Череповец дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Череповец дәүләт университеты latin yazuında])
Череповец дәүләт университеты
Төр дәүләт карамагында
Эшләү еллары 1996
Адрес 162600, РФ, Вологда өлкәсе, Череповец, Луначарский пр., 5,
Кампус Совет пр., 8, Совет пр., 10, Совет пр., 25, Җиңү пр., 12, Дзержинский ур., 30, М. Горький, 12, М. Горький, 14, Тынычлык ур., 7, М. Горький ур., 42, Пионер ур., 14
Сайт chsu.ru


Череповец дәүләт университеты (рус. Череповецкий государственный университет) — югары уку йорты. Ул Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә урнашкан. Төбәкнең терәк университетларының берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда [1][2] Вологда политехник институтының Череповец филиалы базасында (1993 елның 1 июлендә оештырылган) Череповец дәүләт индустриаль институты (1986 елда Төньяк-Көнбатыш политехник институтының Череповец филиалындагы индустриаль факультет базасында оештырыла (Төньяк-Көнбатыш читтән торып уку политехник институтының уку-консультация бүлеге буларак 1956 елда оештырылган) һәм Вологда политехник институтының төзелеш факультеты белән Череповец дәүләт педагогия институтының (1875 елда Вологда укытучылар семинариясенән төзелгән; 1919 елда Череповец халык мәгарифе институты; 1939 елда — Череповец укытучылар институты; 1954 елдан алып — Череповец дәүләт педагогия институты) базасында төзелә.

2002 елдан бирле университетларның Евразия ассоциациясенең әгъзасы булып тора.[3]

2017 елның апрелендә төбәкнең терәк университеты булып китә.[4][5]

Университет структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет составында биш институт:

  • Информацион технологияләр институты
    • Автоматлаштыру һәм идарә итү кафедрасы
    • Инфокоммуникацион технологияләр һәм хәвефсезлек кафедрасы
    • ЭВМ программасы белән тәэмин итү һәм математика федрасы
    • Математика һәм информатика кафедрасы
    • Физика кафедрасы
  • Гуманитар институт
    • Герман филологиясе һәм мәдәни-ара коммуникацияләр кафедрасы
    • Фәлсәфә һәм тарих кафедрасы
    • Чит ил телләре кафедрасы
    • Ватан филологиясе һәм гамәли коммуникацияләр кафедрасы
    • Җәмәгатьчелек белән элемтә, реклама һәм журналистика кафедрасы
    • Социология һәм социаль технологияләр кафедрасы
  • Инженер-техник институты
    • Архитектура мохитенең дизайны кафедрасы
    • Металлургия, машиналар эшләү һәм технологик корамаллар кафедрасы
    • Төзелеш кафедрасы
    • Электроэнергетика һәм җылылык техникасы кафедрасы
    • Транспорт чаралары һәм техносфера хәвефсезлек кафедрасы
    • Электроэнергетика һәм электротехника кафедрасы
    • Химик технологияләр кафедрасы
  • Педагогика һәм психология институты
    • Дефектологик белем бирү кафедрасы
    • Мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы
    • Башлангыч белем бирү, гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы
    • Психология кафедрасы
    • Профессиональ һәм технологик белем бирү кафедрасы
  • Бизнес-мәктәп (институт)
    • Икътисад һәм идарә итү кафедрасы

Бер факультеты:

  • Кеше саулыгы һәм биология факультеты;
    • Биология кафедрасы
    • Физик культура һәм спорт теориясе һәм методикасы кафедрасы
    • Физик культура кафедрасы

Студентлар оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Укучыларның берләшкән советы, аңа Череповец дәүләт университетының бөтен җәмәгать берләшмәләре һәм оешмаларының вәкилләре керә.
  2. ЧГМОО "ЧДУ студентлары берләшмәсе". 1998 елда булдырылган.[6]
  3. Биология кафедрасы янындагы яшьләрнең экологик үзәге.
  4. Студентлар агитбригадасы.
  5. Череповецкий РАССО бүлекчәсе.[7]
  6. Студентлар психологик хезмәте. 2007 елда педагоглык һәм психология институтының психология кафедрасы янында оештырыла. Студентларга югары уку йортында укыганда психологик булышу хезмәтен алып бара.[8]
  7. Барлык факультетларының һәм институтларының студентлары советы.
  8. "Students' Press" студент гәзите редакциясе.
  9. Студент отрядлары.

Университет статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет эшмчәнлеге өч тапкыр уңышлы рәвештә бәяләү үтә: 2001 елның февралендә, 2006 елның февралендә һәм 2011 елның февралендә[9]

2005 елның сентябрь аенда [10] Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең «Бизнес өлкәсендә эффектлы партнерлык итү һәм яңа буын профессионалларын нәтиҗәле әзерләү хезмәттәшлеге өчен» дипломы белән бүләкләнә. ЧДУ эш бирүчеләр бәясе буенча, Россия территориясендәге 120 классик университет арасында 53-нче урынны били (рейтинг белгечләрдән сорашу буенча төзелгән, анда 600-ләп эш бирүче бәя биргән).

2008 елда ЧДУ СМК сыйфат сертификаты[11] ала, ЧДУ-ның сыйфат менеджменты системасы ISO 9001 стандартларына туры килә дип танылган.

Ел саен Череповец дәүләт университеты РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының югары уку йортларын мониторлау нәтиҗәләре буенча уңышлы эшли дип табыла.

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996-2009: Грызлов Владимир Сергеевич[12]
  • 2009-2019: Афанасьев Дмитрий Владимирович[13]

Билгеле тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Валерий Вениаминович Воронов
  • Дмитрий Вячеславович Новицкий
  • Евген Владимирович Макеев
  • Вадим Александрович Шипачев
  • Максим Валерьевич Чудинов

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президента Российской Федерации от 3 июня 1996 года № 801 "О создании Череповецкого государственного университета".
  2. Постановление Правительства Российской Федерации от 24 июня 1996 года № 742 "О Череповецком государственном университете".
  3. Официальный сайт Евразийской ассоциации университетов..
  4. Макеева А. Вызов для вузов // Коммерсантъ, 17.04.2017
  5. По итогам второго конкурсного отбора программы создания опорных университетов 22 вуза станут опорными 2017 елның 27 апрель көнендә архивланган. // Министерство образования и науки Российской Федерации, 18.04.2017 года.
  6. Объединение студентов ЧГУ
  7. РАССО, archived from the original on 2014-02-22, retrieved 2020-12-04 
  8. Студенческая психологическая служба ЧГУ
  9. Официальная информация
  10. Достижения Череповецкого государственного университета
  11. Сертификат системы менеджмента качества ISO 9001:2000(үле сылтама)
  12. Бывший ректор ЧГУ Владимир Грызлов скончался в череповецком моногоспитале
  13. Афанасьев Дмитрий Владимирович // Законодательное собрание Вологодской области

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]