгының башкаласы Велико-Тырновоны яулап алган Морат Беренченең улы «Челәби әмир» исемен йөрткән бит[3].

Челубей образы мультипликациядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лебеди Непрядва (1980; ССРБ), режиссеры - Роман Давыдов.
  • Пересвет и Ослябя (2010; Россия), режиссеры - Станислав Подивилов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Никитин А. Л. Основания русской истории. Мифологемы и факты. АГРАФ. Москва. 2001.
  2. Задонщина
  3. Чистякова Е. В. Синопсис. // Вопросы истории. 1974, № 1, с. 215—219