Челюскин урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Челюскин урамы (Казан) latin yazuında])
Челюскин урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Озынлык 3721 метр
Карта
 Челюскин урамы Викиҗыентыкта

Челюскин урамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Соцшәһәр, Яңа Карабай, Северный шәһәр бистә һәм микрорайоннардагы урам.

Көньяктан төньякка таба ТЭЦ урамыннан Леонид Черкасов урамына кадәр бара. ТЭЦ, Тимирязев, Лядов, Белинский, Индустриаль, Социалистик, Тар Урам, Побежимов, Максимов, Беломорск, Шатурская, Симонов, Челюскинцев, Айдаров, Төньяк полюс, Лянгузов, Ударная, Вологда, Граничная, Зур Заречная, Аркылы-Зур һәм Леонид Черкасов урамнары белән кисешә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам рус поляр тикшеренүчесе Семён Иванович Челюскин хөрмәтенә аталган (1700-—1766)[1]

Урамның барлыкка килүе 1930 елларда авиация комбинаты («Казмашстрой») төзелеше белән бәйле рәвештә үсеш алган «Орджоникидзе Бистәсе» (Соцшәһәр) һәм «Свердлов Бистәсе» белән бәйле.

Башта урам «Иркутск урамы» исемен йөрткән[1].

Бүгенге көнгә кадәр урамның күп өлеше сакланып калган[2].

Заманча торышы һәм объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Иоанн Кронштадтский гыйбадәтханәсе

3721 метр озынлыктагы урамда 117 йорт урнашкан[3].

Балалар бакчалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «172 нче номерлы балалар бакчасы» Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Челюскин ур., 1), 1961 елда барлыкка килгән[4];
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «268 нче номерлы балалар бакчасы» Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Челюскин ур., 1а), 1960 елда барлыкка килгән[5];
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «26 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Челюскин ур., 33а), 2011 елда барлыкка килгән[6] .

Дәвалау оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (1 нче поликлиника бүлеге) (Челюскин ур., 4/13)[7]. .

«Китап йорты»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челюскин урамы 4/3 йорты буенча «Китап йорты» сәүдә челтәренең китап кибете урнашкан[8].

Казан православие руханилары семинариясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челюскин урамы 31а йорты буенча Казан православие руханилары семинариясе урнашкан[9].

Дини объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус Православ Чиркәве[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янгын бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челюскин урамы 51 адресы буенча 5 нче Янгын бүлеге урнашкан[11].

Полиция бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Челюскин урамы 56 адресы буенча «Авиатөзелеш» ОП-1 полиция бүлеге урнашкан[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани. — Казань: Издательство «Казань», 1995. — С. 284.
  2. Историческая застройка г. Казани до 1959 года строительства (улица Челюскина)архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-05-31, retrieved 2021-01-12 
  3. Улица Челюскина в Казани
  4. МБДОУ «Детский сад № 172 компенсирующего вида» Авиастроительного района г. Казани, archived from the original on 2017-02-25, retrieved 2021-01-12 
  5. Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 268» Авиастроительного района г. Казани, archived from the original on 2017-02-25, retrieved 2021-01-12 
  6. Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 26 комбинированного вида Авиастроительного района г. Казань», archived from the original on 2017-02-25, retrieved 2021-01-12 
  7. Гаусс ДГБ № 7 1-ое Поликлиническое отделение
  8. Дом книги (г. Казань), archived from the original on 2018-08-21, retrieved 2021-01-12 
  9. Казанская православная духовная семинария
  10. 10,0 10,1 Храмы при Казанской православной духовной семинарии
  11. Пожарная часть № 5
  12. ОП-1 «Авиастроительный»архив күчермәсе, archived from the original on 2017-06-28, retrieved 2021-01-12