Сергей Челюскин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Челюскин latin yazuında])
(Челюскин Сергей битеннән юнәлтелде)
Семён Иван улы Челюскин
Туган як. 1700
Борищево саласы, Перемышль өязе, Калуга губернасы
Үлгән ноябрь 1764
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре һидрограф, сәяхәтче, котып тәдкыйкатьчесе

 Семён Иван улы Челюскин Викиҗыентыкта

Семён Иван улы Челюскин (рус. Семён Иванович Челюскин) — рус котып тәдкыйкатьчесе, диңгез офицеры.

Мәскәү навигация (көймә йөргезү) мәктәбендә белем алган. 1726—1743 елларда Балтыйк флотында хезмәт иткән. 1733 елда штурманлыкка күтәрелә һәм Бөек Төньяк экспедициясенә билгеләнә. Василий Прончищев, соңрак Харитон Лаптев отрядларында хезмәт иткән. 1741 елның язын Хатанга елгасыннан Пясина елгасына кадәр коры җирдән үткән, Таймырның көнчыгыш яр буен тасвирлап чыккан. 1741—1742 елларда Туруханскидан чыгып, Хатанга тамагына кадәр барып җиткән, Фаддей борыныннан алып Таймыра тамагына кадәр Таймырның төньяк яр буен тасвирлап чыккан вә Ауразия кыйтгасының кырый төньяк ноктасын ачыклаган.

1756 елда истигъфага чыгарылган. 1764 елның ноябрендә вафат булган, күмү урыны билгеле түгел.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]