Черек күл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Черек күл latin yazuında])
Паркның көнбатыш ягыннан Казан кремле күренеше
Паркның көнбатыш ягыннан Казан кремле күренеше

Черек күлКазан үзәгендәге ял паркы.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парк Казан шәһәренең Вахитов районында күл янында урнашкан. Аның янында башка парк — «Ленин бакчасы» җәелеп ята. Формасы буенча турыпочмаклык рәвешендә. Бер яктан Чернышевский, ике яктан Дзержинский, дүртенче яктан Лобачевский урамнары белән чикләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы вакытында бүгенге Дзержинский урамы буенча Мунча күле һәм Черек күле урнашкан булган, Кирмәннән Казансу яры юнәлешенә Пычрак күл җәелгән булган. Мунча күле буенда морзалар мунчалары һәм гади халык мунчалары урнашкан булганнар. Мунчалардан су Черек күленә аккан, шуның өчен күлгә "Черек" исеме бирелгән.

Казан ханлыгы басып алынганнан соң ханлык мунчалар җимерелгән, Мунча күле дә Черек күле бердәм Черек күленә әверелгән.[1]

Парк үз атамасын ул урнашкан җирдә электән озак вакыт дәвамында булган күл исеме буенча ала. Күл суының чисталыгы һәм балык тоту мөмкинлеге белән аерылып торган була.

1829 елда күл ярларын киртләчләр белән әйләндереп алалар, кәс җәяләр һәм аллеялар утырталар. 1847 елда паркны чуен рәшәткәләр белән урыйлар.

Трактирлы беренче оешманы монда 1859 елда сәүдәгәр Белозеров төзи[2].

Вакыт узу белән сулык пычрана һәм сазлана, аннан начар исләр аңкый башлый. Шәһәр идарәсе күлне күмәргә карар чыгара. 1889 елда күл тулысынча күмелә.

XIX гасыр ахырында парк казанлыларның төп күңел ачу урынына әверелә. Аларның игътибарын кичләрен уйнаган музыка җәлеп итә торган була. Паркта Ожегов рестораны, Вяткина фотография павильоннары урнашкан була. Җәен 1894 елда урнаштырылган фонтан эшли. Кышын аның урынында шугалак җәелә.

1925 елда Черек күл паркында туплы хоккей уйный башлыйлар[3]. Шул рәвешле, Казан Динамосы хоккей клубының тарихы башланып китә.

1930нчы елларда парктан Лобачевский урамына чыгышта «Гашыйклар аркасы» урнаштырыла.

Хәзерге халәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Черек күл» шәһәр халкының популяр ял урыны булып тора. Уку йортларына якынлыгы яшьләрнең күплегенә китерә. Паркта атынчыклар, таучыклар, утыргычлар һәм шундый ук исемле кафе бар. Паркта урнашкан репродукторлар ара-тирә радио тапшырулар алып баралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.iske-kazan.ru/129-ozer-zabytykh-imena
  2. Элек Черек күлдә Казанның иң яхшы рестораны була // Pro-Kazan.Ru. — 2012. — 24 гыйнвар.
  3. 30 гыйнвар(үле сылтама) // Республика Татарстан. — 2012. — 30 гыйнвар.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани