Ченсу Табоне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ченсу Табоне latin yazuında])
Ченсу Табоне
Туган 30 март 1913(1913-03-30)[1]
Виктория[d], Мальта, Бөекбритания короллеге[d]
Үлгән 14 март 2012(2012-03-14)[2][3][1] (98 яшь)
Сент-Джулианс[d], Восточный регион[d], Мальта
Ватандашлыгы  Мальта
Әлма-матер Мальтийский университет[d] һәм St Aloysius' College[d]
Һөнәре күзбелгеч, университет профессоры, сәясәтче
Сәяси фирка Националистическая партия[d]

 Ченсу Табоне Викиҗыентыкта

Винсент «Ченсу» Табоне (мальт. Vincent „Ċensu“ Tabone; 1913 елның 30 марты, Виктория, Мальта2012 елның 14 марты, Сан-Джильян, Мальта) — Мальта дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Мальта Президенты (1989—1994).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф һәм фәнни-табиблык эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда фармацевтика өлкәсендә белем алып, Мальта университетын(рус.) тәмамлый. 1937 елда медицина докторы була. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Мальта Король артиллериясендә полк хирургы булып хезмәт итә, ә аннары — Мартфа шәһәрендә хәрби госпитальдә окулист сыйфатында хезмәт итә. 1946 елда Оксфорд университетының табиб-офтальмологы дипломын алгач, медицина белеме алуын тәмамлый. Шулай ук Король хирургия көллиятенең окулист дипломына ия була. 1953 елда аңа Лондон Даруханәчеләре җәмгыятенең докторлык дәрәҗәсе бирелә.

Мальтага кайтканнан соң, ул берничә ел илнең төрле хастаханәләрендә табиб-офтальмолог буларак эшли. Бер үк вакытта берничә ел дәвамында конъюнктивит учакларында эшләү буенча ВОЗ эксперты булып тора. Бу сыйфатта ул Тайваньда, Индонезиядә һәм Гыйракта эшләгән. 1954 елда илнең медицина ассоциациясенә нигез сала һәм аның күпьеллык президенты була. 1957 елдан — Мальта университетының клиник офтальмология профессоры.

Партия эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 еллар башыннан бирле Табоне актив сәяси эшчәнлек башлый.

  • 1961 ел — башкарма комитет әгъзасы;
  • 1962—1972 еллар — генераль секретарь;
  • 1972—1977 елларда — беренче вице-рәис;
  • 1977—1985 елларда — Милли партия Башкарма комитеты рәисе. 1978—1987 елларда бер үк вакытта партиянең халыкара эшләр буенча рәсми вәкиле була.

Дәүләт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966—1989 елларда — Вәкилләр палатасы әгъзасы, шулай ук Европа Советының төрле комиссияләрендә актив эшли.
  • 1966—1971 елларда — мәшгульлек, хезмәт һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча министр. Бу сыйфатта 1968 елда ул БМО игътибарын халыкның картаю проблемасына юнәлттә.
  • 1987—1989 елларда — Мальта тышкы эшләр министры. Климат үзгәрү проблемалары буенча БМО Конвенциясен кабул итү өчен актив чыгыш ясый.
  • 1989—1994 елларда — Мальта президенты.

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Винсент «Ченсу» Табоне 99 яшькә кадәр ике атна яшәмичә кала.
  • Дөньяда иң өлкән дәүләт башлыклары һәм хөкүмәт җитәкчеләренең берсе булган.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мальта бүләкләре
  • Чит илләр бүләкләре